Йөрәккәйләр сызлый язлар җиткәч…

мэчэлэй

Фәйзрахман аганың уллары һәм оныклары «Осиновая роща»га зиярәт кылырга бардылар.

Иске Мәчәләй авылыннан Ватан сугышына 370 ир-егет китә.  Шуларның 167се яу кырларында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдашыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Мәсҗидләребездә әрвахларга Коръән укыганда, сугыш кырларында ятып калганнарны догаларыбыздан калдырмыйбыз. Шуларның берсе - Азиз углы Гали Яхин. 1941 елда ул өч малаен фронтка озаткан. Өчесе дә кире кайтмаган.

Беренче углы Фәйзрахман Ленинград сугышында бик каты яралана һәм госпитальгә эләгә. 1942 елда, февральнең 24ндә, үлә. Аны «Осиновая роща» зиратында җирлиләр.

Сугышка киткәндә Фәйзрахман абыйның биш баласы кала. Иң олысына – унбер, кечесенә өч ай була. Хатыны Фатыйма балаларны аякка бастыра. Аларны тәртипле кешеләр итеп үстерә. Күмәк хуҗалыктагы барлык эшләрне дә ул башкара. Келтәләр бәйли. Кышын шул келтәләрне молотилкада суктыра. Малларга азык ташыган. Булганына разый булып яшәп, 92 яшендә мәңгелеккә күчә.

Гали бабайның икенче малае Гайфетдин сугышның башында ук фронтка китә. Кызы Хәдичәгә әле бер ай гына була. Танкист Гайфетдин Каменск-Подольскида һәлак була.

Өченче малае Миргалифән сугышка 19 яшендә алына. Сталинградта һәлак була.

2016 елның ноябрендә Фәйзрахман аганың уллары һәм оныклары «Осиновая роща»га зиярәт кылырга бардылар. Алар — Салихҗан, Галимҗан, Рәшит, Рәис. Әтиләренең, дәү әтиләренең өстендә догалар укып кайттылар.

Фәйзрахман аганың уллары һәм оныклары "Осиновая роща"га зиярәт кылырга бардылар.

Фәйзрахман аганың уллары һәм оныклары «Осиновая роща»га зиярәт кылырга бардылар.

Май ае керүгә, халык Җиңү көнен билгеләп уза. Һәр гаиләдәге фаҗигаләр искә төшә. Йөрәккәйләр сызлый язлар җиткәч…

 

Шамил МАМЫШЕВ.

 Иске Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1118

Комментирование запрещено