“Кыш булса да, җәй җитсә дә – күңелем шунда йөри”

Әлфия Баһаутдинова һәм Борис Камалетдинов.

Әлфия Баһаутдинова һәм Борис Камалетдинов.

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы халкының үз шагыйре, аның шигыренә язылган җыры, шул җырда җырланган ак каены һәм шул каен исемен йөрткән “Ак каен” халык фольклор ансамбле бар. Шушы җырның авторы — татар дөньясында танылган шагыйребез Зыя Ярмәкинең (Зыя Шәйхи улы Насыйров) юбилейлары туган авылында зур горурлык һәм тантана белән даими рәвештә үткәрелеп килә.

Бу чара һәрвакыт бик матур үтә. “Ак каен” җырын җырлау, Зыя Ярмәкине белгән авыл­дашларының, туган­на­рының истә­лекләрен яңарту, татар теле дәреслекләренә кертелгән ши­гырьләрен уку һәм авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт­ны карау өчен тамашачылар зал тутырып килә иде. Ләкин 130 ел элек туган шагыйрьне күреп белгән кешеләр дөньяда юк инде. Тамбовта яшәүче кызы Галибә белән дә бу юлы элемтәгә кереп булмаган. Ә оныгы, Казан дәүләт университеты профессоры Искәндәр Насыйров, авылдагы туганнары Тәвриз һәм Фә­ния Вәлиәхмәтовлар белән хәбәрләшеп тора әле. Кызганычка, ул да бу кичәдә була алмады. Димәк, хәзерге заман яшьләре якташыбызның иҗаты белән шигырьләре аша гына таныша ала.

- Зыя Ярмәки үз гомерендә дүрт шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарган булган. 1965 елда аның якын дус­ты Мөхәммәт Гайнуллин, иң яхшы шигырьләрен сайлап алып, “Ак каен” дип аталган җыентык та бастыра. Соңгысының ике данәсе авыл музеенда да саклана иде. Юбилейга әзерләнә башлагач кына, аларның да югалуы ачыкланды, - дип сөйләде шагыйрьнең юбилей кичәсе алдыннан Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим. — “Бердәмлек” газетасына, шәхсән сезгә, Эльмира ханым, зур рәхмәт әйтәсем килә. Шагыйрьнең 125  еллык юбилее көннәрендә аның китап­ларын, сирәк шигырьләрен, башка язма мирасын барлап, күргәзмә оештырылма­ган өчен, “Бердәмлек”тә тән­кыйть сүзләре язган идегез. Шул безгә эзләнүләр алып барырга этәргеч бирде дә инде. Казанны һәм Яр Чаллы шәһәрләрен бер итеп, андагы сирәк очрый торган китап архивларыннан, тел һәм әдәбият институтларыннан, “Аргамак”, “Казан утлары” жур­налы редакцияләреннән, башка матбага архивларын­нан якташыбызның мирасын эзләргә керештек. Нә­ти­җәсе көттермәде. Менә бу күргәзмәгә куелган материалларны сез башка бер җирдә дә күрә алмассыз. Түбән Кама шәһәренең имамы Фатих хәзрәт Хәбиб “Ак юл”, “Шура”, “Вакыт” кебек  бик күп басмалардан аның инкыйлабка кадәр басылган шигырьләрен табып бирде. Зыя Ярмәки турында һәм аның тарафыннан язылган 14 хезмәте — тулы биографиясе, ул язган Иске Ярмәк авылы тарихы, Татарстан һәм Төркия журналларында басылып чыккан утызлап шигыре һәм 1912 — 1913 елларда дөнья күргән “Тойгыларым”, “Әдәбият гөл­ләре”, “Яшьлек дәрте”, 1965 ел­да нәшер ителгән “Ак каен” җыен­тыкларының күчер­мә­лә­ре куелган. Шулай ук би­редә аның гаилә шәҗәрәсе, кызы Галибәгә язган васыяте, фотосурәтләре дә бар. Бо­ларның барысын да күп­санлы дусларым Татарстан китапханәләреннән табып алыр­га ярдәм иттеләр.

Яр Чаллы шагыйре һәм язучысы Мансур Габдулла улы Сафин да Зыя Ярмәкинең иҗаты турында үзе язган китабының күчермәсен, төрле газеталарда басылган мәкаләләрен һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгын да җибәргән иде.

Кызганыч ки, 1912 елда Эс­тәр­летамакта нәшер ител­гән “Күрсәтәм” дип атал­ган китабын кулга төшерә алмадык. Шуңа да эзләнүләребезне дәвам итәчәкбез.

