Туган як каеннары

i2Кайткан чакта туган якларыма
Каршы ала бөдрә ак каен.
Кошлар да бит туган якларына
Очып кайта шулай яз саен.

Туган якның җилләре дә назлы,
Иркәлиләр, сыйпап үтәләр.
Кайтып күрсәм сылу каеннарны,
Сагышларым, бәлки, бетәрләр.

Юл читендә үскән каеннарны,
Талларымны өзелеп сагынам.
Сагышлардан йөрәк сызлаганда
Шул каенга кайтып сарылам.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1023

Комментирование запрещено