Бу шигыремне әнием Галимова Брәйдә Фатыйх кызының якты истәлегенә багышлыйм. 3 апрельдә аның вафатына 40 көн булды. Шушы шигъри юллар аның рухына дога булып барсын, яткан урыннары йомшак, оҗмах түрләрендә булсын иде!
Әнием, бәгърем!
Авырып киттең, әнием,
көтмәгәндә,
Авыр да бит синең хәлләрең,
Күзләреңне ачып кара әле,
Әрнеп яна, әнием, йөрәгем.
Битләреңә куям
битләремне,
“Әнкәем” дип дәшәм өзелеп,
Бер Ходаем, мин тик синнән
сорыйм,
Әнкәемә бирче җиңеллек.
Рәнҗеткәнем булса
уйламыйча,
Кичер мине, әнием, син
зинһар,
Кадереңне белеп яшәр
идем,
Ходай бирсә сиңа гомерләр.
Яран гөлең чәчәк аткан,
әнием,
Алы да бар, бардыр кызылы…
Тик син генә безне
мәңгелеккә
Ташлап киттең ятим
калдырып.
Раилә САТДАРОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1244