Яши-яши төрле төсләр белән бизәкләнә кеше гомере…

image25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттек

Язмамны шагыйрә Фәүзия Хисамиеванын “Яну кирәк” исемле шигыреннән алынган юллар белән башларга һәм тәмамларга уйладым. Чөнки бу шигъри юллар шулкадәр дә минем язмам героена туры киләләр, аңар багышлап язылган диярсең!

Кеше туа җирдә яшәр өчен –
Ак кар кебек аның күңеле,
Яши-яши төрле төсләр белән
Бизәкләнә кеше гомере…

Язмам герое Розалия Мөхтәр кызы Гафурованың да гомере төрле төсләрдән тора, ә күңеле һаман да ак кар кебек аның.

Розалия туган Яңа Ярмәк авылында мәдәният учагын җитәкли. Аны тагын безнең каләмдәшебез дисәм дә, арттыру булмастыр. Газетабызны даими укып баручылар аның матурдан-матур, эчтәлекле язмалары белән таныштыр, дип уйлыйм. Туган авылын, яшәгән җирен, халкын яраткан кеше генә шундый язмалар яза аладыр: анда туган илгә, авылына, халкына мәхәббәт чагыла. Үзләре үткәргән чараларны да бик тәфсилләп язып тора ул һәм дөрес эшли дә. Нигә, эшләгән эшеңне халык та күрсен, бәяләсен һәм калганнар да аңардан үрнәк алсын.

Авылдашлары да аңа хөрмәт белән карый, үз итә, җирлеидарә башлыгы Расих Әхмәтзыя улы Габидуллин да Розалия турында бары тик мактау сүзләре генә юллый. Әйе, хезмәтендә үз урынын тапкан кеше бәхетле була, бөтен җанын-тәнен биреп эшли ул үз урынында. Сүзе дә үтә аның. Юкка гына халык аны депутат итеп сайламагандыр. Район җитәкчеләре дә аның эшен югары бәяли, аны үрнәк итеп күрсәтә.

Розалия гаиләсендә дә үз бәхетен тапкан. Дөрес, тормыш иптәшен бик иртә югалткан ул. Шуңа карамастан балалары, оныклары белән бәхетле ул. Үзе кебек уңган, кешелекле балалар тәрбияләп үстергән Розалия: Алия, Алисә, Рузил үзенекеләр булса, Данил асрамага алган бала. Тик аларны беркайчан да аермый ул. Юкка гына «әнием» диеп сырпаланып тормый инде Данил һәм әнисенә багышлап рәсемгә матур чәчәк бәйләмнәре төшерә. Үз күзләрем белән күрдем. Розалия кияве Айратның, оныклары Аделина һәм Айлинәнең сөекле әбекәйләре.

Уллары Рузил һәм Данил белән.

Уллары Рузил һәм Данил белән.

image2Тормышны яратканга аның эшләре дә уңышлы бара: бакчасында нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстерми ул, мал-туар да асрый, күп итеп кош-корт та үстерә. Аңа өстәп әле оста гөмбәче дә ул, җиләк җыйганда да аңа тиңнәр юк — күз ачып йомганчы чиләген тутырып та куяр. Моңа өстәп ул буш вакытларында тегә, бәйли, чигә дә — кулыннан гөлләр түгелә. Ул пешергән таба ашларыннан, бавырсакларыннан телеңне йотарсың. Авылга сирәк-мирәк булса да килгән үзешчән артистларны да ул телеңне йотардай бәлешләр белән сыйлап, бавырсаклар белән чәйләр эчереп кунак итә.

«Бәхетле булу өчен әллә ни кирәкми дә бит. Янында яраткан якыннарың булса, күршеләр, авылдашлар белән бердәм, тату яшәсәң, яраткан эшең, шөгыльләрең булса, шул да җитәдер», — ди язмам герое.

Табигатьнең һәр фасылына мәдхия җырлаучы, тормышны яратучы ханымның уй-кичерешләрен шушы шигырь юлларына сыйдырып, аны профессиональ бәйрәме белән чын күңелдән котлап, алдагы көннәрдә дә яраткан хезмәтеннән тәм һәм ямь табып, югары уңышларга ирешеп, авылдашларының хөрмәтен тоеп, балаларының мәхәббәтендә коенып, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сиңа, Розалия, дигән теләктә калам.

Фасылларда еллар дәвам итә -
Табигатьтә һәрчак яңарыш…
Үзе серле, үзе сихерле дә -
Яшәп туялмаслык бу тормыш.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсемнәр гаилә архивыннан алынды.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 955

Комментирование запрещено