27 мартта Төркиянең Казандагы илчелеге консулы Турхан Дилмач Самара делегациясен кабул итте.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән төрек сугышчыларының Самара зиратларында күмелүе турында документлар әле 2013 елда ук табылган иде. Идел-Урал якларындагы хәрби әсирләр лагерьларына баручы эшелоннарда йогышлы тиф авыруы тарала һәм әсирләрнең күбесе вафат була. Беренче булып бу документларга Сызран мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин тап була. Аларның тәкъдиме буенча бу эш белән тарихчы Шамил Галимов шөгыльләнә башлый. Архивтан табылган документларга караганда, Самара ягында мөселман динендәге 1127 төрек әсире җирләнгән. Ә христиан динендәге грек, әрмән, ассирия кешеләрен чиркәү документларында теркәп, Сызран зиратында һәм башка урыннарда күмәләр. Ә менә мөселманнарны теркәү өчен Сызранда мәчет булмый һәм аларның кайда күмелүен эзләп табуы зур кыенлык тудыра.
- Төрек сугышчыларының Самара якларында күмелүе билгеле булгач ук, Төркиянең Казандагы консуллыгыннан элеккеге консул килеп төшкән иде. Ләкин мөселманнарның кайда күмелүе турындагы документлар ул вакытта табылмаган иде әле. Соңрак билгеле булганча, мөселманнарны Самараның хәзерге Тарихи мәчетендә һәм Молодогвардейская урамындагы (1960 еллар башында аны ватып, янына Үзәк Спорт сарае төзелгән) мәчетләрдә теркәп, Самараның Железнодорожный районындагы һәм Новые Студенцы авылы (Кинель районы) зиратында җирләгәннәр, — дип сөйли Шамил Галимов.
2012 елда Владимир Путин Төркиягә рәсми визит белән баргач, Төркия һәм Россия президентлары “I Бөтендөнья сугышында һәлак булган рус һәм төрек сугышчыларының исемнәрен мәңгеләштерү” дип аталган документка кул куйганнар. Ул озак вакыт ратификация үтә алмаган, аннары Россия белән Төркия арасында низаг та чыгып торды бит әле. Ниһаять, быел, ике як та ратификация үткәреп, документка юл куярга әзерләнә икән.
Шул уңайдан Төркиянең Казандагы консулы Турхан Дилмач 27 мартта Самара делегациясе белән очрашырга теләк белдергән. Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Тарихи мәчетнең мәхәллә рәисе Усман Илингин, имамы Наил хәзрәт Биктаев һәм тарихчы Шамил Галимовны Турхан Дилмач татар телендә сәламләгән. Самаралылар алып килгән документларның күчермәләрендәге һәр сугышчының исемен, званиесен, яшәгән урынын консул бик җентекләп тикшергән.
Турхан Дилмач зур канәгатьләнү хисе белдереп, төрек сугышчыларының исемен мәңгеләштерү буенча концепция язып җибәрүне соралган. Ә инде Самара җирендә төрек сугышчыларына истәлек тактасымы, һәйкәлме буласын Төркия һәм Россия хөкүмәтләре хәл итәчәк.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1117