Искә төшереп дога кылырдый гамәлләре күп аның…

PICT0128Инде җылытыр, дип язны көтә идек. Ә ул салкын җилләре белән килде, безне тетрәндереп, Рәсих энем, арабыздан сине алып китте. 52 яшь кенә иде бит әле. Шундый дәртле итеп, тормышны сөеп, ашыгып-ашкынып яши идең син. Эшләгән эшләрең күп, кылган изгелегең бихисап. Бер авылда яшәсәк тә, барысын да белеп, күреп торсак та, бәяләп бетергесез шәхес икәнлегеңне үзең киткәч кенә аңлый башладык…

“Нинди көчләргә ия булган ул? Кемнәр аны дәртләндергән? Каян килгән булдыклылык, эшлеклелек? Шәфкатьлелек, юмартлык, тәвәккәллек ише затлы сыйфатларны аның канына кем сеңдергән?” – менә шушы сорауларга җавап эзләп, аның тормыш иптәше Кәүсәрия ханым йортына юнәлдем.

Мин килеп кергәндә өйдә Кәүсәриянең әнисе Гәүһәр апа гына иде. Мин аңардан Рәсих белән Кәүсәриянең кавышулары турында сораштым. Соравымны аңлагач, хәсрәттән моңайган йөзе яктырып китте.

- Аларны Мөҗаһит коданың догасы кавыштырды. Кәүсәрем сигезенче сыйныфны бетергән елны Ильяс абыйсы үзен Бакайга дин белемен өйрәтергә алып китте. Ул анда Бөгелмәдән килгән Карый хәзрәтендә һәм Бакай мулласы Хәлиулла хәзрәттә 17 көн белем алган иде. Шул кыска гына вакыт эчедә Кәүсәрем гәрәпчә укырга өйрәнеп, Коръәннән әллә-ничә сүрә ятлап, намазга басып кайтты. Соңрак Йосыпов Лотфулла абзыйларда, Коръән мәҗлесендә, Хәлиулла хәзрәт балалардан Коръән укытты. Кәүсәриям бик матур укыган иде. Шул вакытта Рәсихның әтисе: “Ике улымның берсенә насыйп ит бу баланы, Ходаем” – дип дога кылган икән. Аны Моҗаһит кода безгә Рәсих кияү белән Кәүсәремнең никахында сөйләде. Догаларны ихластан кылсаң, кабул була ул. Балаларымның кавышуы да шуны раслап тора. Кодаларым әйбәт кешеләр иде, киявем безне үз туганнары кебек якын итте. Миңа Хаҗ бүләк итте бит. Яхшылыгын әйтеп бетергесез! Бигрәк иртә китте. Ходаем җәннәтнең түренә урнаштырса иде,  – диде ул, яшьле күзләрен сөртә-сөртә.

IMG_2475Шул арада Кәүсәрия дә кайтып җитте, шыпырт кына икенде намазын укып алды, чәен куйды да:

— Алай бик тирәнгә китмә инде, инәкәй – дип, безгә кушылды. Сөйләшүдән мәгълүмәт туплана.

Латыпов Расих Моҗаһит улы 1965нче елның 17 февралендә бишенче бала булып дөньяга килгән.
1972-1980 елларда Гали авылы мәктәбендә белем алган. Әтисе юлыннан китәргә — хәзерләүче (заготовитель) булырга ниятләгән һәм сигезенче сыйныфны бетергәч, Балашово шәһәрендәге Пушно-меховой техникумга укырга кергән. Аны тәмамлагач, армиягә — Кытай чикләренә хезмәт итәргә киткән. Максатчан егетне тиз күреп алганнар, станция башлыгы итеп куйганнар. Армиядән ул инде старший сержант исемендә, “Отличник СА” билгесен алып кайткан. Болар барысы да аның хәрби билетында язылган. Авырсынмыйча, үзенә бер ямь табып, хезмәт иткән ул.

