Күптән түгел “Бердәмлек” редакциясенә дулкынланган бер ханым килеп керде һәм: “Берничә әбиебез бу айга газетага язылырга соңга калды, берәр ничек ярдәм итә алмассызмы икән?” — дип сораша башлады. Сөйләшә торгач, аның Камышлы районының Балыклы авылында хат ташучы булып эшләве ачыкланды. Самарага йомыш белән килгән Рузалия Дәүләтшина “Бердәмлек”кә язылырга өлгермәгән әбиләргә басманы почта аша җибәреп булмасмы икән, дип редакциягә сөйләшергә кергән икән.
Укучыларыбыз өчен янып-көеп йөргән хат ташучыны чәй эчермичә җибәрә алмадык, әлбәттә. Почта бүлегенең хезмәте, халыкның бүген нинди газета-журналлар укуы белән кызыксындык.
- Корреспонденцияне безгә Похвистнево почта бүлегеннән машина белән китерәләр. Мин газета-журналларны үзебезнең Балыклы авылы халкына таратам, ә хезмәттәшем Раил Нигъмәтуллин — күрше Яңа Балыклы авылында эшли. Бүлек мөдире Мәдинә Нигъмәтуллина да үз вазифаларын тырышып башкара.
Басмалар кыйммәтләнсә дә, авыл халкы газета-журналларны даими яздырып ала. Олы яшьтәгеләр “Камышлы хәбәрләре”, “Бердәмлек”, “Ирек мәйданы” газеталарын яратып укыйлар. Ә яшьләр күбрәк “Однако жизнь”, “Удивительное рядом” кебек журналларны алдыралар.
Пенсияләрне дә без таратабыз. Ул көнне әби-бабайлар безне күз карасы кебек көтеп ала. Быел январьда дәүләт пенсияләренә кушып, бишәр мең сум акча биргәч, картларыбыз бик тә куанды. Кайбер картларга кануннарның үзгәреп торуын аңлавы да җиңел түгел. Анысы да почта хезмәткәрләре башына төшә, — дип сөйләде кунагыбыз.
Тырыш, гадел, һәркемнең хәленә керә белгән Рузалия ханымны авылдашлары депутат итеп тә сайлаганнар икән. Моны ишеткәч, без Балыклыда авыл хуҗалыгының нинди хәлдә булуы белән кызыксындык.
- Авыл җирләрен хәзер инвесторлар эшкәртә. Үткән елларда “Раздольное” авыл хуҗалыгы оешмасы (“СИНКО” компаниясенең бүлекчәсе) халыкның пай җирләрен арендага гына ала иде, быел бу җирләрне сатып ала башлады.
Әлбәттә, халыкның барысы да моңа ризалашмады. “Пайларны сатсак, көтү көтәргә дә урын калмас, урманда җиләк тә җыя алмабыз”, — дип шикләнделәр. Тик “СИНКО” вәкиле: “Без урманнарны сатып алмыйбыз. Малларыгыз да теләсә кайсы җирдә йөри ала, кырларга гына кермәсен”, — дип халыкны тынычландырды. Шулай булгач, авылдашларымның күбесе пай җирләрен сатарга булды, — дип сөйләде Рузалия апа.
“Ә нигә элеккеге кебек арендага гына бирмисез?” — дигән сорауга кунагыбыз: “Арендага алган җир өчен фуражлата яисә елына 5 мең сум акча түлиләр. Ә пайны 50 мең сумга сатып алалар, бу авыл кешесенә зур акча бит. Гаиләне ашатасы, балаларны укырга кертәсе бар”, — дип җавап бирде.
Башка авыллардагы кебек, Балыклыдан да яшьләр шәһәргә китеп урнашу ягын карыйлар икән. “Инвесторлар эш урыннары белән дә тәэмин итсәләр, яшьләр дә авылда калырлар иде, — ди Рузалия ханым. — Алар авылга яңа техника да кайтарттылар. Быел “Раздольное” хуҗалыгында эшләүче авылдашларыбыз хезмәт хакы белән канәгать калды, кыш көне эшләмәсәләр дә, аларга хезмәт хакы түләнеп торды”.
Балыклы авылы мәктәбендә татар теле дәресләре укытылуы турында да Рузалия Дәүләтшина куанып һәм горурланып сөйләде:
- Мәктәбебез зур, матур, укытучыларыбыз бар да тәҗрибәле. Камышлы район үзәгендә профессиональ белем алу мөмкинчелеге дә бар.
Авыл клубы хезмәткәрләре Линар Абсаттаров белән Фәрит Фәрдиев төрле бәйрәм кичәләре оештырып, балаларга милли-мәдәни тәрбия бирүгә күп көч куялар. Яшьләр өчен авылда бөтен уңайлыклар бар, дип уйлыйм.
Рузалия ире Мөхтәр белән балаларын читкә җибәрмәгәннәр. Өлкән уллары Рәмис әтисе белән “Байтуган-сервис” нефть компаниясендә эшли. Кече уллары Рәмзес та киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә җыена, бүген ул Камышлы белем бирү үзәгендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә.
Ә кызлары Айгөл гаиләсе белән Кинель-Черкасста яши икән.
- Аллаһыга шөкер, тормышым белән канәгать. Гаиләм сау-сәламәт, яраткан эшем бар — хатын-кызга тагын ни кирәк инде?
«Юлдагының юлда булуы хәерле», — диләр бит, китим инде. “Бердәмлек”не бу айдан ук ала башларсыз”, — дип әбиләрне куандырыйм, — дип Рузалия апа үзәк автовокзалга ашыкты.
Аның белән аралашудан соң күңелдә ниндидер җылы хис калды. Укучыларыбыз белән “Бердәмлек” арасында шундый элемтәчеләребез булганда “Бердәмлег”ебез дә яшәр әле, Аллаһы кушса.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1152
Конгресс гэжитеннэн дэ олырак