“Татар балалары җырлый” фестивале яңа сулыш алды

мирас

Альмира СӘЕТОВА.

Үткән шимбәдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Мирас” балалар һәм яшүсмерләр фестивале узды.

Өлкә мә­дәният министрлыгы, шәһәр ад­министрациясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бу чарада барлыгы 200дән артык бала катнашты. Алар Самара, Тольятти, Сызран шә­һәрләреннән, өл­кә районнарыннан һәм авылларыннан килгәннәр иде. Арада сәхнәгә әле беренче адымнарын ясаучы нәниләр дә, инде зур үрләр яуларга өлгергән балалар да бар.

Фестиваль башланыр алдыннан тамашачылар һәм килгән кунаклар Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Самараның 8 санлы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Ка­милә Минәхмәтованың да, рәсем ясау серләренә әле яңа гына төшенә башлаган биш яшьлек Сәидә Хөснуллинаның да эшләре соклану хисе уята. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары чиккән кулъяулык­ларны тамашачылар тотып-тотып карады. Ә бер бабай, Хәлил Гыйрфанов һәм Әмир Әһлиуллин агачтан ясаган ат сыннарын күреп: “Без үскәндә уенчыклар кибет киштәләрендә бүгенге кебек тезелеп тормый иде шул, әткәйләр безгә менә шундыйларны ясап бирәләр иде”, — дип оныгына күрсәтте.

Ниһаять, алып баручы Алия Галиуллина барысын да сәхнә янына чакырды һәм алты яшьлек Дания Кәримова “Яз килә!” җыры белән фестивальне ачып җибәрде. Аңардан соң сәх­нәгә чыккан Азалия Низамова (Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы) татар милли ашамлыклары турында сөйләде, үзенең яраткан татлы ризыгы — “Талкыш кәләвә”не ясау серләре белән уртак­лашты.  

Бу бәйрәмдә башкарылган 80гә якын номерның һәркайсы турында да язып бетереп булмас, әлбәттә. Балаларның барысы да сәләтле, чын артистлар диярсең. Шулай да кай­берәүләре, аеруча иң кечке­нәләре, дулкынлануларын яше­рә алмый.

- Бу фестиваль күпме балаларга үзләрен табарга ярдәм итте.  Зур залда, күп тамашачылар алдында чыгыш ясарга, сәхнәдән курыкмаска өйрәнәләр, тәҗрибә туплыйлар, — дип сөйләгән иде чара алдыннан Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резеда Төхбәтшина. — Быел без бу фестивальгә аеруча тырышып әзерләндек. Яңа Усман авыл җирлеге башлыгы Айдар Зариповның матди ярдәме белән  балаларга аяк киемнәре сатып алынды. Район администрациясе “Серпантин” балалар коллективына махсус киемнәр тектерергә, 52 баланы бу чарага алып килер өчен автобуслар ялларга ярдәм итте. Бу районыбызда балаларның сәләтен үстерүгә зур әһәмият бирелүе турында сөйли.

Камышлы районыннан кил­гән ба­лаларның чыгышлары чынлап та ис­китәрлек булды. “Нежность” коллективы чиккән сөлгеләр белән бик матур бию композициясен күрсәтсә, танылган “Ак каен” халык фольк­лор ансамбленең яшь буыны “Ярмәк вагы”на бастылар.  Балыклылы Алмаз Галиев та “Талларым” җырын чын артистларча бии-бии җырлады.

Фестивальнең икенче өле­шендә кунакларны, балаларны өлкә мәдәният Министрлыгы департаментының кон­­­сультанты Мария Пошехонова сә­ламләде, Самара башлыгы Олег Фурсов исеменнән шәһәр админист­рациясендә ад­министратив реформа де­партаментының милли-мә­дәни үзәк­ләр эше буенча бүлек җи­тәкчесе Дмит­рий Долганов тәбрикләде.

Аннан сәхнәдә кабат җыр-бию калейдоскопы әйләнә  баш­лады.

Вокал номинациясендә чыгыш ясаучылар арасыннан Фәр­зәнә Мәхмүтова, Альмира Сәетова, Әлфия Хәйруллина һәм Эльвира Хәсәнованы да билгеләп үтми булмас. Алар­ның дөрес куелган тавышлары, үз-үзләрен сәхнәдә тотышлары искиткеч иде.

Кызыл Яр районы Угловой бис­тәсеннән килгән “Кондурчинка” кол­лективының бию­ләре дә кайнар алкышларга күмелде. Татар һәм рус халык­лары киемнәренә киенгән балалар “Әпипә” һәм “Калинка” көйләрен кушып, бик матур композиция күрсәттеләр.

