Равилемә багышлыйм

i2Без Равилем белән 16 яшьтән сөешеп, 18 яшьтә кавышып, 49 ел гомер кичердек. Ул озак авырганнан соң, 2016 елның 17 ноябрендә, безне ятим итеп, бакыйлыкка күчте. Мин аны, аның гармун моңнарын сагынам. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә…

Бисмилла, диеп башладым
Бу бәетнең башларын,
Кайгы-хәсрәт өчен генә
Туган икән башкаем.

Зиратларга чыгамын да
Сыпырам кабер ташыңны,
Бетмәс кайгыларга салдың
Минем газиз башымны.

Җырлыймын да, елыймын да
Күңелкәйләрем тулгач,
Йөрәкләрдә төзәлмәслек
Хәсрәткәйләрем булгач.

Балага ун ел дигәндә
Син китеп бардың,
Гомерем буена бетмәслек
Кайгыга салдың.

Синсез үтә, ялгыз үтә
Иртәләрем, кичләрем,
Синнән башка бу дөньяда
Ялгыз башым нишләрмен.

Төнлә күкләргә карыймын -
Ай белән Зөһрә йолдыз,
Төнлә төшләремдә күрәм,
Уянсам калам ялгыз.

Көндә кил син яннарыма
Төшләремдә генә булса да,
Мөмкин түгел инде кавышулар,
Яшь урынына каннар акса да.

Менә тагын ямьле язлар җитте,
Кошлар кайта канат талдырып,
Нигә бәгърем, нигә китеп бардың
Бу дөньяда мине калдырып?

Ярты гасыр бергә яшәсәк тә
Бер-беребезне күреп туймадык,
Шулай бергә-бергә бу дөньяда
Яшәрбез дип ялгыш уйладык.

Бер Аллаһым гына белә
Кемгә күпме калган яшәргә.
Өзгәләнә үзәк, телгәләнә йөрәк,
Равилем дип кемгә дәшәргә?

Аккош та бит ялгыз яши алмый
Яннарында пары булмаса,
Мин дә калдым бу дөньяда ялгыз,
Ялгыз яшәү авыр ләбаса.

Аккош китәр урман-күлләреннән
Һаваларда канат кагынып,
Сине өзелеп күрәсем килгәндә
Кемгә карармын мин сагынып?

Әллә язмышым, әллә ялгышым,
Гомер юлында калдым ялгызым.
Сөйгән ярымнан аерды Ходай,
Ничек яшәрмен ялгызым шулай?

Һәр көн саен намаз артыннан
Дога кылам синең рухыңа,
Каберең иркен, нурлы булсын иде,
Ожмахлардан урынын бир, Аллам.

Гөлчирә ЯРУЛЛИНА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1071

Комментирование запрещено