Асаевларның концертына көтеп калабыз! (ВИДЕО)

354A3041(1)21 апрельдә Самар шәһәренең «Заря» Мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм АСАЕВ һәм аның 18 яшьлек кызы Гөлназның концерты була. Тамаша программасы опера арияләрен, академик һәм иске романсларны, татар, рус, башкорт, неаполитан лирик композицияләрен, бүгенге көнне иҗат иткән иң яхшы татар авторларының эстрада җырларын үз эченә алган.

Татар эстрадасының башка күп җырчыларыннан зәвыклыгы һәм үтә тыйнаклыгы белән аерылып торган Рөстәм АСАЕВ нәкъ сәхнә өчен яратылган инде: төз гәүдә, ягымлы караш, сирәк очрый торган бас тавыш. Берәүләр аның ургылып чыккан моңлы, аһәңле тавышына гашыйк булса, икенчеләр сөлектәй буй-сынына, чибәрлегенә битараф кала алмый. 18 яшендә генә булса да, кызы Гөлназ АСАЕВА да моңлы тавышы, чибәрлеге, тыйнаклыгы белән татар эстрадасы тамашачысының мәхәббәтен яулап алды.

Рөстәмнең төрле мәгълүмат чараларына бирелгән әңгәмәләре белән файдаланып,  артистлар белән якынрак танышып үтик әле.


 Белешмә:

Тулы исеме: Рөстәм Мәҗит улы Асаев

Туган көне: 1977 елның 20 сентябре

Туган җире: Башкортстанның Благовар районы, Былышлы авылы

Белеме: Уфа сәнгать училищесын һәм академиясен, Казан консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган.

Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше – Айгөл, балалары – Гөлназ, Мөслим, Әминә

Тормыш девизы: «Кешенең йөзе дә, күңеле дә, уйлары да, өс-башы да матур булырга тиеш».


 «Казанга чын-чынлап гашыйк булдым»

Көчле һәм матур тембр – югары бас иясе Рөстәм Асаев Уфа сәнгать академиясен тәмамлаганда Башкортстанның дәүләт опера һәм балет театрына солист буларак кабул ителгән. 2006 елдан Рөстәм Казанда яши. Туган җирен калдырып, Казанга күченеп килүгә нәрсә сәбәп булуы хакында ул түбәндәгеләрне сөйли:

– Уфада миңа нәрсәдер җитми иде, иҗатыма үзгәрешләр кертәсе килде. Казанга укыр өчен килдем, консерваториянең аспирантурасына кердем. Иң зур һәм иң төп сәбәп шул. Укытучым Фәрзәнә Фаткулловна да киңәш итте. Җырчы кешегә һәр вакыт үсеш юлында булу кирәк.

Казанга беренче тапкыр 2000 елда Республика көнендә җырларга килдем. Ул чагында Ярминкә мәйданында узган бәйрәмгә шаккаткан идем. Тамашада атлы җайдаклар чыгыш ясады, баш очыннан реактив самолетлар очып узды… Искиткеч! Аннары Айдар Галимов төркеме белән концерт куярга килдем. Анысында Казан меңьеллыгына әзерләнә иде. Өченче килүемдә исә, шәһәр чистарып калган, бөтен җирдә тәртип – Казанга чын-чынлап гашыйк булдым. Һәм шунда калдым. Мине шундук «Казан» милли-мәдәни үзәгенә эшкә алдылар. Яна танышлар, дуслар таптым.

Яшьлек. Кызыбыз Гөлназ дөньяга килде

Рөстәм Асаев Башкортстан эстрадасының популяр җырчысы Лилия Биктимировага Уфа сәнгать училищесында укыганда ук өйләнгән. Бу елларны ул болай искә ала:

– 1996 ел. Лилия – 1, мин 3 курста укыганда өйләнештек, мәш килдек. Яшьлек. Бер елдан кызыбыз Гөлназ туды.

Укыган вакытта өйләнешү бер дә кирәк әйбер түгел икән. 27-29 тирәләрендә өйләнсәң, бик әйбәт. Эшең, кесәңдә акчаң булырга тиеш.

Гаилә коргач, ватык-сынык машина белән “таксовать” итеп тә йөрдем. Ипилек-тозлык булса да керә, әмма акча күбрәк машинаны төзәтергә китә иде. Гаиләдә акча – зур мәсьәлә. Яшәгән саен авырая, бер-береңне аңламый башлыйсың.

Гөлназыма биш яшь булганда аерылыштык. Кызыбызны әти-әни үстерде. Лилия дә, үзем дә аның янына кайтып йөрдек.

