Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә.
Милләттәшебез Камилә Кашаф кызы Минегалимова 54 ел гомерен шушы һөнәргә багышлаган. Ул Самараның Металлурглар, 4нче һәм 9нчы ГПЗ, КИНАП, Строммашина заводларын, Металлурглар сарае һәм башка социаль әһәмияткә ия булган зур объектлар төзүдә катнашкан.
- Бүген төзүчеләргә заманча техника ярдәмгә килде. Үткән гасырның 60-70нче елларында бу турыда хыялланырга гына була иде, - дип сөйли Камилә апа. – Күп эшләрне кул белән башкарырга туры килде безгә. Шулай да объектларны вакытында тапшыра идек.
Камилә Кашаф кызы Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы Казанка бистәсендә ишле гаиләдә туып үсә. “Балачак хатирәләрен шатлыклы дип әйтә алмыйм, бик авыр тормыш белән яшәдек: 7 балага бер юрган иде”, - дип искә ала ул бүген. Әтиләре Мөхәтдис гражданнар, финнар белән һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Берлинга барып җитәргә 45 чакрым калгач, каты яралана һәм, бераз госпитальдә дәваланганнан соң, аны туган авылына кайтарып җибәрәләр.
Әти-әниләренә ничек тә булса ярдәм итү теләге белән өлкәнрәк балалар бик иртә эшкә җигелә. Камилә дә 16 яше тулыр-тулмас колхозда эшли башлый, ә бераздан Куйбышевка бәхет эзләргә чыгып китә. Тик монда да кызны җиңел тормыш көтми. Иң элек ул “Металлургстрой” ТРЕСТына кара эшче булып эшкә урнаша.
- “Октябрь” клубы янында гастроном төзи башлаганнар иде. Без, 16-18 яшьлек кызлар, аның фундаменты астына кул белән җир казыдык. Түбә япканда 32 килограммлы рубероидны күтәреп ташый идек. Тулай торакта бүлмә, көненә 12 сум акча – авыл баласына бу зур өстенлек булгандыр инде ул вакытта, - ди Камилә Кашаф кызы.
Кичләрен кыз 34 санлы мәктәпкә йөреп, урта белем ала, төзелештә маляр һөнәрен дә үзләштерә, бу һөнәрдә беренчедән дүртенче разрядка кадәр үсә ул. Аның тырышлыгын күргән җитәкчеләр кызны төзүчеләр техникумына укырга җибәрәләр. Камилә аны да уңышлы тәмамлый.
- Диплом эшем – 80 фатирлык йорт макетын төзү иде, - дип кабат хатирәләргә күмелә ул.- Бөтен исәпләр ясалган, диплом эшем тәмамланган, аны якларга әзерләнгән чак. Шул вакыт мине һәм тагын 5 студент егетне декан бүлмәсенә чакыралар. Керсәк, өстәл артында ниндидер түрәләр утыра.
“Шәһәрдә цирк бинасы төзергә кирәк дигән карар чыкты. Әмма төзүчеләр аның макетын ничек ясарга икәнен белмиләр. Бу эш студентларга йөкләнә. Бар ышаныч сезгә”, — дип мөрәҗәгать итте безгә декан. Мин коелып төштем. “Диплом эшем әзер бит инде, ә сез кушканны булдыра алмыйм”, — дип баш тарттым. “Минегалимова, сиңа ышанычым булмаса, биредә басып тормаган булыр идең. Син булдырасың!” – диде уку йорты җитәкчесе. Шулай итеп без иптәшләребез белән җиң сызганып эшкә керештек. Мин хисап, язу эшләрен алып бардым, ә егетләр минем расчетлар буенча цирк бинасы макетын төзеделәр. Аның буенча диплом эшебезне төзү мәйданчыгында “бишле” тамгасына якладык.
