Дамир Фаттахов: Казань представляет Россию на саммите мэров городов исламского мира / Ирандагы Ислам дөньясы мэрлары саммитында Россияне Казан тәкъдим итте

g3321Казань представляет Россию на Саммите мэров городов Исламского мира, который стартовал вчера в Иране. Об этом на своей странице в «Инстаграме» рассказал первый заместитель руководителя исполкома Дамир Фаттахов.

«Казань представляет Россию на Саммите мэров городов Исламского мира, который открылся сегодня в иранском городе Мешхед — культурной столице исламского мира в 2017 году. Большая честь участвовать от имени Мэра Казани в столь значимой площадке для диалога городов, где проповедуется Ислам», — подписал Фаттахов опубликованные фотографии.

По его словам, всего в саммите принимают участие более 30 руководителей городов из более чем 20 стран мира, где проповедуется ислам. «В фокусе внимания — идеи и проекты в области религиозного туризма, культурного и информационного развития наших городов», — пояснил Фаттахов идею саммита.

Напомним, несколькими днями ранее Иран с рабочей поездкой посетил президент РТ Рустам Минниханов.

В Казани саммит «Россия — Исламский мир: KazanSummit — 2017» пройдет в мае. Ключевой темой саммита этого года станут исламские инвестиции в контексте международных экономических отношений.

business-gazeta.ru

* * *

Иранның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан Мәшһәд шәһәрендә Ислам дөньясы мэрлары саммитына старт бирелде. Татарстан башкаласын биредә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итә.

Форумны ачканда, Мәшһәд муниципалитетының халыкара элемтәләр департаменты директоры, Саммитның халыкара комитет башлыгы Хөссәйн Кашири, мондый зур күләмле чараны уздыру өчен Мәшһәд шәһәре очраклы гына сайланмаган, дип белдерде. 2017 елда шәһәр ислам дөньясының мәдәни башкаласы булган. Ул ел саен бик күп сандагы хаҗиларны һәм туристларны кабул итә.

Кашири билгеләп үткәнчә, cаммит ислам динен тотучы халык яшәгән шәһәрләрдәге идеяләр һәм проектлар белән бүлешергә мөмкинлек бирә. Шул исәптән, дини туризм, шәһәрләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга җирлек тудыра. Биредә ислам архитектурасы, глобализация шартларында интернет-ресурсларны көчәйтү мөмкинлеге дә карала.

“Дини туризмны ныгыту, халыкара рейслар ачу, потенциаль инвесторлар җәлеп итү – бу барлык шәһәр җитәкчеләре өчен гомуми мәсьәләләр. Һәр илнең бу мәсьәләләрне чишүдә үз оптималь юллары булса да, бу эш һәр вакыт реаль проблемалар белән очрашуга кайтып кала. Сезнең белән бергә укырбыз һәм тәҗрибә уртаклашырбыз дип ышанабыз. Шулай ук, шәһәрләребездә булган кискен мәсьәләләрне чишү өчен бергәләп практик чишелеш табып, җирле, төбәк һәм глобаль дәрәҗәдә сөйләшүләргә юл ачырбыз», – дип белдерде ул.

Cаммит 27 апрельгә кадәр дәвам итә.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 901

Комментирование запрещено