Рөстәм Асаевның әнисе Рәмзия ханым  бу хакта менә ни сөйләгән:

- Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әлбәттә, ул вакытта балаларның аерылышуын авыр кабул иттек. Әмма язмыштан узмыш юк. Лилия безгә килгәндә 16 яше дә тулмаган иде. Аны үзебезнең кызыбыз кебек кабул иттек. Ятим бала, әти-әниләре бик яшьли үлгәннәр. Аллага шөкер, дошманнар түгелбез, бик матур яшәп ятабыз. Бәйрәмнәр белән бер-беребезне котлыйбыз, вакытлары булса – кайталар. Лилиягә – кызым, ә икенче ире Фәдискә киявебез дибез. Рөстәм белән дә алар дошманнар түгел, бер-берсенең уңышларына, куанычлы вакыйгаларына сөенеп яшиләр, Аллага шөкер. Шундый “Санта-Барбара” бездә.  Шуны әйтәсем килә: ике киленем дә бик яхшы. Айгөлемә бөтенләй тиңнәр юк! Улыбызга - менә дигән хатын, оныкларыбызга - яхшы әни.


- Икенче хатының белән ничек таныштың? — дигән сорауга Рөстәм болай дип җавап бирә:

2007 елның башында. Ун көнлек ялга авылга кайттым. Айгөл – безнең район кызы. Бик ошады. Бер эштән дә курыкмый. Төскә-биткә дә чибәр. Эшләп үскән кыз. Ике бала үстерәбез, мине дә бала урынына карый. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Опера һәм эстрада — параллель рәвештә

Опера жанрыннан кисәк эстрада юнәлешендә китәргә күпләр батырчылык итми. Моны түбән төшү, дип саный. Рөстәм әлеге киртәне ничек җиңә алуы хакында:

– Туган авылым Былышлы мәктәбен тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга кердем. Анда профессор Фәрзәнә Фәткулла кызы Сәгыйтова классында дүрт ел белем алгач, шушы ук укытучым җитәкчелегендә Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамладым. Соңгы курсларда вакытта опера театрында солист булып эшкә урнаштым. Әмма бу вакытта параллель рәвештә эстрада сәхнәсенә дә чыга идем. Үземнең төркемне оештырып, концертлар да куеп йөрдем әле. Казанга күченеп килеп, эстрада өлкәсендә хезмәт итү — тормышымның яңа этабы. Хәер, хәзерге вакытта консерватория каршындагы опера студиясенең дә солисты мин. Кая гына барсам да, кайда гына чыгыш ясасам да, ария, романслар – иҗатташ дусларым.

- Җырчы булырга кечкенәдән хыялландыңмы? — дигән сорауга ул болай җавап кайтара:

Сабый вакытта да, мәктәптә укыганда да бик җырламадым. Теләгем – баянчы булу иде. Биш яшемдә әти «Малышка» дигән аккордеон алып бирде. Шунда уйнарга өйрәндем. Аннары баян төймәләрен саный башладым. Ләкин училищега укырга керергә гармун күтәреп барсам да, укытучылар: «Яшьтән теләсә ничек җырламагач, тавышың бозылмаган», – дип вокал бүлегенә керергә киңәш итте.

- Тавышың кемгә охшап шундый көчле? — дигән сорауга ул болай ди:

– Әти ягыннан бабайның тавышы көр булган. Ул җырлап кына калмаган, скрипкалар ясаган. Мине дә скрипкачы итәргә хыялланган. Тамырыңда булмаса, болай гына җырчы булып булмыйдыр.

«Әти-әнием җыр-моңга мөккибән»

 - Нинди гаиләдә үстең? — дигән сорауга Рөстәм болай җавап кайтара:

- Әти-әнигә килгәндә, Аллага шөкер, исән-сау, матур гына яшәп яталар. Әтием Мәҗит Солтан улы, әнием Рәмзия Марс кызы, икесе дә моңга мөккибән, халык җырларын чын күңелдән башкаралар, парлашып та җырлыйлар. Әтиебез гармунда да уйный.

Без гаиләдә ике бала: апам Ләйсән укытучы һөнәрен сайлады, ул биергә ярата. Без кечкенәдән җыр-моң арасында үстек, дияргә була.

Әтием гомере буе шофер булып эшләде. Заманында колхоз рәисен йөртте, хәзер авылда мулла. Мәет тә юа, корбан да чала. Әнием склад мөдире булды.