Зыя Ярмәкинең басылып чыкмаган кулъязмалары да байтак әле. Алар Казанның тел һәм әдәбият институтында саклана. Кызганычка, анда барып чыгарга вакытым булмады. Ә менә  “Зөһрә кыз” һәм “Туган авылым” дип аталган ике поэмасының язмышы аянычлы — алар 50нче елларда Мәскәүгә, Россиянең язучылар берлегенә җибәрелгән җирдән югалганнар. Төрле рус шагыйрьләренең шигырь­ләренә һәм мәсәлләренә (басня) ияреп һәм татар халык әкият­ләренә таянып язылган күп­санлы шигырьләре дә янгында әрәм булган.

Тагын бер рәхмәтемне Казан Дәүләт Университеты кар­шындагы Лобачевский исе­мендәге китапханәнең “Сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязмалар бүлеге”нең  баш библиографы Рәйсә Шә­рә­фиевага белдерәсем килә. Ул китапханәдә сакланучы “Ак каен” җыентыгын ксерокс аша чыгарып, каты тышлыкка төпләп, авылыбызга бүләк итте. Хәзер инде аны куен кесәмдә генә йөртәм…

Имамның шушы сүзләре  Михаил Булгаков романында язылган һәм халык арасында киң таралган “кулъязмалар янмый” дигән әйтемне искә төшерде. Дөрестән дә, чын шагыйрь, рәссам яисә язучыларның тирән мәгъ­нәгә ия булган сәнгать әсәр­ләре утта да янмый, суда да батмый. Берәүләре шәх­си кол­лекцияләрдән, китапха­нәләрдән табыла, икенче­ләре халык телендә, халык күңе­лендә  саклана. Тик эзләнү­ләрне генә туктатырга ярамый.

Әйе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мө­хәммәткәрим авылның тарихын, аның танылган шәхес­ләрен барлау, авылда яшәгән нәселләрнең шәҗә­рәләрен төзү буенча бик зур эш алып бара. Насыйровлар ыруы шә­җәрәсенә караганда, Зыя Яр­мәкинең Габделҗәлил исем­ле ерак бабасы бу авылга 1744 елда ук килеп урнашкан булган. Димәк, 1897 елда туган Әхмәтзыя бу нәселнең дүртенче буыны булып чыга. Шуңа да туган авылының моңсу кичләрен һәм якты таңнарын, куе урманнарын һәм салкын чишмәләрен, талгын гына агучы Суыксу елгасын һәм хуш исле Юкәле тавын ул өзелеп сөя һәм аның шигырьләре, Урта Азиядә яшәгәндә дә, тик Ярмәккә, аның табигатенә багышлап языла.

Габдулла хәзрәтнең тагын бер зур эшен билгеләп үтмичә булмый. Ул Зыя Ярмәкинең иске имля — гарәп графикасы белән язылган шигырьләрен ки­риллицага күчерү белән шө­гыльләнә. Хәзер инде кызыксынган кеше ул китапларны укый да ала. Юбилей кичәсендә Габдулла хәзрәт тәрҗемә иткән шундый шигырьләрнең берсен — “Су керергә” дип аталганын Альмира Сәлахова укып күрсәтте.

Гомумән, бу кичәдә Зыя Ярмәкинең бик күп шигырьләре  яңгырады. 10 -14 яшьтәге үсмер балаларның катлаулы текстларны аңлап, интонацияләрен дөрес куеп, аларны матур итеп укый белүләре гаҗәпләндерде. Ярмәки шигырьләре Тукай үрнәгендә, классик поэзиягә һәм халык җырларына хас үлчәүдә язылган булса да, җыр кебек салмак яңгырый. Биредә Лилия Шәйхетдинова укыган “Юкәле тау” шигыреннән бер өзек китерәсем килә:

Булса бәйрәм, яшел тауга

        яшь егет-кызлар чыга,

Пешерә “яңгыр ашлары”, бер

                  егет гармун суза.

Яшь күңелләр ашкына:  

җырлый, уйный, сикерә, көлә,

Төрле шатлыклы уен һәм

                            куаныч була.

“Әйдәгез яңгыр теләргә!”

                Балалар йөгерешә,

Кайсылары кармак сала,

           кайсы ярдан сикерә…

Кайныйдыр аш, бар каракаш…

          Монда дөнья җәннәте!

