Даими рәвештә намаз уку арканың аскы өлешендәге авыртуларны киметергә мөмкинлек бирә – АКШ галимнәре

54360706Бу хакта Нью-Йорк штатының Бингемтондагы университеты тикшеренүче галимнәре хәбәр итте.

“Әлеге хәрәкәтләрне билдәге авыртуларны дәвалау өчен физиотерапия буларак карарга мөмкин”, — ди профессор, система һәм сәнәгать инженериясе кафедрасы мөдире Мөхәммәд Хасавнех. Ул – намаз вакытында хәрәкәтләрне тикшерүгә багышланган фәнни статья авторы. Аның бу хезмәте “Халыкара сәнәгать һәм система инженериясе журналы”ның соңгы чыгарылышында басылган.

“Тикшеренүләр намаз белән физик яктан сәламәт тормыш рәвеше алып бару арасында турыдан-туры элемтә барлыгын күрсәтә. Намаз стресс һәм киеренкелекне киметергә сәләтле. Моннан тыш намаз белән бәйле хәрәкәтләр функциональ скелет-мускул авыруларын дәвалауда нәтиҗәле дип санала ала”, — дигән автор.

tatar-islam.com

Просмотров: 832

Комментирование запрещено