Кулына төзүче техник дипломын алган яшь белгеч “Металлургстрой” ТРЕСТына әйләнеп кайта. Аңа төрле вазифаларда казганырга туры килә: мастер, өлкән инженер, төркем җитәкчесе … Кайда гына эшләсә дә, ул үзен бары яхшы яктан гына таныта. Төзелеш даирәсендә Камилә ханымның, яхшы белгеч буларак, даны тиз тарала һәм аны үз оешмаларына җәлеп итергә теләүче җитәкчеләр табыла. 1526 санлы автохуҗалык та Камилә Кашаф кызына өлкән инженер вазифасын тәкъдим итә. Ул вакытта яшь ханым тормышка чыгып, 11 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше белән аерылышкан була инде. Ике кызы — 10 яшьлек Наилә белән 8 яшьлек Әлфияне ялгызы гына тәрбияли.
- Тормышка чыккач хезмәт урынымнан 3 бүлмәле коммуналь фатирдан бер бүлмә бүлеп биргән иделәр. Бер-бер артлы ике балам тугач, “Металлургстрой” ТРЕСТы ике бүлмәле фатир бирде.
Автохуҗалык без яшәгән йорттан ерак булмаганга анда эшкә күчәргә булдым. Әле: “Балаларның хәлен белеп торыр өчен өемә телефон кертегез”, — дигән шартымны да үтәделәр, җитмәсә, — дип сөйли Камилә апа.
Яңа эш урынында да сынатмый ул, әледән әле яңа үрләр яулап тора. Төзелешнең дә иң авыр участокларын аңа бирәләр. Кайвакыт ир затыннан булган хезмәттәшләренә караганда, Камилә ханыма эшне ике тапкыр күбрәк йөклиләр. “Нигә алай?!” – дип ачуланыша башласа, җитәкчесе: “Сиңа ышаныч күбрәк, вакытында тапшыра алуыңа шигебез юк”, - дип җавап бирә торган була. Камилә апа җитәкчеләрнең дә, кул астында эшләгән эшчеләренең дә ышанычын акларга тырыша.
- Бүген: “Бу йортларны (яисә заводны) без төзедек”, — дип әйтүе генә җиңел. Ә ул елларда барсы да, хәтта төзү материаллары да дефицит иде бит. Әле кирәк торбасы юк, әле буявы дигәндәй… Барысын да эзләп табарга, төрле түрәләр белән килешергә кирәк иде. Еш кына эшчеләрне сменадан тыш калып эшләргә соралырга да туры килде.
Бервакыт смена тәмамлангач өч йөк машинасы бетон китерделәр. Инде нишләргә? Кире заводка җибәреп булмый, болай да көч-хәл белән сорап алган төзү материалы. Машиналарны да җибәрергә кирәк. Өйләренә кайтырга дип автобусларга утырышкан эшчеләр янына бардым да: “Бетон бушатучыларга 20шәр сум премия (ул вакытта сменадан тыш эшләүчеләргә 6 сум түлиләр иде”, — дидем. Прораб: “Минегалимова, нишлисең син? Кайдан алып түләргә җыенасың ул премияне?” — дип ачуланырга тотынды. “Анысын үзем хәл итәрмен. Башка юл тапмасаң, чык та үзең машиналарны бушат”, — дип җавап бирдем. Ул кул гына селтәде. Ә машиналарны вакытында бушатып җибәрдек, — дип сөйли Камилә апа.
Чынлап та премияләрне түләү белән кыенлык килеп чыга. Җитәкчеләре: “Андый сумманы бирә алмыйбыз”, — дигәнгә, өлкән инженер: “Минем эш хакымны фәлән-фәлән эшчеләргә премия буларак бүлеп бирүегезне соралам”, - дип гариза яза. Оешма җитәкчесе бераз ачуланганнан соң, эшчеләргә премия түләргә ризалаша.
Хезмәт ветераны исеменә лаек булган Камилә Минегалимова яше җиткәч тә лаеклы ялга чыгарга ашыкмый. Самарада гына түгел, Татарстан Республикасында да ул төзегән биналар бар. Камилә апа 6 елга якын Норлат шәһәрендә командировкада булып, анда йортлар, 960 укучы сыйдырган 10 санлы татар гимназиясен төзүдә, Мәдәният йортын, Тимерюл вокзалы биналарын төзәтүдә дә катнаша.