Әти-әнисен, абый-апаларын, туганнарын, авылын, иптәшләрен сагынып кайткан Рәсих. Кайтып кереп әти-әнисе, апа-абыйлары белән күрешеп, сөйләшеп, чәйләп алгач, туганнары белән күрешергә дип, урамга чыгып киткән. Нәкъ менә шул вакытта, шушы көнне очраткан ул гомерлек мәхәббәтен. Бабасы тыкырыгына борылгач, күрә: атлар чабыша, ә ике кыз койма башына менеп кунаклаган. Кызларны коткарыйм дип килсә, үзенең сыйныфташы Кәүсәр һәм аның сеңлесе Мәрвәр икән. Атларны куып җибәрә дә, кызларны коймадан җиргә төшерә. Кочагына алып коймадан төшергән шул мизгелне: “Еламсырап торган коңгырт күзләреңне күрдем дә, әллә нишләп киттем” – дип, еш кына исенә төшерә торган булган Рәсих. Әле хәзер Кәүсәре дә: “Мәктәптә укыганда нигәдер игътибар итмәгәнмен, ә менә шул көнне ул, солдат киемнәре кигән, чын коткаручы, ягымлы егет булып күренде миңа, бик якын булып китте”,  –  дип елмая. Шул ук кичтә Рәсих клубтан Кәүсәрне озата барган, сөйләшкәннәр, серләшкәннәр, ике йөрәк бер дулкында тибә башлаган.

Шулай бер ел очрашып йөргән алар. Кәүсәр Плановый институтны гел бишлегә тәмамлаган. Аны юллама буенча Борский районына эшкә җибәрергә булганнар. Ә Рәсих Похвистневода, ОРС предприятиесендә, товаровед булган ул чакта. Кәүсәрнең дә Похвистневога кайтуын теләгән, мәхәббәтен ачып салган, гомерлек юлдашы, хатыны булуын үтенеп сораган.

Әти-әниләре матур итеп туй ясаганнар һәм алар Похвистневода төпләнеп яши башлаганнар. Рәсих абыйсы Мөдәрис янына — ит эшкәртү цехына күчкән. Шул вакытларда ук алар, Мөдәрис абыйсы белән, мөселманнар өчен хәләл ит эшкәртү цехын булдыру идеясын күзаллап йөргәннәр. Мөдәрис РайПОдан аерылып үз цехларын булдырган, ә Рәсих туган авылыбызга кайтып, бу эшне Галидә башлап җибәргән. Шул вакыттан Рәсих белән Кәүсәр башы-аягы белән эшкә чумганнар.

- Кәүсәрия ханым, Рәсих турында бераз сөйләгез әле. Ирең хуҗа булган җирдә эшләргә авыр булмадымы? - дип сорыйм.

- Бик тынгысыз, аруны белми, ялны күрми  эшләде дә, эшләде инде. Кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә ярата иде. Аның бер генә минутка да телефоны тынып тормый: кемгәдер ярдәм кирәк, каядыр машина ватылган, кемнедер каршы алырга һәм башка  мең дә бер төрле гозер белән, тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, мөрәҗәгать итәләр иде. Ул берәүнең дә үтенечен игътибарсыз калдырмады. Кешеләрне тыңлый белә, үзенең фикерен әйтә, киңәшен бирә, барысы белән уртак тел  таба иде. Авылыбыз, авылдашларыбыз, динебез өчен янып-көеп йөри, бер генә проблемага да битараф түгел иде. Хезмәттәшләренең тормышын яхшы белә, кемгә ничек булдыра – шулай булыша иде. Өстәлдәге ашын ашап бетермичә, ягылган әзер мунчага  да керә алмыйча,  чыгып йөгергән вакытлары күп булды аның. Бигрәк тә 2010 елгы Сабантуйга әзерләнүе истә калды. Көне-төне чапты, телефоны колагыннан төшмәде. Берәр мөхим сүзем булса, янына басып телефоннан сөйләшеп бетергәнен көтә идем. Вак-төяк йомыш белән борчымадык.

Рәсих гадел булырга тырышты. Кеше сөйләмәде, сатмады – үз эше белән мәшгуль иде. Ул шул кадәрле максатчан һәм тәвәккәл иде, кичтән нинди булса да уй туа икән, иртән иртүк сәбәбенә керешә, шуны эзләп чыгып та китә, эшенең азагын күрмичә, туктамый да.

Мин үзем икътисатчы, өстәл тутырып документлар-отчетлар ясап, саннар чүпләп утырам. Нәтиҗәне мин санап чыгарганчы, ул якынчасын әйтеп тә куя, күпме буласын алдан белеп тора иде.

