Йөрәгеңне эрет язгы сулар белән

iКулны кулдан алдык, күңел бушап калды,
Без югалткач сөю җепләрен.
Көч табалмыйм хәзер сиңа аңлатырга
Йөрәгемнең янган хисләрен.

Аңламаслык булып минем сүзләремне,
Синең йөрәк бозга әйләнгән.
Арыды минем җаным сиңа җылы өреп,
Актык сүзләр сиңа сөйләнгән.

Үзем көтәм язлар, күңелем тели назлар,
Эретер, дип, катлы бозларны.
Сиңа шигырь язам, аңларсың дип, бәлки,
Ачарсың, дип, күңел капкаңны.

Эрет йөрәгеңне язгы сулар белән,
Агып китсен безнең сагышлар.
Җылы көннәр белән кире кайтсын сөю,
Мәңгелеккә аксын ялгышлар.

Өмет белән карыйм бүген күк йөзенә,
Күңелем язның көтә килүен.
Әле ява карлар, болыт йөзә күктә,
Тик сизәмен кышның китүен.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 912

Комментирование запрещено