Бәлки очрашырбыз (булган хәл)

i5Тып-тын язгы тамчылар тама. Яшьлектәге күңел ашкынуын, ярату хисен белгертеп килүче яз серле дә, тылсымлы да, йөрәккә якын да. Чөнки ул табигатьтәге барлык тереклек дөньясына, җиргә, күккә, күңел хисләрен акылдан шашар дәрәҗәгә җиткереп, дулкынландырып, гашыйкларның күңел түренә үтеп, мәңгелеккә урнашып калырдай мәхәббәт алып килә.

Хатадан беркем дә хали түгел. Гаепле берәү генә була. Мәхәббәтнең дә сукыры була, соңыннан үкенәбез, әмма файдасызга, чөнки вакыт үткән, кире кайтарып булмый. Барысы да без дигәнчә генә булмый шул, арага шайтан да керә… 

Җәмил хезмәттән 3 елын тутырып авылга кайтып төшә. Нәкъ шул көнне клубка Казан артистлары концерт белән килә. Солдат киемнәрен дә салмаган Җәмил дә иптәшләренә ияреп клубка бара. Эх, нинди сагындырган татар көйләре, моңнары! Җәмил исәрләнеп концерт карый. Инде артистларның чыгышлары азагына якынлашып килә. Солдатны ниндидер сихри көч уң якка карарга мәҗбүр итә. Һәм аларның күзләре очраша…

Менә концерт тәмам, яшьләр биергә калалар. Озын толымнарын күкрәк турысына сузып салган, йөзе яңа тулган айдай, зифа буйлы кыз бии-бии егет янына килә. Аларның күзләре тагы очраша. Җәмилнең биегәне булмаса да, үзе дә сизмәстән кызга ияреп биеп китә. Ә йөрәге хисләр ташкыныннан еш-еш тибә. Бер күрүдә гашыйк булу шушы микәнни? Нинди рәхәт хис!..

Егет биюләр тәмам булгач кызны өенә кадәр озатырга бара. Алар таңга кадәр урамда йөриләр һәм шул төннән соң һәр кич алар бергә булалар. Таһирә 11нче сыйныфта гына укыса да солдаттан кайткан егеткә чын күңеленнән гашыйк була. Ә Җәмил авылда эш булмау сәбәпле, шәһәргә эшкә китә. Алар гел күрешеп тә, телефон аркылы хәбәрләшеп торалар. Иң матур сүзләрне Җәмил сөйгәненә багышлый. Җылы сүзләр кемгә дә кирәк. Мәхәббәт — яшәү мәгънәсе. Тик Таһирә бик яшь шул, бала төрле уенчыкка кызыккан кебек, матур егетләргә игътибар итә башлый.

Менә ниһаять соңгы кыңгырау. Җәмил дә сөйгәнен күрер өчен кайтыр юлга чыга. Ул кыз укырга шәһәргә  килер дә, гел бергә булырбыз, дип хыяллана. Ләкин бәхетсезлек аркасында ул авылга кайтып җитә алмый, юл һәлакәтенә эләгеп шифаханәгә озатыла. Өч көннән соң гына аңына килә, янында телефоны да юк, каядыр төшеп калган. Таһирә күпме генә шалтыратса да, Җәмил җавап бирми. Кыз Җәмилгә ачу итеп башкаларга ияреп кырга шашлыка чыга. Бераз сыйланып та алгач, аңа дөнья түгәрәк булып күренә. Эх, яшьлек! Тиле яшьлек! Таһирә Җәмилне онытып җибәрә һәм мәңге төзәлмәслек хата ясый. Ул апасының ире, ягъни җизнәсе белән урман эченә кереп китә һәм яшьлеген югалта.

Берничә көннән Җәмил шалтыратып ни сәбәптән кайта алмаганын аңлата. Кыз ни әйтергә белмичә, телефонын сүндерә. Үзе мендәренә капланып үксеп-үксеп елый. Икенче көнне таң белән торып әйберләрен җыйный да, беркемгә берни әйтмичә авылдан китеп бара.

Менә Җәмил дә терелеп кайта, күпме Таһирәне эзләсә дә, таба алмый. Дөньяның яме, тәме бетә. Ул тормышта үз урынын таба алмыйча интегә. Таһирәнең ни өчен юкка чыгуын җизнәсе белсә дә, беркемгә дә, шулай ук Җәмилгә дә әйтми. Әйткән очракта үзенең дә гаиләсе таркала бит.

Берничә ел вакыт үткәч Таһирә кечкенә кыз бала итәкләп кайтып керә. Апасына бөтен серне ачып, гафу үтенә. Җитәкләп кайткан кызын апасына калдыра, чөнки аларның балалары булмый. Апасы белән җизнәсе сүздән куркып, күченеп китәләр. Таһирә дә шәһәргә китү ягын карый. Чөнки беренче мәхәббәте Җәмилгә күренергә ояла. Ул төн буе бергә йөргән су буйларын буйлый, урамнарда йөри. Күзләреннән туктаусыз яшь ага. Гомерлек мәхәббәтен югалтуына йөрәге әрни. Еллар үтсә дә ул мәхәббәт йөрәктә сүнми дә, сүрелми дә икән! Таң беленү белән китәр юлга чыга.

Ә Җәмил Таһирәсен оныта алмыйча өзгәләнә. Бер күрүдә гашыйк булган озын толымлы кыз аның һәрвакыт күз алдында. Бәлки күрермен, дип гел өметләнеп яши.

Эх, үткәннәр кире кайтса икән! Җәмил дә ялгыз булмас иде. Таһирә дә бәхеткә коенып яшәр иде. Аллаһы Тәгалә аларны барыбер бер очраштырыр. Бу минутлар тизрәк булсын иде. Чөнки беренче мәхәббәт мәңгелек. Ул үлгәнче хәтердә, күңел түрендә саклана.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1367

Комментирование запрещено