Язлар килә, язлар…

i2Язлар килә, язлар, өреп җылы назлар
Өшеп калган минем җаныма.
Ә син ник кайтмыйсың язгы кошлар белән,
Ышанычлар алып яныма.

Сулар ага, сулар, язгы ташкын булып,
Сагыш булып ага күз яшем.
Актык сөюдер бу гомерем ахырында,
Сизә күңелем соңгы көрәшен.

Күпме язлар үткән сине көтеп, иркәм,
Моңсуланып карап ташуга.
Язгы сулар ага челтер-челтер итеп,
Өмет биреп синең кайтуга.

Аккан сулар җитеп хәбәр итсен
Көтәләр, дип, сине еракта.
Кайтчы, иркәм, тизләп, боекмасын куңел
Сөюеңне көтеп чит якта.

Кошлар белән бергә кайтыйк туган якка,
Языбызны кошлар кайтарсын.
Кайтыйк юл башына, үтик кабат аны,
Ташкын сулар юлны юмасын.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1166

Комментирование запрещено