Без — авыл балалары

220755585_76394a0b5736d48f312345cb54668826_800Кызыктырмый мине һич тә
Шәһәре, калалары.
Авылымда рәхәт миңа,
Без — авыл балалары.

Җанга якын киң болыннар,
Урманнар, аланнары.
Беркайда юк бу гүзәллек,
Без — авыл балалары.

Синдә тудык, синдә үстек,
Эчтек татлы суларың.
Сиңа тарта һәрчак күңел,
Без — синең балаларың.

Шаулап торган иген кыры,
Тылсымлы бакчалары.
Ачы әреме дә татлы,
Без — авыл балалары.

Якын безгә кошлар моңы,
Сандугач сайраулары.
Эш сөючән, нык чыныккан
Без — авыл балалары.

Язмыш кайларда йөртсә дә,
Безне, авыл баласын,
Һәрчак кайтырсың сагынып
Авылыңның һавасын.

Тартса да сезне чит җирләр,
Шәһәре, калалары.
Гөрләтеп яшик авылда,
Без — авыл балалары!

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1082

Комментирование запрещено