Якты йолдыз булып балкы син

Лилия Фәртдинова.

Лилия Фәртдинова.

27 мартта Театр көнен билгеләп үттек

Элек-электән халык театрны яраткан, спектакльләргә йөрегән, тамашаны караган. Байларның үз сарайларында театр булган. Театр кешегә рухи азык бирә. «Театр көлдерәдер, елатадыр, тагын үткән гомерне уйлатадыр», — дигән бит бөек шагыйребез Габдулла Тукай.

Театр безнең газиз туган телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклаган. Театр нәрсәдән башлана? Пьесадан дияр идем мин. Пьесага режиссер җан өрә, ә артистлар тормыш, яшәү сулышы бирә.

Мин бүгенге язмамда Камышлы театрының тарихын язып тормыйм. Аңа халык театры исеме күп еллар элек бирелсә дә (А.М.Төхбәтов режиссер булганда), ул үзенең статусын югалтмый, аны яклап килә. Менә 20 ел инде Гүзәлия Шакирова театрның алыштыргысыз режиссеры һәм үз эшенең остасы, дияр идем мин. Һәрвакыт эзләнүдә ул. Аның һәрвакыт ярдәмгә килердәй төп труппасы бар һәм алар, үзешчән артистлар гына булуларына карамастан, тамашачы күңелен яулап, үз рольләрен уңышлы гына башкарып киләләр. Алар арасында сәхнә йолдызлары булып балкучылары да бар инде. Шундый йолдызларның берсе турында булыр бүгенге язмам.

1978 елның март аенда шәфкать туташы Неония апа һәм мал табибы Минсәхи ага Бәдретдиновлар гаиләсендә, өч баланың өлкәне булып, дөньяга килә кыз бала. Сөйкемле кызларына Лилия диеп исем куштыралар. Әти-әнисе үрнәгендә мәктәптә яхшы укый, тәртипле, тәүфыйклы кыз булып үсеп җитә ул. Менә мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлый. Лилия читтәп торып Самара шәһәренә, университетка укырга керә һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә эшкә урнаша. Кадрлар бүлегендә эшли, аннан бүлек җитәкчесе була. 2003 елдан ул үзәкнең психологы. Читтән торып тагын бер югары белем ала (Гуманитарная академия). Үз эшенең остасы булган Фәртдинова турында җитәкчеләреннән дә, хезмәттәшләреннән дә, ял итәргә йөрүчеләрдән дә бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәсең. Шулай булмый ни! Лилия белән кара-каршы сөйләшеп утырганда гына да аңардан позитив энергия аласың, ярсу күңеллеләр дә аның янында тынычланып кала. Табигатьтән шундый ул — Неония апа кызы. Үзе дә: “Бәхетемне хезмәтемдә таптым. Яратам эшемне», ди.

Гаиләсенә килгәндә дә, бәхетле ханым Лилия. 1997 елда тиң яры, Камышлы егете Радмир Фәртдинов белән чәчләре чәчкә бәйләнгән аларның. Бер елдан гаиләнең бәхетен тулыландырып уллары дөньяга аваз сала. Уңган-булган Лилия барына да өлгерә: бала да карый, эшендә дә алдынгылардан була, читтән торып укый да. Әти-әнисенә бик рәхмәтле ул. Яшь гаилә һәрдаим алар ярдәмен, терәген тоеп яши. 2009 елда көтеп алган кызлары тугач, бәхеткәйләре бөтенләй дә түгәрәкләнеп китә. Бүгенгесе көнне уллары Самара шәһәрендә белем алса, кызлары беренче сыйныфта укый. Әти-әниләрен, әби-бабаларын уңышлары белән куандырып торалар.

Ә театрга килгәндә… Дөнья җитеш, бәхет түгәрәк. Тик күңелгә нидер җитми кебек. Гүзәлия театрда уйнавын үтенгәч, ул бик теләп ризалаша. 2014 елда — Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендә — Баш табиб, 2015 – Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары»нда — үги ана Хәнифә, Галиәскәр Камалның «Беренче театр»ында — бай абзыйның килене Факиһә, 2016 — Данил Сәлиховның «Кызлар капкыны”нда – Нурзидә Мөбәрәковна, 2017 — Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү”ендә — Фаягөл.

Лилия Фәртдинова уйнаган спектакльләрне караган тамашаны, һичшиксез минем белән килешер дип уйлыйм: сүзләрен яхшы белә, образга тиз керә, чая, яратып уйный. Аның белән уйнаучы партнерга да җинелдер.

камышла6Театрга мәхәббәт бәлки аңар әнисе ягыннан бабасы Мөхтәбәр ага Минәхмәтовтан күчкәндер?! Заманында ул да театрда уйнаган бит.

«Сәхнә — сихерле, тылсымлы дөнья икән ул. Бер мендеңме, тиз генә төшәм димә икән», ди язмам герое. Бусы белән дә килешәм. Күңеленә хуш килгән икән, төшмә син аннан, Лилия! Ә тамашачыга килгәндә, син безнең күңелләрне яуладың инде: үзеңнең образларың белән безне көлдердең дә, елаттың да. Артист тамашачыны елата, яки көлдерә икән — бу инде уңыш, тамашачының күңелен яуладым, дигән сүз. Шәхсән үземә килгәндә мин сине театрыбызның сүнмәс йолдызы Бәдәр апа Минһажева белән чагыштырам. Синең дә тамашачы күңелендә якты йолдыз булып балкуыңны телим. Бәйрәмең белән сине!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1044

Один комментарий

  1. МОЛОДЕЦ ЛИЛИЯ . ТАК ДЕРЖАТЬ.