В мечети Марджани пройдет конкурс «Братья и сестры Сююмбике» / Мәрҗани мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсы уздырыла

Clipboard351 апреля в Соборной мечети Марджани пройдет ХХ Всероссийский конкурс на лучшее знание Корана и основ ислама, нравственности, духовности под названием «Братья и сестры Сююмбике» («Сеембикэ энелэре һәм сенеллэре»). Об этом сообщили организаторы конкурса.

Конкурс проводят общественная организация женщин «Муслима», ассоциация предпринимателей-мусульман России, фонд «Ярдэм», центр подготовки хафизов Корана, мечеть «Марджани» под патронажем ДУМ РТ.

В конкурсе примут участие более 400 детей из разных регионов России и районов Татарстана, возраст конкурсантов с 4 до 18 лет.

По словам председателя Всероссийской организации мусульманских женщин «Муслима» Альмиры Адиатуллиной, задача и цель конкурса – помочь воспитать достойную смену, воспитать умных, трезвомыслящих, трудолюбивых, полезных людей, укрепить межкультурные отношения, развивать традиционный ислам, содействовать сохранению татарской культуры и языка, истории среди молодого поколения.

Победители будут награждены в 30 номинациях: Кул Гали, Кул Шариф, Ш.Марджани, Хусаин Амирханов, Хусаин Фаизханов, Хади и Сади Максуди, Каюм Насыри, Муса Бигиев, Риза Фахреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимзан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла и Сафа Баязитовы, Мухлиса Буби, Хуснулла ахун Бахаветдин, Закир ишан Камалов-Чистави, Ахматзаки Сафиуллин, Ханиф Валиев, Исмагил Салимшин и другие.

«Татар-информ».

* * *

1 апрельдә Мәрҗани мәчетендә Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәтләребез нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХХ Бөтенроссия бәйгесе уздырыла. Ул һәрвакыттагыча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән баш астында узачак. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә.

Конкурсны республика мөселманнарының Диния назәрәте җитәкчелегендә ТР Мөселман хатын-кызларның «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештыра.
Бәйгедә Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә 400дән артык бала катнашачак.

“Мөслимә” газетасы мөхәррире, ТР Мөселман хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина әйтүенчә, конкурсның максаты – ислам традицияләрен үстерү һәм ныгыту; төрле мәдәниятлар арасындагы элемтәләрне көчәйтү; тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү; үсеп килүче яшь буында татар телен һәм мәдәниятен, рухи кыйммәтләрне сакларга омтылыш уяту.

Җиңүчеләр 30 номинациядә бүләкләнәчәк. Менә алар: Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһаб Мәрҗани, Хөсәен Әмирханов, Хөсәен Фәезханов, Һади һәм Садри Максудилар, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмәгыйль Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Буби, Хөснулла ахун Баһаветдин, Закир ишан Камалов-Чистави, Әхмәтзәки Сафиуллин, Хәниф Вәлиев, Исмәгыйль Сәлимшин һ.б.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 952

Комментирование запрещено