Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уза

12-12«Мин татарча сөйләшәм» акциясенә нәтиҗә ясыйлар

26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Казанда  “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр ясала һәм гала-концерт узачак. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында үтүче квест үзенә күрә гражданлык инициативасын белдерү, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына  Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте җитәкчесе Гүзәлия Гыйниятуллина.

«Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, яшь архитекторларның арт-объекты, татарча стилизацияләнгән кием ярминкәсе һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрүдән гыйбарәт», ди проектны оештыручылар.

22 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында тугызынчы “Татар-дозор 2017” квест-уены уздырала. Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы канунның үтәлешен тикшерү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.

«Маҗаралы уен быел тугызынчы тапкыр үткәрелә, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара, ди Гүзәлия Гыйниятуллина. – Быел, сайлау турыннан үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 50 команда катнаша.

300дән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

Уенның программасы бик күп иҗади биремнәрдән тора. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын фотога төшерү – милли орнамент бизәкләре, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү белән бәйле.

Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар (мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б.). Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булачак — быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда: ул «DӘRDEMӘND» дип исемләнгән яңа кызыклы форматта узачак. ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе, меценат Закир Рәмиев (тәхәллүсе – Дәрдемәнд) тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес».

“Татар-дозор 2017” уенының икенче этабы нәкъ менә аның тормышы һәм иҗатына багышланачак.

Югары һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары өчен сәгать 11:00дә, мәктәп, гимназия, лицей укучылары өчен – 13:00дә башланачак. Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.

«Татар-информ».

* * *

 “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бәйрәменә Россия төбәкләреннән яшьләр киләчәк

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрельдә — Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, ә яшь архитекторларның арт-объектларын тәкъдим итү, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар оештырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте җитәкчесе Гүзәлия Гыйниятуллина.

«Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә, ди Гүзәлия Гыйниятуллина. — Бу алым оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, элекке елларда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлыйлар».

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында 26 апрель Бауман урамында яшь архитекторларның “Ә” арт-объекты тәкъдим ителәчәк. Бер ай алдан яшь архитекторлар арасында “Ә” арт-объектын җитештерү буенча конкурс игълан ителде. 2016 елны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан студентлар беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе ясаган. 2017нче елда «Ә» арт-объекты эскизларын эшләү архитектура факультеты өчен гамәли дәресләр кысаларында үтте. “Qullar” студиясе әлеге конкурста җиңүченең “Ә” арт-объектны җитештерәчәк, ди проект авторлары.

Бауман урамында 26 апрель көнне узачак гала-концертка Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар — Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Мари-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә. Традиция буларак, «Мин татарча сөйләшәм!» концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Акциянең музыкаль бизәлеше — лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина һәм Altan һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән  Әдилә Заһидуллина, Рамилә Галәүтдинова һәм Радик Мусин да чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшереп узабыз, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручылары — Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан  мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән — Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

«Татар-информ».

Просмотров: 882

Комментирование запрещено