Адашкан мәхәббәт (булган хәл)

news_4589Хастаханәдә бер генә ятып чыккан кеше дә мине аңлар: көннәр анда бик озын булып тоела. Ирләр вакытларын шахмат-шашка уйнап уздырсалар, хатын-кызлар төрле дөнья хәлләрен сөйләшеп утыралар. Нинди генә вакыйгалар турында ишетмисең син анда! Шуларның берсе минем күңелдә бигрәк нык уелып калган…

Бу хәлнең тамырлары сугыш елларына барып тоташа. Менә татар авылларының берсендә яшәүче якташыбыз Разиянең ирен сугышка алалар. Ул ике яшьлек улын кочаклап, күз яшьләренә буылып елый-елый, Шәрифулланы басу капкасын чыкканчы озата бара. Сөйгән яры күздән югалганчы кул болгап озата ул аны. Бу мизгелләрдә аның башында бер генә уй бөтерелә: “Исән-имин әйләнеп кайт, җаным!”

Туган авылыннан беркайчан да читкә чыгып йөрмәгән, русча бер кәлимә сүз белмәгән Шәрифулла сугыш иттарткычына барып кергәндә ялгызы булмый, ул баштан ук үзенә таяныч булырдай иптәш – үзе кебек үк үксез татар егетен таба. Бергә булганда сугыш та андый коточкыч булып күренми аларга.

Озак та үтми, Шәрифулла хезмәт иткән часть чолганышта кала. Үзебезнекеләр янына чыгу өчен сугышканда Шәрифулла шушы бердәнбер җан дустын югалта. Ә икенче мизгелдә ул үзен дә читтән күреп ала сыман: канга-пычракка батып, тирән чокыр төбендә ята. Тирә-ягына күз йөртеп чыкса, канлы ит кисәкләре, аерым-аерым аяклар һәм куллар күреп, тагын аңын югалта.

Бераздан ул кемнеңдер аны өстерәп баруын шәйләп ала. Шәрифулла авыртуга түзә алмыйча ыңгыраша башлый, ләкин кемдер аның колагына ук иелеп: “Тешеңне кысып түз, күп калмады инде, тиздән үзебезнекеләр янына чыгабыз”, — дип пышылдый. Яшь кенә шәфкать туташының җылы сулышы аңа шифа булып бара, һәм солдат шул сулыш томанына кереп эрегәндәй, тагын аңын җуя.

Госпитальдә уянып киткәндә, бар дөнья да аңа ак булып күренә. Күзләре бераз кояш яктысына ияләшә башлагач, аның алдында фәрештәдәй ак халат, ак яулык бәйләгән кыз пәйда була. “Мин сине яу кырыннан алып чыккан Мария булам”, — дип, фәрештә аңа кулын суза…

Шәрифулла үлем белән тормыш арасында яшәгәндә, табиблар аның аякларын кисеп алганнар икән. Егет ярты ел буе дәвалана, ә урыс кызы Мария аның фәрештәсе булып калып, чын мәгьнәсендә үлем тырнагыннан аны тартып ала. Әйе, урыслар әйтмешли, “дело-то молодое”. Бу ике газиз ярты ел эчендә шундый якынаеп китәләр ки, Шәрифулла хәтта Мария белән аның туган якларына кайтырга риза була.

Әлбәттә, Разия турында да күп уйлана ул. Тик ике аяксыз гарипне хатынының ничек кабул итүен белмичә, ул язмышын Мария белән бәйләргә була. Ә Разиянең сандык төбенә “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь кереп оялый…

Разия, башка тол хатыннар кебек үк, башкача кияүгә чыкмый, гомер буе колхозда эшли, улын тәрбияләп үстерә. Мәктәпне тәмамлаган егет армиядән соң югары уку йортына укырга керә, ә институтны тәмамлагач, аны Владивостокка тәжрибә тупларга җибәрәләр. Поездда барганда ул чибәр генә соры күзле, сары чәчле матур татар кызы белән таныша. Аның да Владивостокка эшкә барышы икән. Бу кыз беренче күрүдән үк аңа бик якын һәм таныш булып тоела, һәм алар икесе дә бер мәктәпкә урнашып эшли башлыйлар. Тора-бара яшьләр бер-берсенә шулкадәр ияләшәләр ки, хәтта бер минут та аерым тора алмый башлыйлар алар. Шулай итеп, яшь пар загска барып язылыша. Шунысы кызык, кызга фамилиясен алмаштырып тору да кирәкми, ул да Ибраһимова икән бит, ләбаса!

