Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә

фото 106Һәр авылның була йолдызлары,
Һәр милләтнең була зурлары.
Һәр милләтнең була халкын сөйгән,
Бөркет сыман батыр уллары.

Бүген атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йорты директоры Наил Нәбиулла улы ГАЛИМУЛЛИНга 60 яшь тулды!

Наил абыйга 60 яшь тулу уңаеннан

фото 916Илдә ниләр бар икән,
Яңгыр микән, кар микән?
Наил абыйга 60 тулган,
Бик зур вакыйга икән!

Сөбханалла, бу гәүдәнең
Бер дә артык җире юк.
Буй-сыны да, ул моңы да
Барысы да шул 17дәге күк.

Кайда концерт, кайда бәйрәм,
Телефоннар шалтырый.
«Наил абый, катнаш», — диеп
Тынгылык аңа бирми.

Без бәхетле, күпме еллар,
Ләззәт алып
        Наил абый җырыннан,
Сокланабыз һәрвакыт
Аның сәхнә хезмәтеннән.

Җан дәвасы — Оркия апай,
Балалар — өйнең яме.
Оныклар дәвам итәләр
Сезнең салган юлларны.

“Уф” та дими, “эх” тә дими
Яшәгез дә, яшәгез.
Юкәле тау ышыгында
Илһамнанып яшьнәгез!

Иң изге теләкләр белән авылдашың Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

04.04.2017 ел.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Атаклы “Ак каен” халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йорты директоры Наил Нәбиулла улы ГАЛИМУЛЛИНга — 60 яшь!

Просмотров: 1287

2 комментариев

  1. Куанып киттем, таныш йөзләр, дуслар дип әйтсәм ялган булмас, сезне күрдем, кадерле Оркыя hәм Наиль. Наиль , сине шундый матур юбилеең белән котлыйм! Сиңа әле күп-күп еллар шулай халкыбызга (безгә), иҗат нурларыңны сибәргә ходайдан сиңа (сезгәОркыя б-н) көч, исәнлек сорыйм!!!

  2. Хөрмәтле Наил абый! Чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез! Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Оркыя апа һәм балаларыгыз, оныкларыгыз белән алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!