Монда барысы да дөрес, тик

              күрмәсә ярый әти…

Бу шактый озын шигырь “Кыш булса да, җәй җитсә дә — күңелем шунда йөри” сүзләре белән тәмамлана. Бу чыннан да шулай: үзе читтә яшәсә дә, Зыя Ярмәки гомере буе Ярмәген, Юкәле тавын һәм авылга нигез салучы Ярмөхәммәт вакытларыннан ук күкрәп үсеп утырган ак каенын өзелеп сагынган, аны җырларга салып җырлаган, шигырь юлларында тибрәткән…

Люзия Ибраһимова, Ләйлә Нәгыймуллина, Азалия Гыйния­туллина, Эльвира Сәлахова, Дилия Сәлимова, Адилә Гыйбадуллина башкарган шигырьләр дә авторның күпкырлы талантын ачарлык итеп сайлап алынган, һәр интонациясенә, һәр өтеренә игътибар бирелгән, темасына карата көр яисә моңсу тавыш белән укылды. Әлбәттә, бу чыгышлар барысы да залда утыручыларның алкышлары белән бүләкләнде.

Балаларны шушы бәйрәмгә әзерләгән Әлфия апалары Ба­һаутдинова: “Хәзерге заман балаларына андый үлчәү­дә шигырь уку читен, әлбәттә. Аларга бер ай буе репети­цияләргә йөрергә туры килде. Кайберләре ташлап та кит­те. Интонацияләрне дөрес итеп куюдан бигрәк, мәгъ­нәсен аңлатуы кыен булды. Аның каравы, нәтиҗәсе нинди күркәм! Шигырь сөйләүчеләрне тыңлаганда үзем дә, ата-аналар да сөенде!“ — дип, канәгатьлек хисләре белдерде.

Әлфия ханым Баһаутдинова ана теле укытучысы гына түгел, ул сәнгать кешесе дә бит әле. Татарстаннан Иске Ярмәккә килен булып төшкән кыз бу авылны үзенең туган җире кебек яратып, йөрәге белән кабул итә, беренче көннән үк авыл тормышына башы белән кереп чума. Бигрәк тә “Ак каен” фольклор халык ансамбленең алыштыргысыз алып баручысы буларак таныла ул. Менә бу кичәдә дә, кулына папка тотып чыгуына карамастан, күзен кәгазьгә салмыйча да Зыя Ярмәкинең тулы биографиясе, иҗат юлы турында тәфсилләп сөйләп бирде, ә соңыннан аның сүзләренә композитор Фәрит Яруллин язган “Йөрәк сагышы” җырын сузып җибәрде. Аны әле 1956 елларда Зифа Басыйрова җырлый булган. Бүген дә бу җыр һәр хатын-кызның йөрәк сагышы булып яңгырый:

Мин сиңа йомшак таң

      җилләрен юллаган идем,

Чәчләреңнән иркәләр дип

                         уйлаган идем.

Мин сине сагынып бер җыр

                     җырлаган идем,

Җан дусларым аны яратып

                      тыңлаган иде…

Җыр сиңа ошар дип йөрдем,

                     ваемсыз булып.

…Ә ул сиңа барып җиткән

                    авыр сүз булып.

Хәзер җилләр дә юлламыйм,

              чыгармыйм җыр да,

Теләсәң, үзең җанымны кил

                       дә бер тыңла…

 “Ак каен” ансамбле башкаруындагы  “Кара урман уртасында” күмәк җыры да, аерым җырчылар Оркыя Галимуллина һәм Айсылу Камалетдинова, яшүсмер кызлар Эльвира һәм Альмира Сәлаховалар, София Шәрәфетдинова, Казаннан кунакка кайткан Тимур Рәхимовның чыгышлары да кичәне зиннәтле ташлар кебек бизәделәр…

Азалия Гыйниятуллина.

Азалия Гыйниятуллина.

 Альмира Сәлахова.

Альмира Сәлахова.

Люзия Ибраһимова.

Люзия Ибраһимова.

Шулай тәэсирләнеп, онытылып, һәр чыгышка сокланып утырган арада артка әйләнеп карарга да онытканмын икән. Ахырда гына, халык залдан чыга башлагач, капиталь ремонттан соң җылы һәм купшы булып күренгән Мәдәният йортының йомшак кәнәфиләрендә ярты зал кеше утыруын күреп бик нык гаҗәпләндем. Зыя Ярмәкинең шундый матур шигырьләрен тыңларга килгән укытучылар һәм укучылар, авыл җирлеге башлыгы, районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре кайда соң әле? Кичәне оештыручылар сарыф иткән көч, вакыт һәм ресурслар комга сеңгән су кебек булмадымы? Югалмадымы? Иң мөһиме, авылдашларның мондый битарафлыгын күреп, киләчәктә Зыя Ярмәкинең чираттагы юбилеен шулай матур итеп үткәрүче булырмы?

Әйе, кулъязмалар табылса да, тыңлаучыны табуы кыен була башлады бит әле…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1275

Комментирование запрещено