Сугышка китүчеләр Гали авылын чыкканчы тәкъбир әйтеп барганнар
Күңелләрне тетрәндереп, болай да ачлы-туклы халыкның йөрәген телгәләп, каһәр суккан сугыш башланган көннәр. Әгәр ялгыш кырмыска оясына бассаң, кырмыскаларның ничек итеп мәш килеп чабуын күзәтергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы башлангач, кешеләр дә кая барып бәрелергә белмәгән кырмыскаларны хәтерләткәннәрдер, мөгаен. Үкереп елаулар, ирләренә, газиз балаларына капчыкка ризык төйнәү, озатулар, ачы күз яшьләре…
Менә авылдашым Хәтимә апа Ганиеваның күз алдыннан да ул ачы еллар китми. Сугыш башланганда аңа 10 яшь кенә булган. Читать полностью