Бернигә дә карамый яшәргә кирәк

Sexy-Prosthetic_o_39143Мин Нурлат районының Якты күл авылында туып үстем. Иң якын дустым Әлфия белән бала чактан бергә идек. Менә 1972 елның августында да, җәйге ял вакытында, без аның белән колхоз амбарында эшләдек.

Ул вакытта бункерлы йөк машина­лары бар иде бит. Алар ашлык төяү өчен махсус механизм белән җиһаз­ландырылган. Әлфия белән без чиратлашып машина өстенә менәбез дә тулган ашлыкны тигезлибез. Бу көнне дә шулай эшләдек. Менә иптәш кызым мине алмаштырып, кузовка менеп басты да бункердан бертекләрне алып тора. Кинәт Әлфия: “Аягым кысылды бит, аягым!” — дип кычкырып җибәрмәсенме! 

Без, астагылар, югалып калдык. Икенче мизгелдә өлкәннәрнең берсе машинаны сүндерергә  ташланды, икенчеләр ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга йөгерде. Әлфияне әкрен генә машинадан төшерделәр, аның бер аягы төздән тапалган. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә иптәш кызымның хәле бик авыр иде.

Аңа операция ясадылар, наркоздан айныгач, ул гарипләнеп калганын күреп, өзгәләнеп елады. “Миңа бит 16 яшь кенә әле, бер аяк белән кемгә кирәгем булыр икән?” — дип ачынды. Әле алдагы кичне генә клубта бик матур итеп биегән идек бит, барысы да исләре китеп, карап тордылар, ә бүген иптәшем инде хастаханәдә ята.

Әлфиянең сөйгән егете дә бар иде. Тик ул кыз янына бер генә тапкыр килде дә бүтән күренмәде. Ахирәтем  аны бик көтте, аның турында миннән һәрвакыт сорашты. Аптырагач, Әлфиягә: “Аны башка районга командировкага җибәр­гәннәр”, — дип алдадым.

20 көннән Әлфияне өенә чыгардылар. Ул култык таягы белән йөри торган булып калды. Тормыш дәвам итте. Иптәш кызымны Бөгелмәгә, хисапчы һөнәрен үзләштерергә җибәрделәр, ә мин Нурлат мәктәбенә 10нчы сыйныфка укырга кердем. Хатлар язышып, бер-беребезнең хәлен белешеп тордык.

Тора-бара Әлфиягә протез куйдылар, ул әркен генә йөри башлады. Укуын тәмамлап, туган авылыбызда үз һөнәре буенча эшкә урнашты. Бераздан ул әти-әнисе белән Нурлатка күченде, анда ике бүлмәле фатир алдылар.  Ә мин Казан педагогика көллиятенә укырга кердем. Бәйрәмнәргә, каникулларга кайткач, иптәш кызым белән очрашып тордык, клубка биергә, кинога бара, урамда йөри идек. 

Бераздан мин кияүгә чыктым, улым белән кызым  туды. Ә Әлфия гаи­лә кора алмады, “Эх, балам булса, бәхетле булыр идем!” — дип өзгәләнә иде ул. Шулай да иптәш кызым төшен­келеккә бирелмәде, тормышның һәр миз­геленнән тәм табып яшәргә тырышты.

Тик, ни кызганыч, ахирәтемнең гомере генә озын булмады,  30 яшендә ул бакыйлыкка күчте. Аягын югалтканнан соң аның исәнлеге какшаган иде шул.

Бүген сау-­сәламәт, тормышлары җитеш булып та: “Мин бәхетсез”, — дип үзләрен жәлләтүчеләрне күрсәм, көр күңелле, тормыш сөючән иптәш кызымны искә алам. Мин андыйларга каһарман милләттәшебез Гакыйль Сәгыйровны  да үрнәк итеп куяр идем. 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аягы һәм куллары хәрәкәтсез калгач, ул каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган һәм моның өчен Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты исеменә лаек булган.  Бүген төрле сәбәпләр буенча инвалид булган кешеләр моны хөкем карары итеп түгел, язмышның бер сынавы буларак кабул итсеннәр һәм бернигә дә карамый яшәсеннәр иде. 

 

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 951

Комментирование запрещено