Самарның “Яктылык” татар мәктәбенә — 20 ел!

iБүген шатлыклы вакыйга – тантаналы шартларда «Яктылык» татар мәктәбенең 20 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан әлеге уку йортының хөрмәтле  хезмәткәрләрен, укучыларын, аларның ата-аналарын һәм, гомумән, барлык Самар татарларын чын күңелемнән тәбриклим.

Биредә тәрбияләнгән сабыйларда, белем алган укучыларда ата-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган туган телебезгә,  гореф-гадәтләребезгә, динебезгә карата мәхәббәт уяталар. Татар телен, тарихын һәм халкыбызның традицияләрен җиткерүнең кыйммәтен бәяләп бетереп булмый, әлбәттә. Шуңа да бу уку йортында белем бирүчеләр алдында баш иябез. 

Мәктәп тудырган уңайлы мохит өчен аның барлык хезмәткәрләренә  рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшчәнлекләрендә, укучыларга телебезне, тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә уңышлар телибез!

«Яктылык» мәктәбе һәрвакыт үсеш юлында булсын, ә безнең барыбызга да яңа позитив уйлар һәм планнар телим!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 738

Комментирование запрещено