Кая бара бу дөнья?

i3Март аеның ачы жиле күз­ләрне кисә. Шуңа да карамас­тан, Шенталы базары гөр килә. Әйе шул, атна саен, пән­җешәмбе көнне, биредә зур базар үтә. Чит җирләрдән килү­челәр аның олы мәйданына гына сыешмыйча, урамга тикле урнашалар.

Дөрестән дә, ниләр генә юк монда! Берәү әйтмешли, күгәрчен сөте генә юктыр. Ә товар сатып алу өчен бик күп акча кирәклеге беркемгә дә сер түгел.

Бераз басып, шушы шау-шуны карап торгач, мин азык-төлек  сатып алучы кешеләрне күзәтә башладым. Һәм шунда учындагы акчасын санап: “Бу тәмле конфетны алсам, коммуналка өчен түләргә акчам җитмәячәк”, — дип сөйләнүче олы яшьтәге бер апага күзем төште. Аның күңелсез, җитди йөзен күрүгә үк, барысы да аңлашылды. Мин дә түзеп кала алмадым, апага сүз каттым. Ә аның шуны гына көткәндәй, “буа­сы ерылып китте”:

- Гомер буе азапланып, төрле авыр эшләрдә бил бөктек тә, хәзер менә тиен­нәребезне санап яшәргә калдык, пенсиябез бик аз бит, — дип сөйләргә тотынды. — Алдагы көннәр турында уйларга да куркам, белмим, тагын нинди язмышлар кичерергә туры килер. Яшь чагымда, бөтен исәнлегемне куеп эшләгәндә, мондый көннәргә калырмын, дип уйламаган да идем, — дип тә өстәде апа.

Дөрестән дә, хәзерге заман пенсионерлары белән сөйләшеп торырга туры килсә, аларның барысы да дөньяга зарлана. Алны белми, ялны белми төрле пычрак эшләрдә хезмәт куючы кешеләрнең хезмәт хакы бик аз, ә чиста, матур киенеп, кулына портфель тотып, асфальт юлдан машинада яки автобуста җил­дерүче кешеләрнең хезмәт хаклары зур булгач, аларның пенсияләренең дә югары булуы беркемгә дә сер түгел, минемчә.

Без: “Һәр хезмәт мактаулы”, — дип әйтергә яратабыз. Юк, шул. Кызганыч ки, авырып, хастаханәдә дәваланырга баручы гади кешеләргә карата андагыларның күз карашы да аерым. Бичараларның кыйммәтле дарулар сатып алырга да, яхшы табиб күзәтүе астында дәвалану курслары үтәргә дә акчалары юк.

Ныклап уйлап карасаң, күп итеп терлек асраучы белән җир эшкәртүче һәм төзелешләрдә авыр хезмәт башкаручы кеше­ләр булмаса, дөнья бармас иде.

Бер мисал китереп үтәм: безнең авылыбызда колхозлар гөрләп торганда эшләп, пенсиягә чыгучы сыер савучы апалар һәм гомере буе җир эшкәртүче механизаторлар пенсияләрен озак алып, рәхәтен күрә алмыйча, авырып, үлеп тә беттеләр. Картлар әйтмешли, машина да туза. Бәлки андый хезмәттә чиләнүче кешеләргә икеләтә зур пенсия бирергә кирәктер?! Алдан әйтеп үткәнчә, бичара картлар ярый ла исәнлекләре булып, бакчаларында кышлыкка бәрәңге яки яшелчә үстерә алса! Шәһәрдә яшәүче, бүген-иртәгә эшен югалтудан куркып, ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр булган балалары яр­дәм итәргә кайта алмаса, ниш­ләргә?

Язмам ахырында, киләчәктә пенсия яшен арттыру турында кабул ителгән яисә әле ителәчәк карар турында уй­ласаң, кемгә генә пенсия алып, аның рәхәтен күреп яшәү язылган икән, дип уйлап куюым турында әйтәсем килә. Чөнки, болай да статистика буенча адәм балаларының яшәү еллары кыс­кара бара. Белмим, кая бара икән бу дөнья?!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1042

Один комментарий

  1. ХОРОШАЯ И ПРАВДИВАЯ СТАТЬЯ . МОЛОДЦЫ РЕБЯТА . ЕСТЬ ЕЩЕ У НАС ЧЕСТНЫЕ ЛЮДИ , КОТОРЫЕ НЕ БОЯТСЯ ПИСАТЬ ПРАВДУ.