Рөстәмнең әнисе Рәмзия ханым үзе турында менә ни сөйләгән:

- Мин 1955 елгы. Гомер буе эш яраттым, шуңа әле дә эштән өзелмим. Бер елны Уфага йөреп, кызым укыткан гимназиянең ашханәсендә эшләдем. Авылда кибеттә дә сатучы булдым. Гомер буе завсклад идем. Гөлназ оныгым Казанга укырга барам дигәч, эштән чыгып, аның белән Казанга киттем. 18 яше дә юк иде бит, берүзенә авыр булыр иде. Шуңа күрә малларны да бетерергә туры килде. Бер ел рәхәтләнеп Казанда яшәп кайттым. Рөстәмнең кечкенә кызы туган гына иде, Әминәне карашырга киленемә булыштым. Гөлназны укуга озатып, Әминәне саф һавага алып чыга идем.

«Кызыма халык бәя бирсен»

 – Гөлназның иҗатын ничәлегә бәялисез? — дигән сорауга Рөстәм болай ди:

Кызыма халык бәя бирсен, ә мин аны нык яратам. Тырыша, афәрин! Ул сәхнәгә беренче тапкыр өч яшендә үк менде. Кечкенә чагыннан ук телевизордан, видеокассеталардан концертлар карап үсте. 10 яшендә Ялтада узган «Сөембикә варислары» конкурсында беренче урынны яулаган иде.






– Эстрададагы кайсы җырчының концертын рәхәтләнеп карыйсыз? Кем иҗаты ошый?, — дип сорагач, болай дигән:

Бу сорауга җавап бирүе авыр, чөнки миңа классика ошый. Эстрада артистлары арасында ушымны югалтып тыңлый торган җырчылар юк.  Мөслим Магомаев иҗаты ошый миңа. Аның үлемен бик авыр кабул иттем. Андый талантлар гасырга бер генә туадыр. Улыма аңа хөрмәт йөзеннән, Мөслим исемен куштым.

 

«Берәр колхоз рәисе яисә фермер булып рәхәтләнеп эшләр идем»

 – Җырчы булмасагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез микән?, — дигән сорауга Рөстәмнең җавабы:

Беренчедән, техниканы бик яратам. Мөгаен, әтием кебек, шофер булыр идем. Берәр зур начальствоны йөртер идем, дип уйлыйм.

Икенчедән, авылны бик яратам. Берәр колхоз рәисе яисә фермер булып рәхәтләнеп эшләр идем. Басуда каеннар үсеп утыра, шуңа җаным әрни.

Мәктәптә укыганда әти-әнигә әйтмичә күрше әбидән бурычка акча алып, күрше авылдан бозау алып кайткан идем. 9 класстан соң СПТУда бер-ике көн укыдым да ошамады. Авыл хуҗалыгын күтәрү өчен бик яхшы агроном, менеджер, җитәкче булырга, кешеләрне эшләтә белергә һәм бик күп акча кирәк.

– Авылны яратам дисез… Туган авылыгызга еш кайтасызмы?, — дип сораганнар, Рөстәм болай җавап биргән:

– Мөмкинчелек булган саен. Кайчак кайтам дип планлаштырасың да, нинди дә булса эш килеп чыга. График белән эшләмәгәч, кайтуыбыз һәрчак «икеле». Уфага эш белән килгән саен, Былышлыма кайтып кунам.

 

«Табигатем буенча ясалма булырга яратмыйм»

 - Җыр-моңнан кала, хоббиларың бармы? Ничек ял итәсең? — дип тә сораганнар җырчыдан.

– Баянда уйнарга яратам мин.

Әтием шофер булгач, кечкенәдән тимер-томыр арасында үстем. Дүрт-биш яшьтә, әтинең алдына утырып, рульне тотып йөри идем. Унике яшемнән комбайнда эшли башладым. Әле дә техникадан аерыла алмыйм, машина йөртергә яратам. Гастрольләргә баргач, автобус-мазар ватылса, майга батам дип тормыйм, җиңемне сызганам да шоферга булышам.

Сәхнәдә бик тыйнак, сабыр холыклы кеше булып күренгән Рөстәм:

– Сәхнәдән ничек күренсәм, тормышта да шундыймын. «Фальш» дигән әйберне тамашачы шундук сизә. Табигатем буенча да ясалма булырга яратмыйм, — ди.

– Яшьләргә нинди теләкләр юллар идең? — дигәч, Рөстәм:

– Кеше бер урында таптанырга, кичәге көн белән яшәргә тиеш түгел. Көн саен яңалыкка, белемгә омтылыгыз. Хыялланырга да онытмагыз. Теләкләр чынга аша, - дип җавап кайтарган.