- Бу безнекеләр! — дип, горурланып, сәхнәгә күрсәтә янә­шәдә утырган Рамилә Низаметдинова. — Остазыбыз, клуб мөдире Любовь Ким безне шулай матур биергә өйрәтә. Минем дә сәхнәдә чыгыш ясыйсым килгән иде дә, әлегә бу биюне бик яхшы белмим шул. Икенче елга, һичшиксез, мин дә катнашачакмын! — диде.

Похвистнево районы Гали авылы­ның “Шатлык” коллективы “Каз өмәсе” бәйрәменнән бик матур өзек алып килгән. Каз йолку, чистарту, көян­тәләргә асып, җырлый-җырлый су буена төшеп юу, ә эш беткәч, егетләр-кызларның бергәләшеп күңел ачуы — барысы да бик матур итеп сәхнәгә куелган иде.

Бу номерларга карап: “Халык иҗа­тының киләчәге бар икән әле”, — дип  күңел сөенде.

Ә Кошки авылының нәни “йол­дыз”чыгы — биш яшьлек Данис Са­бирҗанов “Әбиемә” җыры белән иң көчле алкышларны урып алды.

Фестивальдә инструменталь жанрда чыгыш ясаучылар да бар иде. Дамир Әминов аккордеонда татар көйләрен уйнады, ә Франциядә үткән “Роза вет­ров” фестивлендә Гран-при яулаган Әмин Мусин балалайкада уйнап шаккатырды. Баянда татар көйләренә попурри уйнаган Айдар Хөсәеновка Казаннан килгән бабасы Фәрит тә ярдәм итте. Чарада Татарстан Республикасыннан килгән башка махсус кунаклар — “Салават” театры артисты Илфат Шәехов улы Әмир белән баянда уйнап күрсәттеләр, ә әниле-кызлы Эмилия һәм Эльвира Кашаповалар бик матур җыр башкардылар.

Тольяттидан җырчылар күп килсә (Ләйлә Еналиева, Ал­су Әюпова, Ди­ләрә Усманова), сызранлылар оста биючеләре белән мактана алдылар. “Задоринка”, “Мозаика” коллективлары, Рамил Кирибаев, Вероника Строева сәхнәне “ду” китерделәр. Нефтегорск районы Утевка авылыннан килгән “Сказка” һәм Кинель районы Усть-Кинель бистәсенең «Карамелька» ансамбльләре алардан бер генә дә калышмадылар.

Самарада үткән бер генә милли-мәдәни чара да “Яктылык” мәктәбенең сәләтле балаларыннан башка узмый. Бу юлы тамашачыларга икенче сыйныф укучылары “Дуслык җыры”н, ә “Йолдыз” бию театрында шөгыльләнүче нәниләр шаян “Закарпатье” биюен бүләк иттеләр.

Шушы матур концерт номерлары белән хозурланып, алардан чын ләззәт алып утырганда дүрт сәгать вакыт үткәне сизелми дә калды.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фес­­тивале яшь артистлар башкаруында “Туган тел“ җыры, матур шарлар фейер­веркы белән төгәлләнде. Оештыручылар фестивальдә  катнашучыларга дип­лом­нар һәм бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.

Альмира СӘЕТОВА.

Альмира СӘЕТОВА.

Валерия Леонтьева һәм Данис Сабирҗанов.

Валерия Леонтьева һәм Данис Сабирҗанов.

Илсур Хәбибуллин.

Илсур Хәбибуллин.

- Бу чараны үткәрергә матди ярдәм күрсәткән милли оешмаларга, эшкуарлар Әнвәр Горлановка, Рамил Әюповка, Җәмил Вәлиуллинга, Самара шәһәре­нең Революционная урамындагы 142 йортта урнашкан “Кулинария” кибетенә рәхмәт бел­дерәбез. Чараны оештыруда һәм аны шулай күркәм уздыруда Искәндәр Сәетовның роле бик зур. “Татар балалары җырлый” дигән исем астында егерме елдан артык  үткәрелеп, быел яңа исем алган бу фестивальгә ул яңа сулыш өрде. Бөтен өлкә талантларын туплап, яңа форматта концерт программасын төзеде, сценарийны да үзе язды, — дип сөйләде “Бердәмлек” газетасына өлкә милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов. Ә без “Мирас” фестиваленең киләчәге өметле булсын дигән теләктә калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Фестиваль «Мирас» открыл новые «звездочки»

Просмотров: 1213

Комментирование запрещено