Разия Әюпова: “Бүленгәнне бүре ашар”

SONY DSCСамар шәһәренең “Ак калфак” исемле татар-хатын-кызлары оешмасының утырышы узды.

Җыелышның төп сәбәбе Рәгаиб киче булса да, биредә милләтебезгә, динебез Исламга кагылган башка мәсьәләләр дә каралды.

Очрашуны “Ак калфак” оешмасының рәисе Разия ханым Әюпова башлады. “Киләчәктә шушындый утырышларга балалар белән дә килербез, Аллаһы теләсә. Без үзебезгә күбрәк яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз”, — диде.  

Шулай ук ул “Яктылык” мәктәбенең юбилеена да өлеш керткәннәрен билгеләп үтте:

Укытучылар бәйрәмгә калфаклар тегәргә теләк белдереп, безгә мөрәҗәгать иттеләр. Без аларның бу ниятен исәпкә алып, “Яктылык”та тегү дәресләрен үткәрдек. Гамәлебезне хуплап, бу эшне югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм иткән җитәкчебез Фәхретдин Канюкаевка һәм мәктәп мөдире Радик Газизовка рәхмәтлебез.

Түгәрәккә 30га якын кеше җыелды. Укытучылар гына түгел, укучылар да бик теләп катнаштылар. “Инә” ательесының хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова белән аларга калфак тегүнең һәм чигүнең ысулларын күрсәттек. Барысы да бу эшне яратып, җиренә җиткереп башкардылар.

Без үзебез дә аларга калфаклар тегеп, бизәдек”, — дип, Разия ханым юбилей алдыннан шушы бүләкләрен “Яктылык”ның мөгаллимәсе Рәсимә Алюшевага тапшырды.

Оешманың идеологы Идеал Галәветдинов милләтебезгә кагылышлы мөһим мәсьәлә турында сүз алып барды. Казанда узган туган якны өйрәнүче тарихчыларның утырышында катнашып, анда чыгыш ясаганын әйтеп узды.

Сүземне “Мин – Самар җирендә яшәүче татар егете”, дип башладым. Һәм моны ассызыклап, кабатладым. Чөнки хәзер безне бүлгәлиләр — Әстерхан татарлары, Кырым татарлары, Себер татарлары, Нижгар татарлары.

2002 елда узган халык санын исәпкә алуны карасак, берничә төркем татарларыбыз югалды, алар үзләренә бер мөстәкыйль халык булып саналалар. Әйтик, керәшеннәр, ногайлар. Хәзер Себер татарларын да аерым милләт итеп санарга җыеналар.

Ә бит без – бер халык, бердәм халык. Урысларда Әстерхан урыслары, Себер урыслары, дип әйтмиләр бит. Ә менә безне бүлгәлиләр. Шуңа күрә галимнәребезгә, тарихчыларыбызга шушы мәсьәлә игътибар итеп, үз китапларында да, үз чыгышларында да татарны бердәм итеп, бүлмичә күрсәтүләрен сорадым. Бу фикеремне тарихчы Фәүзия Бәйрәмова да хуплады”, — дип сөйләде Идеал Галәветдинов.

Утырышта катнашучы туташлар, ханымнар да моның дөрес һәм әһәмиятле булуын белдерделәр.

Остаз Мәрбия ханым Сафина шулкадәр эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аны тын да алмыйча тыңлап утырдылар. Фани һәм бакый дөнйа, Аллаһы Тәгалә безне ни өчен яралтканы, безнең вазыйфаларыбыз турындагы бу чыгыш әхлаки һәм рухи тәрбиянең бер ысулы булып яңгырады.

Сәлам” гәҗитәсенең хәбәрчесе Наилә Хөсәенова Рәгаибнең фазыйләтләре турында шундый ялкынланып сөйләде ки, йөрәкләребезгә үтеп кереп, тирән тәэсирләр калдырды.

“Ак калфак” оешмасының мөдире Гөлфия Кәримова җыелышка килүчеләргә рәхмәт белдереп, аларның тәкъдимнәрен тыңлап, исәпкә алырга вәгъдә итте.

Эшлекле сөйләшүләр әле чәй өстәле тирәсендә дә дәвам итте.

SONY DSCРазия Әюпованың: “Дус яшик. Бүленгәнне бүре ашар”, — дигән сүзләре күңелләргә сеңеп, өйгә эш биреп җибәргәндәй булды.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәте.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1172

Комментирование запрещено