Күп милләтләр тели безгә тиңләшергә!

i2Татарларым минем, татарларым –
Дан яулаган хезмәт батырларым.
Динне яклап, телне саклап безнең өчен,
Гомерен биргән ата-бабаларым.
 
Җир шарына сибелгәннәр татарларым,
Югалмаган тик аларда татар җаны.
Милләтем, дип, янып яши татарларым,
Дине өчен кайнап тора аның каны.

Татарларым, сездә — нәсел тамырларым,
Михнәт белән кайгы катыш шатлыкларым.
Гореф-гадәт җебен эрләп-үреп,
Яшь буынга тәрбия биргән тарихларым.
 
Татарларым, минем татарларым,
Киң күңелле, уңган әби-бабаларым.
Ак яулыклы сабыр апаларым –
Бар да алар милләт йолдызларым.
 
Халкымның этәр көче — абыйларым,
Милләтемнең йөзек кашы — яшь кызларым.
Сездә бөтен киләчәге милләтемнең,
Батыр, көчле, моңлы калсагызчы, туганнарым.
 
«Мин — татар!» -  дип, горур әйтеп була бүген,
Хөрмәт итә безне һәрбер милләт, кавем.
Кем ышаныр иде элек бу хәлләргә?
«Икенче сорт син», дип йөргән дәверләрдә.
 
Үтерделәр тырышып татарымны, тик үлмәде,
Сөргеннәргә сөрелсә дә, җуелмады.
Чукын диеп камчылаган чакта да ул
Бирешмәде, үз кыйбласына сәҗдә кылды.
 
Сугышларда каһарманнар безнең туды,
Җәлилләрем «Татар мин!» — дип башын куйды.
Комсыз, зәһәр җилләр татарымны тикшерсә дә,
Динебездән баш тартмады, дога кылды.
 
Татар, диләр, бирмәс нәселен юк итәргә,
Күп милләтләр тели безгә тиңләшергә.
Тату яшәү, диләр, аның динен, телен саклый,
Шундый сүзләр милләтемнең данын аклый.
 
Мәсҗидләрем тулы хәзер халык белән,
Мин халкымның үсеш юлын диндә күрәм.
Үз малларын алар сарыф итә изге эшкә:
Ифтар җыя, хаҗга бара, корбан чала…
 
Татарларым, минем татарларым,
Өмет баглап аткан ал таңнарым.
Рәсәй илен алар күмә данга,
Җиңу белмәс мәшһүр татарларым!

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 792

Комментирование запрещено