Бөтендөнья рус халык соборы Батыршаны хөрмәтләүгә каршы чыкты / ​Всемирный русский народный собор назвал Батыршу «антироссийским националистом и религиозным фанатиком»

g2834Бөтендөнья рус халык соборының эксперт һәм хокук саклау үзәкләре Россия мөфтиләр Шурасы конференциясендә әйтелгән Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдимен «әхлаксыз акция» дип бәяләде. Бу хакта оешманың рәсми сайты хәбәр итә.

  • Тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев, 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул Санкт-Петербург шәһәрендә «XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында белдерде.
  • Бөтендөнья рус халык соборы (Всемирный Русский Народный Собор — ВРНС) — Рус православ чиркәвенең рус халкын берләштерү максатыннан төзегән халыкара иҗтимагый оешмасы. Оешманың җитәкчесе — Патриарх Кирилл.

Конференция аптыраш тудырды, диелә Бөтендөнья рус халык соборы тараткан белдерүдә. «…билгеле булганча, Батырша — танылган антироссияле милләтче һәм дини фанат. Ислам фразеологиясенә ышыкланып, бу каршылыклы шәхес рус һәм православие диненнән булучыларга, аларга дустанә мөнәсәбәттә булган мөселманнарга каршы котырткан, үтереш-тәртип бозуларга чакырган, мөселман илләрен Россиягә каршы сугышка өндәгән. Бүгенге көндә ислам террорчыларының идеологиясе һәм пропагандасы шул рәвешле бара», — диелә белдерүдә.

Габдулла Галиев (Батыршаның чын исеме — ТИ.) эшчәнлегенә ноктаны мөселманнар үзләре куйган, аларның исемнәре дә билгеле, һәм конференцияне аларга багышлап үткәрсәң дөресрәк булыр иде, дип тәкъдим итә Бөтендөнья рус халык соборы.

Санкт-Петербургта булган теракт корбаннарына матәм көннәре үткәрелгәндә, Батыршаны данлау безнең илдәге тынычлык һәм динара килешүгә каршы көрәш кебек кабул ителә, Санкт-Петербургның закон чыгару органнары һәм җәмәгатьчелек әлеге әхлаксыз акциягә үз бәясен бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

  • Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 1762) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Татарстандагы Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан — Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. «Батырша явы» буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. Кайбер чыганаклар буенча, ул православ дин әһелләре белән бәхәскә керә, православиенең исламнан өстен икәнен исбатлый алсалар, христиан динен кабул итәчәген белдерә. Бу бәхәс Батыршаның телен өзү белән тәмамлана. 1972 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була.

“Татар-информ”.

* * *

Всемирный русский народный собор (ВРНС) выразил недоумение по поводу инициативы совета муфтиев России приурочить XIV всероссийскую научно-практическую конференцию «Фаизхановские чтения» к 300-летию муллы Габдуллы Галиева (Батырши). Как говорится в заявлении экспертного и правозащитного центров ВРНС, Батырша является «антироссийским националистом и религиозным фанатиком».

«Прикрываясь исламской фразеологией, этот одиозный деятель разжигал ненависть в отношении русских и православных, а также дружественных им мусульман, подстрекал к убийствам и провоцировал беспорядки, призывал к военной агрессии мусульманских стран против России. Отметим, что сегодня именно так действуют идеологи и пропагандисты исламистских террористов», — говорится в заявлении организации, возглавляемой патриархом Кириллом.

«Чествование Батырши в дни траура по жертвам теракта в Санкт-Петербургском метрополитене, число которых, к сожалению, продолжает расти, выглядит в этом контексте как вызов гражданскому миру и межрелигиозному согласию в нашей стране», — заключают представители ВРНС.

Напомним, конференция, приуроченная к 300-летию со дня рождения Батырши, состоялась накануне в Санкт-Петербурге.

so-l.ru


КОНТЕКСТ:

Равиль Гайнутдин: «Попытки привести к единому культурному облику население страны опасны»

Просмотров: 1029

2 комментариев

  1. Батырша национальный герой татар и башкир! Если бы он не поднял восстание (которое кстати произошло по вине православных инквизиторов и миссионеров) от татар и башкир осталось бы одно название.
    Пускай лучше про зверства со стороны церкви расскажут. Как людей заживо сжигали за отказ принять христианство

  2. Жаль ,что это ВРНС не написала из-за чего восстания начались! Гонения и насильственная христианизация башкир и татар ,в те времена, видимо считается нормой!