Милләттәшебезнең хезмәте югары бәяләнде

Дмитрий Овчинников Ирек Шәрәфетдиновка Мактау грамотасын тапшыра.

Дмитрий Овчинников Ирек Шәрәфетдиновка Мактау грамотасын тапшыра.

25 мартта Мәдәният хезмәткәрләре көне булып узды

Март ахырында Самарада Мәдәният хезмәткәрләре көнен зурлап үткәрделәр. Опера һәм балет театрына җыелган мең­нән артык музыкантларны, рәссамнарны, музыка укытучыларын һәм театр артистларын өлкә вице-губернаторы Дмитрий Овчинников котлады һәм губернатор Николай Меркушкинның тәбрикләү хатын укыды.

“Мәдәният хезмәткәрләре көне — җәмгыятьне рухи һәм бай мәдәни мирасыбызны үс­терүгә бәяләп бетергесез өлеш керт­кән һәркемнең бәй­рәме. Сезнең хезмәтегез халыкка тамырларына, әхлак чыганакларына әйләнеп кайтырга ярдәм итә, өлкәбезне Россиянең иң зур мәдәни үзәге буларак алга чыгара. Моның өчен зур рәхмәт сезгә.

Самара өлкәсендә катлау­лы икътисади вәзгыять булуына карамастан, хакимият мәдәниятне үстерүгә зур әһәмият бирә. Бездә Грушин, Мстислав Ростропович, “Рос­сия йөрәгендә туган­нар” фестивальләре һәм башка масштаблы чаралар үткә­релә”, — дип язылган иде хатта.

Тантанада өлкә мәдәниятен үстерүгә күп көч куючы мәдә­ният хезмәткәрләренә бүләкләр дә тапшырылды. Драма теат­ры артисты Владимир Гальченко “Самара өлкәсенең халык артис­ты” исеменә лаек булды.

- 33 ел хезмәт итеп, 80нән артык роль башкарсам да, бүген сәхнәгә беренче тапкыр чыккандай дулкынланам, — дип кичерешләре белән уртаклашты ул.

Ә “Хезмәт даны” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән драма театрының монтажлау цехы җитәкчесе Иван Владимиров: “Декорацияләр куючы, сәхнәне спектакльгә әзерләүче гади эшчеләр актерларга караганда сәхнәдә күбрәк вакыт үткәрәләр, тик тамашачы бу турыда белми генә. Без­нең хезмәтне шулай югары бәяләгән өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт”, — дип Дмитрий Овчин­никовның кулын кысты.

Бүләкләнүчеләр арасында Жигулевск шәһәренең Нефтяниклар исемендәге мәдәният йорты җитәкчесе Ирек Шә­рәфетдинов та бар иде. Аңа губернаторның Мактау грамотасы тапшырылды.

Ирек Борхан улы милләт­тәшләребезгә “Сабантуй” гаилә ансамбле җитәкчесе буларак  та яхшы таныш. Өлкәбездә бер генә Сабан туе да аларның чыгышыннан башка үтми.

- “Нефтяник” мәдәният йортында балалар түгәрәкләре уңышлы эшләп килә, татар балалары өчен дә оештырсак, бик яхшы булыр, безгә алмаш үсәр иде, — дип киләчәк планнары, хыяллары  белән уртаклашты милләттәшебез.

Әминә ШИҺАПОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1413

2 комментариев

  1. Очень рада за тебя, сабакташ минем! Помню годы учебы и жизнь в общаге на Искровской! Будь здоров и счастлив! С праздником!