- 72 яшемдә генә пенсиягә чыктым. Менә монда минем бөтен тормышым, — дип, күпсанлы Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын, дипломнарын, медальләрен күрсәтә Камилә апа. – Монысы Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан бирелгән медаль… Менә бу Мактау кәгазен бишьеллык планны вакытында үтәгәнгә, ә бусы – социалистик ярышта беренче урынны яулаган өчен тапшырганнар иде…
Арада “Төзүчеләр трибунасы” газетасының төрле еллардагы саннарыннан кисемтәләр дә очырый. Анда да Камилә Кашаф кызы шәһәрнең иң алдынгы төзүчеләре исемлегендә . “Яхшы хезмәтем өчен 41 тапкыр курортта гына булдым, чит илләргә барырга да насыйп булды”, — дип елмая ул. Ә менә аңа бу җиңүләр, бүләкләр ничек бирелгәнен иң якыннары гына белә торган булгандыр, мөгаен.
- Балаларым бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын, дип иртәдән кичкә кадәр ирләр белән бәрәбәр тир түктем, - дип сөйли Камилә апа. – Әлбәттә, авыр чакларымда туганнарым, дусларым ярдәм итте. Үзем белән 20 елга якын бергә хезмәт иткән Халисә Сәләевага һәрвакыт таянырга була иде. Ул бүген дә тормыш иптәше Муса һәм кызлары Рауза, Рәйсә белән гаиләбезнең иң якын дуслары, алар белән туганнардай аралашып яшибез.
Камилә апа үзе дә туган җанлы кеше. 1959нчы елда әтисе бакыйлыкка күчкәч, ул үзе янына әнисе Минзәкия белән 12 яшьлек сеңелесе Җәмиләне һәм 7 яшьлек энесе Карәметдинне алдыра, туганнарын укытып чыгарып, тормышларын корырга ярдәм итә.
- Энем телсез, аны Сызранга махсус мәктәпкә урнаштырып, 10 ел анда йөретеп укыттым. Үсеп җитеп үз гаиләсен коргач, фатир алырга ярдәм иттем. Җәмилә мәктәптән соң Металлурглар заводына эшкә урнашты, бүген инде лаеклы ялда.
“Балалар чыр-чуы белән арыйдыр, тынычлап яшәсен”, — дип әниемә дә бер бүлмәле фатир ясаттым. Бер-беребезгә кунакка йөреп, бик тату яшәдек. Әнием дини кеше иде, ул безне дә догалар укырга өйрәтте, намазга басарга өндәде. Газизебез 2002нче елда, 92 яшендә бакыйлыкка күчте, аны кадерләп соңгы юлга озаттык. Бүген аның рухына багышлап догалар кылам, — дип сөйли Камилә апа.
Аның үз кызлары да акыллы, туган җанлы булып үскәннәр, бүген үз тормышлары белән яшиләр инде. Әниләренең хәлләрен белешеп, кирәк чакта ярдәм итеп торалар. Камилә Кашаф кызын хезмәттәшләре дә онытмыйлар, кунакка, төрле очрашуларга чакырып торалар.
- Ару-талуны белми, көчемне кызганмый хезмәт иттем, хезмәтемнән тәм табып яшәдем. Профессиональ өлкәдә югары дәрәҗәләргә ия булдым. Самара татарларына яхшы таныш булган Дамир әфәнде Дәүлекамов, Җәүдәт әфәнде Шәрәпов белән бергә эшләргә насыйп булды. Ә менә хатын-кыз буларак бәхетлеме мин, юкмы – әйтергә кыенсынам, — ди Камилә Кашаф кызы.
Ул гап-гади хатын. Бүтәннәрдән әллә ни аерылмый. Күктән йолдыз чүпләми, күпне өмет итми. Аллаһы Тәгалә аңа гомер көзләрендә балаларының, оныкларының мәхәббәтенә төренеп, рәхәттә, муллыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп иткән. Картайган көнеңдә иң зур бәхет шул инде ул! Биш вакыт намазын укыган, уразасын тоткан бу изге затка бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?!
Алия АРСЛАНОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 3 (15), ноябрь, 2016 ел — февраль, 2017 ел.
Просмотров: 860