Айда азан ишеттем…

Мәгариф РАЯНОВ.

Мәгариф РАЯНОВ.

буран12 апрель – Космонавтика көне

Быел без кешенең беренче мәртәбә космоска очуының 56 еллыгын билгеләп үтәбез. Лаеклы рәвештә галәмне үзләштерү үзәге булып саналган Самара өчен бу бик зур бәйрәм. Чөнки Юрий Гагарин Куйбышев авиация заводында ясалган “Восток” кос­мик корабында галәм киңлекләренә юл ач­ты. Хәзер дә “Прогресс” заводы күпсанлы очу аппаратларын ясап, космоска очыра тора.

“Космонавтика көне” алдыннан “Бер­дәм­лек” газетасы шушы эшкә өлеш­ләрен керткән мил­ләттәшләребез турын­да язмалар урнаш­тырып килә. Равил Насыйров, Марат Гыйба­дуллин, Рәфыйк Ваһаҗев, Илгиз Колючев, Мансур Яма­летдинов, Әхмәт Нәфыйгин, Әс­фән­дияр Вәлитовлар белән беррәттән Мәга­риф Раяновны да атау дөрес булыр иде. Бу милләттәшләребезнең күбесе Самара төбә­генең татар милли хәрәкәте башында торучы милли җанлы кешеләр бит.

Кем соң ул, Мәгариф Раянов? Башкор­тостанның Илеш районы, Буралы авы­лында туып үскән егет, Куйбышев авиа­ция институтын тәмамлаганнан соң, “Про­гресс”та берникадәр вакыт эшлә­гәч, Ка­захстанда урнашкан Бай­конур космо- ­д­ро­мына әйдәп баручы инженер булып ки­тә, анда төрле җаваплы вазифалар баш­кара. Шунда да туган илен, туган телен оныт­мый, киресенчә, үз тирәсенә татар-баш­кортларны туплый, “Туган тел” милли-мә­дәни оеш­масын оештыруда актив катнаша, үзе җырлый да, шигырьләр, хикәяләр дә яза…

Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Казанда яши. Соңгы елларда Раяновның дүрт хикәяләр җыентыгы дөнья күргән. “Усак сагышы” дип аталганында шул ук исемдәге хикәя үткән елда безнең “Бер­дәм­лек”тә дә басылып чыккан иде. Ә бүген, Космонавтика көне уңаеннан, сезнең игъ­тибарга Мәгариф аганың “Айда азан ишет­тем”… дип аталган бик тә гыйбрәтле автобиографик язмасын тәкъ­дим итәбез.

«Ий кеше вә җен таифәсе!

Әгәр көчегез җитсә, Җир вә Күкләр

                      читеннән үтеп китәргә,

Ягъни космос бушлыгына чыгарга,

Үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр

күп көч вә күп белем, күп мал белән

                                                 үтәрсез».

(Әр Рахмән сүрәсе, 33нче аять)

Космос белән турыдан-туры бәйле булган техника өлкәсендә эшләп, инженер вазифаларын башкарган елларым еракның еракларында, узган гасырның 60нчы еллары башында ук калса да, бүгенгедәй күз алдымда.

Яшьлек дәрте, яшьлек хыяллары канатында ару-талуны белмичә эшләгән еллар… Мин эшләгән «Прогресс» заводы, мин эшләгән коллективтагы барлык кешеләр дә шундыйлардан кебек иде.

Космосны билгеле дәрә­җәдә үзләш­терү өчен төзелә торган техни­каның һәм анда кул­ланылган иң алдынгы технологияләрнең барлык этапларын да бергәләп үтеп, иң якты, иң зур өметләр белән сугарылган хыялларның «җи­меше» — «Энергия-Буран» ракета комп­лексын, Казахстан далаларының гүзәл Сыр-Дарья елгасының зифа буйлы камышлары белән бизәкләнгән ярларында урнашкан Байконурга ук барып җитеп, шунда төзеп бетерергә насыйп булды.

1988 елның 15 ноябрендә, күп тапкырлар урап кайтмалы «Энергия-Буран» космик корабле Байконурның иртәнге күгенә күтәрелеп, 206 минут дәвамында Җир шарыбызны ике тапкыр урап чыкканнан соң, дөньяда беренче тапкыр автоматик режимда Байконур космодромына искиткеч төгәллек белән төшеп утырды.

Космодромның «Буран» тө­шеп утырасы «юлларын» иң югары дә­рәҗәдәге технология ысулларын кулланып тө­зү­челәр арасында безнең якташларыбыз — майор Рим Гаскәров, Иршат Гыймазетдинов һәм Харис Сә­гыйтовларның да булганын искәртеп үтсәм, хикәятемнең төп темасыннан читкә тайпылу кебегрәк кабул ителмәс дип ышанам.

«Энергия-Буран» космик ра­кета комп­лексы 18 ел дә­вамында аны төзегән барлык кешеләрнең зур җиңүе иде. Бу зур казаныш космик техника өлкәсендә эшләүче белгечләрне, галимнәребезне, инженер-конструкторларны, хәрбиләрне һәм завод коллективында эшләүче барлык хезмәткәрләрне канатландырып җибәрсә дә, шатлыгыбыз озакка сузылмады…

«ЦСКБ-Прогресс» генераль директоры А.Н. Кирилинның сүзләренә караганда, «Энергия-Буран» космик ракета комп­лексын төзегәндә 1 миллион 200 меңләп кеше катнашкан, 12 миллиард сум акча тотылган икән. Җитмәсә, илебездә килеп чыккан икътисад өлкәсендәге авырлыклар да өстәлеп, мондый дәрәҗәдәге космик корабльләрнең кирәклеге турында «шикле» сүзләр ишетелә башлый, һәм бу программаны финанслау кискен рәвештә кыскартыла. Шул сәбәпле бу юнәлештәге эшләр туктатыла.