Ул әтисе белән әнисенең мәхәббәт тарихын булачак иренә сөйләп бирә: алар сугыш вакытында кавышканнар икән. Әнисе яшь сугышчыны шинеленә салып, сугыш кырыннан алып чыккан, аннан соң госпитальдә аны ярты ел буе бала караган кебек караган. Ә сугыш тәмамлангач, алар язылышып, әнисенең туган авылына кайтканнар. Шунда аларның ике балалары туган –аңардан кечерәк энесе дә бар икән. Кызганыч, әтисе кызының шушы бәхетле минутларында була алмый, ике ел элек фани дөньяны ташлап киткән икән…

Егет туй буласын авылга хәбәр итә. Тиздән яшьләр кодагыйны, күчтәнәчләрне алып, егетнең туган ягына кайтып төшәләр. Аларны Разия һәм туганнары бик җылы каршы алалар. Авылда инде туйга бар да әзер була.

Ике кодагый бер күрүдән бер-берсен яратып өлгерәләр һәм төне буе сөйләшеп утыралар. Һәрберсенең башыннан узганнары бер төнне генә сөйләшеп бетерерлек тә түгел бит. Таң алдынан инде Разия гаилә альбомын ачып җибәрә һәм сөеклесенең фотосурәтен кулына алып: “Мин дә иремне, сугыштан ике аяксыз кайтса да, гомер буе тәрбияләр идем. Исән генә булсын иде. Тик өметләрем елдан-ел сүрелә бара шул. Киленемне дә Шәрифуллага ошатып яраттым бит мин”, — дип, Шәрифулланың рәсемен кодагыена суза. Мария фотосурәтне күрү белән аңын җуя…

Шуннан барысы да ачыклана инде. Мария шунда гына Шәрифулланың төн йокламый чыккан вакытларда ни уйлаганнарын аңлый. Ике кодагый, кочаклашып елап, таңны аттыралар. Мариянең сумкасындагы фоторәсемне дә алып карыйлар, һәм Разия Шәрифулланың моңсу күзләреннән “Гафу ит!” – дигән сүзләрне күреп, аны барысы өчен дә кичерә.

…Яшьләргә башта берни дә әйтмичә, туйны матур гына уздыралар. Ә соңыннан инде ипләп кенә барысын да аңлаталар. Нишләп тә булмый инде хәзер. Яшьләр матур гына яши башлыйлар, ә бер елдан соң аларның исән-сау игезәк малайлары туа. Алар да укытучы һөнәрен сайлап алалар. Шулай Ибраһимовлар нәселе дәвам итә. Ә ике кодагый, тулган айдан коелган нурлар астында, бакчадагы хуш исле гөлләр арасында гомерләрен тәмамлап, барысына да шөкерана кылып, бер-бер артлы якты дөнья белән хушлашалар. Рус кодагые гомеренең соңгы елларында татар телен өйрәнеп, үзен мөселманча җирләргә кушып калдыра. Балалар ике әниләрен дә авыл зиратына күмәләр, ә әтиләренең зиратына барып, мөселманча таш куеп кайталар. Киленнең энесе апасы янына кайта һәм гаилә корып яши башлый…

Менә бит нинди язмышлар да була! Салават тикмәгә генә: “Адашкан мәхәббәт йөри бәрелеп тә сугылып”, — дип җырламый бит. Ә бу мәхәббәт адашса да, кайтыр юлын тапкан бит, ә!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Просмотров: 1142

Комментирование запрещено