25 апрель — “Бердәмлек” туган көн
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә тагын ямьле апрель җиргә ягымлы кояш нурларын коя. Шундый матур чорда тугангадырмы, халкыбыз “Бердәмлек” газетасын ярата, авыр чаклар булуына карамастан, языла, укый, бәхәсләшә… Без шундый икеяклы элемтәгә бик шатбыз. Менә әле 16нчы саныбызда гына безне тәнкыйтькә тотканнар иде, инде бу номерда Камышлыдагы хезмәттәшебез Фәния Кәримова безнең адреска шундый матур сүзләр, ә Әлфия Нуртдинова шигырь язып, күңелебезне күтәрделәр. Безнең ышанычлы таянычыбыз — укучыларыбыз булганга күрә, без бар, сезнең өчен яшибез һәм эшлибез. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк!
Бердәмлек
Самара җирендә, татарлар
илендә
“Бердәмлек” күтәрде әләмен.
Сайланган юлларда һәм
оста кулларда,
Көннән-көн шомара каләмең.
Син — меңнәр теләге,
язмышның бүләге,
Тормыш һәм яшәеш үрнәге,
Сыгылма җилләрдә, сыналма
үрләрдә,
Син — безнең милләтнең
терәге.
Киләчәк көннәрдә, барачак
елларда
Уйлаган эшләрең уң булсын,
Иҗади бакчаңда, йолдызлар
санынча
Илһамлы җимешең мул
булсын.
Дөрләсен мәңгегә, сүнмәсен
гомергә,
Иҗатың яшьнәсен елларда,
Буыннан-буынга,
гасырдан-гасырга
Телебез, халкыбыз яшәсен!
Әлфия НУРТДИНОВА.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 936