2008 елның 14 ноябрендә, «Байконур» газетасында, бернинди кис­кен дәлилләр өстәмичә һәм башка сәбәпләр күрсәтмичә, генераль директорыбыз үз фикерен җиткерә: «Ләкин «Буран» үлмәде. Ул шушы космик корабль бе­лән бәйле булган программаның иң җаваплы өлешен тормышка ашыруда катнашкан кешеләрнең хәтерендә мәңге калачак», — кебегрәк романтик сүзләр белән тәмамлый үзенең язмасын А.Н. Кирилин.

Мин дә күп еллар дәвамында А.Н. Кирилинның романтик ноталарында тибрәнеп, аның әйтеп бетермәгән фи­кер­ләренең барлыгына шикләнмичә яшәвемне дәвам иттем. Шулай яшәү җиңелрәк тә, күңеллерәк тә кебек иде…

Ләкин кулыма очраклы рәвештә килеп эләккән «Илаһи могҗизалар» ки­табының «Айдагы аваз» дигән бү­лекчәсен укып, икенче бөек космик дер­жава — Аме­риканың да «Ай» програм­масы кинәт кенә туктатылып, моның нинди сәбәпләр аркасында эшләнгәненә хәбәрдар булгач, барысы да аңлашылды…

1969 елның 20 июлендә «Аполлон-11» космоска кү­тәрелеп, 102 сәгать 47 минут үткәч, Нейл Армстронг, Эдвинг Олдринг һәм Мишель Коллинс Айга килеп төшәләр, һәм Нейл Армстронг беренче булып Айга аяк баса.

Шушы вакыйгадан соң 14 ел үтә. 1983 елның февралендә Нейл Армстронг беренче мәртәбә Ислам дәүләте — Мисырга ниндидер конференциягә килә. Инде конференция тәмамланып килгәндә, Армстронг җан колагы белән тәрәзәдән бер аваз ишетә. Аның йөзе агара, һуштан яза башлый. Кинәт ул сискәнеп: «Бу музыка кайдан килә?» — дип кычкырып җибәрә. Мисырлылар көлүләреннән тыелып, моның музыка түгел, азан икәнлеген аңлаталар.

Нейл АРМСТРОНГ.

Нейл АРМСТРОНГ.

Шул вакыт Армстронг: «Бу авазны Айга беренче мәртәбә аяк басканда ишеткән идем. Башта колакларым шау­­лый дип уйладым. Ләкин бу авазны кабат ишеткәч, бик хозурландым».

Бөтен зал гаҗәпкә кала. Тыштан ишетелгән азанның соңгы сүзләре яңгы­раганда агарынган Армстронг тагын телгә килә: «Аллаһым… Мин Сине Җирдән дә, башымнан да түгел, Айдан таптым!.. Мин Айга «бисмилласыз» аяк басканмын икән, инде «бисмилла» дип моннан соң мөселман булам». Шулай Айга беренче булып аяк баскан Армстронг үзенең рухи үсешенә беренче адымнарын ясый.

Нейл Армстронг ишеткән сүзләрнең дөреслеге дә раслана. «Аполлон-11» сәяхәте дәвамында космик корабль белән Җир станциясе арасындагы бөтен сөйләшүләр магнитофон тасма­сына язып алынган икән. Сирияле НАСА хезмәткәре “Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ” сүзләрен бөтен кешеләргә тыңлатып, аңлатмалар биреп бара.

Бу язмамны тәмамларга ниятләп йөргән көннәрнең берсендә режиссер Виталий Правдивцевның 2007 елда дөнья күргән «Луна. Секретная зона» кинофильмын карарга насыйп булды. Андагы күп темалар мине тетрәндерде.

Фильмда яңгыраган мәгълүматларны тәрҗемә иткәндә үзгәрешләр кертелүдән саклар өчен рус телендә генә китерергә булдым. Менә алар нәрсә бәян итәләр безгә: «Олег Ивановский (зам. Главного конструктора автоматических станций «Луна»): «После семнадцатого «Аполлона» у американцев были подготовлены ещё три возможности продолжения этих работ». Уже заявлены полеты «Аполлонов» под номерами: 18, 19 и 20. Всё готово: люди, техника, ракеты. Объявлены места посадок. И вдруг… НАСА объявляет о прекращении дальнейших полетов. Это решение было громом среди ясного неба. Недоумевали все. Как так, на самом интересном месте?! Странное решение объяснили чрезмерной дорогивизной проекта.

Не так давно стало известно шокирующее признание конструктора американских ракет Вернера фон Браун. Он сделал его вскоре после остановки лунной программы: «…На Луне есть внеземные силы, которые гораздо мощнее, чем мы можем предположить. Но я не имею права говорить о подробностях…»

Без эшләгән “Энергия-Буран” про­грам­­масының һәм Американың Айга «кунакларга» әзер булган «Апол­лон»­нарының кинәт кенә туктатылуы сәер генә түгел, ә акылга сыймаслык сер тү­гелме? Космос өлкәсендә ничәмә еллар буе уңышлы гына эшләп килгән ике бөек илнең мондый «гамәлләреннән» соң Вернер фон Браунның югарыда китерелгән сүзләренә ничек ышан­мыйсың инде?

Димәк, елгада коенган Ай нурла­рының серләре ачыласы көннәр әле килеп җитмәгән…

Казан, 12 апрель, 2015 ел.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1391

Комментирование запрещено