Барыгызның да яхшылыклары үзегезгә изгелекләр булып кайтсыннар

i3Баламның (Ризидәмнең) вафат булуына ун ай булды дигәндә, март аенда, оныгым Альгиз  юл һаләкәтенә эләгеп, яралар алды. Минем сагыш-хәсрәтләрем кабат яңарды.

Шул вакытта миңа үзләренең төпле киңәшләре, җылы сүзләре белән якын күршеләрем Минсәгыйть абый һәм Мөхтәрәмә апа Сәләховлар, Наилә апа Хафизова гел ярдәм итеп тордылар. Алар минем хәсрәтләремне дә, шатлык-куанычларымны да, хәтта күз яшьләремне дә уртаклаштылар. Аларга һәм гел янымда булган балаларыма, хәлемне сорашып торган авылдашларыма олы рәхмәтләремне житкәрәсем килә.

Минем оныгыма матди ярдәм күрсәткән кешеләргә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, садака биргән куллары белән җәннәт ишекләре ачып керергә язсын аларга. Әмин.

Ярдәм кулы сузучылар: Бозбаш авылы мәчете, Камышлы авылының өч мәчете, Зөфәр һәм Кәримә Хәбибуллиннар, Гөлсем Хәйруллина, Наилә Хафизова, Сәрия Айдинова, Мөнирә Сәгыйдуллина, Госман һәм Лилия Ибраһимовлар, Булат һәм Фәүзия Сәләховлар, Марат һәм Гөлфия Сәләховлар, Минсәгыйть һәм Мөхтәрәмә Сәләховлар, Мәдинә Фәрхетдинова, Фәния Харразова, Рамил һәм Нәфисә Гатауллиннар, Җәмил һәм Гөлчәчәк Гатауллиннар. Барыгызның да яхшылыклары үзегезгә изгелекләр булып кайтсыннар.

Назыймә ХАННАНОВА.

Бозбаш авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Ана бәете

* * *

Нигә генә икән, нәрсә өчен мондый язмыш көткән үзеңне?

 

 

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено