Күңелле ял көннәре сизелми дә үтеп китте

imageБез, бер төркем лаеклы ялдагы хатын-кызлар, Балыклы авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәнлегебезне ныгыттык. Монда эшләүче кызлар үзләренең ачык йөзләре, йомшак сүзләре, тәмле ашлары белән безне таң калдырдылар.

Без анда уеннар уйнадык, жырлар-биюләр өйрәндек. «Кошлар кайту» бәйрәмендә бергәләшеп үткәрдек, бала чакларны искә төшердек. Яз көненә багышланган рәсемнәр дә ясадык, чигү чигеп тә яшьлеккә кайтып килдек.

Күңелле ял көннәре сизелми дә үтеп китте. Тән сихәтлеге, рухи байлык туплап таралыштык без кызлар яныннан. Монда эшләүчеләргә рәхмәтләребезне җиткереп, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, эшләрендә уңышлар теләп, алдагы көннәрдә дә очрашырга язсын дигән теләктә калабыз.

imageimage2 image3 image4Ял итүчеләр исеменнән Р.А.ФАРУКШИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено