Бер-беребезне түзеп түгел, хөрмәт итеп яшик

Талип хәзрәт Яруллин (уңнан сулга) һәм протоиерей Дмитрий Лескин.

Талип хәзрәт Яруллин (уңнан сулга) һәм протоиерей Дмитрий Лескин.

Күптән түгел Тольяттида “Россия һәм традицион дин: Киләчәккә караш” дип атал­ган темага Түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Анда өлкә губернаторы администрациясе, Тольятти мэриясе вәкилләре, православие чиркәве һәм өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте руханиләре, галимнәр, иҗтимагый оешмалар һәм милли берләшмәләр җитәкчеләре катнашты. Алар Россиянең күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт буларак киләчәге турында фикер алышты.

Губернатор админист­рация­сенең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү депар­таментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе баш консультанты Роман Кирсанов хөкүмәт тарафыннан дини мәгърифәтчелеккә юнәлтелгән проектларны чынга ашыруга ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үзенең чыгышында Рос­­сиядә элек-электән төрле дин вә­кил­лә­ренең дус яшәүләрен әйтеп үтте.

- Без барыбыз да бер илдә яшибез һәм мөселманнарга да, христианнарга да, дини кешеләргә дә, дингә ышанмаучыларга да бары тик тынычлык кирәк. Бүген толерантлык турында күп сөйлибез. Ә нәрсә соң ул “толерантлык”? Бу сүз түземлек дигән мәгънәне аңлата, әмма түзәргә дә төрлечә була бит. Толерантлык хисен мин бер-береңне хөрмәт итү дип аңлатыр идем”, — диде мөфти. Талип хәзрәт Яруллин халыкка рухи-әхлаки тәрбия бирүдә илебездә дини мәгарифне торгызуның да мөһим булуын ассызыклады.

Ә Мәскәү Митрополиты, Святитель Алексий исемендәге Идел буе православие институты ректоры Дмитрий атакай православиеның һәм исламның Россиядә ике тарихи, традицион дин булуын белдерде. “Алар бүген дә хөкүмәтебезнең иң зур партнерлары”, — диде ул.

Түгәрәк өстәл артында чыгыш ясаган Тольяттиның имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәровның да, Тольяттиның Җәмигъ мәчете мөәзине Илшат хәзрәт Рәхмәтулловның да чыгышлары эчтә­лекле булды.

Очрашу ахырында протоиерей Дмит­рий Лескин: “Бүген түгәрәк өстәл артында сөйләшүебез барыбыз өчен дә файдалы булгандыр, дип өметләнәм. Бу чара безнең аермаларга караганда, уртак кыйммәтлекләребезнең күбрәк булуын тагын бер кат дәлилли”, — дип, очрашуга нәтиҗә ясады.

Светлана ВОРОБЬЕВА, өлкә Халыклар дуслыгы йортының интернет сайты хәбәрчесе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено