Йөрәкнең дә бар язлары

iЙөрәк ул картая белми,
Гел яшьлекне сагына.
Сагыш-шатлыклары белән
Күңел түренә кагыла.

Эчке яшерен серләрдән,
Яңа фикерләр туа.
Мәхәббәтемне уйласам -
Эчемә, тышыма нур тула.

Йөрәкнең бар язлары,
Җәе, көзе, кышлары.
Иркәләүче таңнары,
Җырлары һәм моңнары.

Сулкылдап әрнегән чакта
Йөрәккә куям кулымны.
Язын йөрәк үзенчә тибә,
Озынайта гомерне.

Йөрәк язын чәчәк ата,
Мәхәббәткә уралып.
Барлык тереклек уяна,
Яз җиткәнгә куанып.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

 Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 898

Комментирование запрещено