Приближается ночь Рагаиб. В чем ее достоинство? / Бөтендөнья мөселманнары 30 марттан 31 мартка каршы кичтә Рәгаиб кичәсен билгеләп үтә

i29 марта 2017 года — 1 Раджаб 1438 года по мусульманскому календарю. В этом году Ночь Рагаиб (Бракосочетание родителей пророка) выпадает на 30 марта.

Лейлят-аль-Рагаиб или Ночь Рагаиб (Ночь Даров) — по традиции отмечается в канун первой пятницы месяца Раджаб. Праздник посвящен памяти о дне бракосочетания родителей Пророка Мухаммеда — Абдаллаха ибн ал-Мутталиба и Амины, и его зачатия. Накануне этого дня мусульмане читают особые «молитвы даров» (салат ар-рага-иб), а в день праздника собираются в мечети чтобы совершить совместную молитву и выслушать проповедь имама, в которой говорится о значении этого события.

В эту ночь Аллах проявляет свою благосклонность, оказывает милости своим рабам. Молитва — дуа, совершенная в эту ночь, не отвергается Аллахом. За намаз, пост, милостыню и прочие верослужения, совершенные в эту ночь, воздается многократная благодать. Уважающие эту ночь прощаются, если искренне раскаиваются. Ценна каждая ночь Раджаба. Ценна также каждая пятница. Однако, когда две ценные ночи приходятся друг на друга, то они становятся еще ценнее.

О ценности ночи Рагайб говорится в различных хадисах. Как-то господин наш Пророк (с.г.в.) говорил о достоинствах исполнения верослужений в месяце Раджаб. Некто пожилой посетовал, что не сможет поститься в течение всего месяца, тогда наш Пророк (с.г.в.) повелел в ответ следующее: “Ты постись в первый, пятнадцатый и последний день месяца Раджаб. Получишь благодать, равную таковой, как от месяца поста. Ибо благодати записываются в десятикратном количестве. Но и не забывай ночи на первую пятницу славного Раджаба”.

* * *

2017 елның 29 марты — мөселман календаре буенча Рәҗәб аеның 1нче көне. Бөтендөнья мөселманнары 30 марттан 31 мартка каршы кичтә Рәгаиб кичәсен билгеләп үтә.

Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич Рәгаиб кичәсе дип атала. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе.

Шушы кичтә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.ның атасы – хәзрәте Габдуллаһ белән анасы Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан.

Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер.

Исламда берничә кич аерым билгеләнеп куелган. Аллаһы Тәгалә, Үзенең колларын кызганып, шундый вакытларны бүләк итә — бу вакытларда тәүбәләр, кылган догалар кабул ителер.

Мондый кичәләрдә калган намазларны үтәргә, Изге Коръән укырга, тәүбә итәргә, сәдакалар өләшергә, мөселманнарны шатландырырга кирәк. Изге кичәләрдә хөрмәт белән карау һәм гөнаһлар кылмау таләп ителә.

Пәйгамбәребез с.г.в. дә: “Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган дога кире кайтарылмас. Рәгаиб кичәсе – шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһыдан гафу сорау; ярлыларга ярдәм итү, сәдәкалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылу кирәк”, – дигән.

Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында төрле хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт пәйгамбәребез галәйһиссәләм Рәҗәб аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше үзенең ай буенча ураза тота алмаганын әйтә. Һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа: “Син Рәҗәб аеның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әҗер-савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма”, – дип әйтә.

Просмотров: 1660

Один комментарий

  1. Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае булганга күрә, бу айда Әль-Ихләс сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә. Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:
    * Беренче ункөнлектә:
    Сөбхана-ллахи-л-хаййи-л-каййум
    * Икенче ункөнлектә:
    Сөбехана-ллахи-л-әхәди-с-самад
    * Соңгы ункөнлектә:
    Сөбехана-ллахи-л-гафури-р-рахим.