Язлар килә

i3Язлар килә җиребезгә
Тамчы-сулары белән.
Талларга кунып сайраган
Моңлы кошлары белән.

Бозлар китә саубуллашып,
Гөрләвекләр агалар.
Парлы ярлар «югалтудан»
Моңсуланып калалар.

Кошлар чыңы, җырлар моңы
Ямьләндерә кичләрне.
Яз авазы, яз сулышы
Дәртләндерә хисләрне.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1009

Комментирование запрещено