Кошлар кайта

i3Туган җиргә тагын язлар килде,
Күчмә кошлар кайтты тезелеп.
Иртәләрен кунып тирәкләргә,
Сайрый алар бик нык өзелеп.

Кешеләрдәй газиз кошкайлар да
Туган җирсез яши алмыйлар.
Нинди гүзәл туган җирләр, диеп,
Куанышып алар сайрыйлар.

Кошлар сайрый мактап тал-тирәкне,
Сызылып аткан алсу таңнарны.
Юаталар алар йөрәктәге
Онытылмаслык сагыш-моңнарны.

Сез кайтыгыз, газиз кошкайларым,
Туган җирләр сезне көтәләр.
Сайраулары авыр чит җирләрдә,
Моңсу булып көннәр үтәләр.

Куныгыз сез очып куакларга,
Матур-матур гөлләр сайлагыз.
Юандырып моңсу күңелләрне,
Сайрагыз сез, кошлар, сайрагыз!

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 991

Комментирование запрещено