PrintНомер мобильного телефона кассира ДК «Заря» (г.Самара, проезд 9 Мая, 16) : 8-937-17-94-150 (Лидия Вениаминовна).

i4samtatnews.ru

 

Просмотров: 2760

6 комментариев

  1. ВНИМАНИЕ! Номер мобильного телефона кассира ДК "Заря" в пишет:

    ВНИМАНИЕ! Номер мобильного телефона кассира ДК «Заря»: 8-937-17-94-150 (Лидия Вениаминовна).

  2. Килябез! Гульназны бик яратам!

  3. Поклонница Ришата Тухватуллина в пишет:

    Популярная певица Гульназ Асаева опровергла слухи о своем замужестве, возникшие после того, как на ее концерте в Уфе татарский поп-исполнитель Элвин Грей поднялся на сцену с охапкой роз и сделал девушке предложение, а затем спел песню «Жениху». Многие СМИ написали об этом как о публичном признании в любви и предложении руки и сердца молодого артиста.
    Журнал Womans Day поспешил сообщить об отношениях пары, якобы завязавшихся еще в октябре. Хотя издание ссылалось на слова самой Гульназ Асаевой, певица отрицает, что делала такое заявление.
    «Я не люблю афишировать свою личную жизнь. Журналистам я сказала только, что в октябре Элвин Грей побывал на моем концерте. Видимо, меня неправильно поняли, – говорит певица. – Я не говорила, что у нас есть какие-то отношения, лишь отметила, что в “каждой шутке есть доля правды”. А что касается концерта в Уфе, появление там Элвина также было для меня сюрпризом. Я знала, что у него на следующий день концерт в Уфе. Честно, мы не стали встречаться после казанского концерта – все это домыслы».
    В то же время Гульназ заявляет, что с Элвином Греем ее связывают не просто дружеские отношения.
    «Цветы и мягкие игрушки дарят не просто так, наверное, все это понимают. А если говорить о замужестве, я же еще очень молода! Замуж в 18 лет? Даже не подумаю!» – заявила певица.
    На вопрос о том, можно ли считать их отношения легким флиртом, певица отвечает также отрицательно – она не из тех, кто увлекается флиртом, считает это бессмысленным занятием. «Если отношения несерьезные, я на это даже своего времени не буду тратить», – говорит она.
    Новость о «женитьбе» звездной пары разлетелась среди фанатов мгновенно. Некоторые поспешили заявить, что разочаровались в Гульназ Асаевой и намерены исключить ее из ряда любимых исполнителей.
    Сама певица воспринимает подобные заявления без удивления, предполагая, что такие слова могла написать одна из многочисленных поклонниц Элвина Грея.
    «Что поделаешь, меня могут и разлюбить. Ничего, зато я их всех люблю», – говорит певица.
    Комментируя слухи о романе с другой звездой татарской эстрады – Ришатом Тухватуллиным, Гульназ Асаева признается, что сейчас они всего лишь друзья и что она очень уважает как творчество Ришата, так и его самого как личность.
    http://www.tatar-inform.ru/news/2017/03/31/546234/

  4. Элвин Грейнын хыялында булган Гэлназны барып карарга инде) Матур жырлый узе

  5. Элвин Грей Гөлназ Асаевага тәкъдим ясады! (видео — https://youtu.be/F0y3kZlAUdg)

    Радик Юльякшинның (Элвин Грей) «Кияүгә чык син миңа» җырын кемгә багышлап язганын беләсезме? Ниһаять, җырчы бу серне ачты!..
    Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде. Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак чәчәк бүләк итте. Узган ел Казанда узган концертында да Радик Гөлназга зур йомшак аю белән чәчәкләр биргән иде.
    – «Кияүгә чык син миңа» җырын язганда, Гөлназ башымнан чыкмады. Әти-әниең дә монда, шаһитлар да бар. Кыскасы, кияүгә чык син миңа! – дип белдерде Радик. Ул Гөлназның сөйкемле булуын һәм күрешүләренә шат булуын әйтте.
    Әлбәттә, бу чакта Гөлназ сәхнә артында иде. Аның бу тәкъдимгә ничек җавап бирүен тамашачы белми калды. Шуңа да Гөлназның үзе белән элемтәгә чыктык. «Чыкмыйча булмас инде!» – дип җавап бирде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.
    http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65502-elvin-grey-g%D3%A9lnaz-asaevaga-t%D3%99kdim-yasadyi.html