Ашыгабыз

i2Ашыгабыз барыбыз да

Җирдә яшәп калырга.

Күп итеп акча эшләргә,

Зур-зур йортлар салырга.

 

Ашыгабыз, вакыт җитми,

Һәр эшкә өлгерергә.

Уйлаган барып чыкмаса,

Үтереп ачу килә…

 

Безгә карамаганнарны

Каратып аптырыйбыз.

Яшьлекнең күпме вакытын

Юк-барга сарыфлыйбыз.

 

Әти-әнигә кайтырга

Вакыт тагын табылмый.

Өйне, эшне, балаларны

Көйләп бетереп булмый.

 

Ашыксак та бу тормышта,

Тиңләшеп чапкан атка,

Иң кадерле мизгелләр бит

Калганнар икән артта…

 

Ашыкмыйбыз гына никтер

Без дога өйрәнергә.

Бу тормыш калыр бер көн

                                          дип,

Уйлап курка белергә.

 

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 930

Комментирование запрещено