Чарага килүчеләр арасында канәгатьсезләр дә булды: «Элек Спорт сараен дер селкетеп үзебезнең Нәүрүзне үткәрә идек. Сабан туеннан бер дә ким узмый иде ул. Ә хәзер сәхнәгә чыгып җырлаучы да юк», — дип көрсенделәр кайберәүләр…
Нәүрүз — яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган төрки телле халыклар бәйрәме безнең өлкә авылларына, район һәм шәһәрләренә дә килеп керде. “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы, өлкә Губернаторы администрациясе белән берлектә Халыклар дуслыгы йорты аны халыкара бәйрәм буларак бишенче тапкыр үткәрә. Быел да ул бик матур узды.
Бу көнне Самараның “Родина” скверында иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрде. Музыка уйнап торган сәхнә янында кулларына һава шарлары тоткан бәләкәчләр бөтерелә, оештыручылар арлы-бирле йөгерешеп, барысының да әзерлеген тикшерә. Милли киемнәрен киеп килгән кызлар һәм егетләр көлешә-төртешә шаяралар. Алар бу бәйрәмнең иң матур бизәге сыман.
Сквер юллары буйлап тезелгән палаткаларда милли оешмаларның күргәзмәләре урнаштырылган. Аларны сырып алган халык арасыннан кайсылары азәрбайҗан музыка уен кораллары белән кызыксына, икенчеләре милли киемнәргә киендергән курчаклар белән хозурлана. Читтәрәк үзбәкләр чәйханәләрен куйганнар. Өсләренә — озын чапан, башларына түбәтәй, чалма киеп, аякларын бөкләп утырган дин кардәшләребез белән фотосурәткә төшәргә теләүчеләр чиратка баскан.
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов тырышлыгы белән эшләнгән палаткабыз да экспонатларга бай иде. Анда һәвәскәр рәссамыбыз Азат ага Надыйровның “Су анасы”, “Сабан туе”, “Шүрәле” рәсемнәре, татар милли киемнәре эленгән. Ә өстәлләрдә Мәүлид һәм Римма Низамовлар пешереп килгән бавырсаклар, кош телләре, кул остасы Алсу Баязитова чиккән түбәтәйләр, кулъяулыклар, мендәр тышлары тезеп куелган.
Менә биюләр башланды. Татар кызлары шулай шома басты, егетләре җилкенеп биеде ки, хәтта оешманың президенты Ильяс Шәкүров та аларга кушылды. Иң көчле алкышларны очып биегән тугыз яшьлек Самат Мәхмүтов өзеп алды.
Аннары Фәрхәт Мәхмүтов барысын да “Капка” уенына чакырды. Баштарак тартынып торган тамашачылар бераздан инде оештыручылар белән рәхәтләнеп күңел ача иде. Моны читтән күзәтүче татарлар, һичшиксез, актив, сәләтле милләттәшләре өчен горурлык хисләре тойганнардыр. Тик менә бәйрәмнең төп өлешендә катнашмавыбыз гына күңелне тырнап алды.
Бәйрәмнең төп чарасы “Саумы, Нәүрүз” дип аталган күренештән башланып китте. Өлкәдә яшәүче төрки телле милләт вәкилләре Халыклар дуслыгы йорты байрагы астында сәхнәгә күтәрелеп, илебезгә, халыкка тынычлык теләделәр, үзара дус яшәргә вәгъдә иттеләр.
Бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар да шул теләктә булдылар. Өлкә администрациясенең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң губернатор Николай Меркушкинның хатын укыды. “Өлкәбездә 157 милләт халкы үзара дус, тату яшәве белән горурлана. Без барыбыз да Самара җирендә яшибез, аның чәчәк атуы өчен күп көч куябыз. Бүгенге кебек күркәм бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрү милләтара дуслыкны ныгыта, бер-беребезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәргә өйрәтә”, — дип язылган иде хатта.
Николай Иванович өлкәнең милли оешмаларына, региональ “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаевка, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга халыклар дуслыгын ныгытуга куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдергән.
Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов: “Санкт-Петербургта булган фаҗига турында барыбыз да беләбез. Террористлар безне куркытырга теләгәннәр иде, тик зур кайгы халыкны берләштерде генә. Безнең көчебез — бердәмлектә!” — дип, шушы минутларда Самараның Куйбышев мәйданында терроризмга каршы митинг баруы турында белдерде. Халык Санкт-Петербургтагы терактта һәлак булган корбаннарны бер минут тынлык белән искә алды.
Самараның тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәмне оештыручыларны, килгән кунакларны сәламләде.
- Нәүрүз — төрки телле халыклар бәйрәме. Ул яз һәм якты көн символы буларак кабул ителә. Киләчәктә дә Нәүрүз тынычлык, дуслык бәйрәме буларак үткәрелсен. Барыгызга да тыныч көннәр телим, йөзләрегездә шатлык нурлары балкысын, табыннарыбыз мул булсын, — диде ул.
Самаралыларны бәйрәм белән шәһәр башлыгы Олег Фурсов, Промышленность районының администрация башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов, Волгарь бистәсендәге Дуслык паркы дирекциясе җитәкчесе Игорь Буров, “Өлкә азәрбайҗаннар лигасы” рәисе Ширван Керимов һәм башка мөхтәрәм кунаклар котлады.
Рәсми өлештән соң сәхнәне артистлар биләде. Берсеннән-берсе чая кызлар-егетләр, сәләтле балалар моңлы тавышлары, дәртле биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Чарага килүчеләр арасында канәгатьсезләр дә булды.
- Элек Спорт сараен дер селкетеп үзебезнең Нәүрүзне үткәрә идек. Сабан туеннан бер дә ким узмый иде ул. Ә хәзер сәхнәгә чыгып җырлаучы да юк, — дип көрсенделәр ирле-хатынлы Наил һәм Тәнзилә Вахитовлар. Асия Халикова һәм Земфирә Сабировалар да бәйрәмдә татар артистлары чыгыш ясамавына уфтандылар.
“Туй үпкәсез булмый”, — диләр бит. Тик гөрләтеп зур туйлар үткәрү зур чыгымнар да таләп итүне онытмасак иде. Бүген Самарада эшләп килүче татар милли оешмалары, очын-очка ялгап, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне үстерүгә юнәлтелгән чаралар үткәреп торалар, ә Нәүрүзне башкалардан аерым үткәрү өчен мөмкинлек юктыр инде.
Нәүрүзнең халыкара бәйрәм буларак үтүе бәлки отышлырактыр да? Тагын кайда әле төрле милләт халыклары мәдәниятенең төрлелеге белән хозурлана алыр идек? Миңа калса, бу күпмилләтле бәйрәмдә татарлар бер дә ким булмады.
Алия АРСЛАНОВА.
КОНТЕКСТ:
В Самаре отметили межнациональный Навруз (ФОТОГРАФИИ)
Просмотров: 911