Менә шундый кеше янында авыр буламы соң? Эш урыныңда якын кешең хуҗа икән, җаваплылык тоясың да, тыныч кына хезмәт итәсең. Эштә генә бит ул – хуҗа, өйдә — гаиләбезнең башлыгы, яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз.

-  Ир — баш, хатын — муен, диләр. Сездә ничегрәк иде соң?

- Ничек дип әйтим инде? Мин иремнән узып бернәрсә дә эшләмәдем, аның дәрәҗәсен сакладым, сүзеннән чыкмадым. Ул да, күбесенчә, минем белән киңәшә иде. Тормыштагы бөтен уңыш бер-береңне аңлау, гафу итә белү һәм үзара мәрхәмәтле булудан килә бит. Ә Рәсихым миңа һәрвакыт игътибарлы иде, серләребез уртак булды, өйдә дә, эштә дә бер-беребезгә ышанычлы терәк, таяныч булдык. Ул ярата да, яраттыра да белә иде, аңа карата булган барлык ышанычымны аклады.

Соңгы мәртәбә хастаханәдә ятканда Рәсих миңа: “Без бәхетле бит, Кәүсәр, әйеме? Аллаһыга шөкер, сиңа рәхмәт. Ныклы терәк, сабыр булдың, зур эшләр эшләдек, изгелекләр кылдык, күп йөрдек, дөнья гиздек, Хаҗга да бардык. Намазга да син бастырдың бит. Син булмасаң, белмим ничек булыр иде бу тормыш… Исән-сау кайткач тагын да матуррак яшәрбез әле, Аллаһы теләсә” – дигән иде, насыйп кына булмады…

Ә Мөдәрис абыйсы белән Израильгә операциягә киткәч, миңа шигырь язып җибәрде… Менә, укып күр әле, Суфия апа, - дип, кадерләп кенә, догалар яза торган дәфтәргә күчерелгән шигырьне Кәүсәр ханым миңа сузды.

Җитмеш эшчем сагынып-сагынып мине көтә,
Гали авылы терелсен, — дип теләк тели.
Гаиләм көтә, Казан көтә, Уфа көтә,
Самат-бәбкәм:  “Бабам” диеп елап йөри.
Терелмәскә хакың юк, — дип хәбәр килә,
Дөрестән дә, таулар кебек эшләр көтә.
Аллаһыдан үтенеп сорыйм: “Гомер бир”, — дип, -
Израильгә Газраилне җибәрмә, — дип.

Күпме сагыш, ярату, ышаныч һәм яшәү дәрте бу юлларда… Рәсихның беренче һәм соңгы мәртәбә язган бу шигыре тетрәндерде, ә Рәсих сөйгән матур күзләрдәге мөлдерәмә яшь бөтенләй әллә нишләтте…

- Әле дә ярый әниең, Гөлсинәң, оныкларың бар яныңда, – дим.

- Әйе, тик Гөлсинәнең үзенә дә бик авыр. Кечкенәдән әтисе белән гел бергә булдылар. Бәләкәй чагында әтисе белән балыкка йөрүләрен, аркасыннан сыйпап сөюләрен сагына. Әтисенең бүләге — затлы герман курчагын бик кадерләп саклый. Самарда укыганда да Гөлсинәне әтисе барып алып кайта, киткәндә дә күбесенчә үзе илтә иде. Гөлсинәм белән әтисе шулкадәрле дуслар, миннән дә күбрәк икәү серләшәләр иде. Кияүгә чыккач кына Гөлсинә күбрәк минем белән, ә Рәсих кияве белән тыгызрак аралаша башладык. Киявен дә үз баласы итеп кабул итте. Ә оныкларыбызга бөтен җан җылысын бирә иде, аларны гел күрәсе килеп торды, авыру чакта да аларны яныннан җибәрмәде, Самат белән рәхәтләнеп уйный иде. Хәзер Самат бабасын сагына, ә Әлмир аның кайтмаска китүен аңламый әле.

- Ирегезгә ышанычлы тормыш иптәше булгансыз, Кәүсәр ханым. Бергә булган вакытыгызны матур, файдалы һәм мәгънәле итеп үткәргәнсез. Үкенергә урын калмаган. Ирегез Рәсих җәмгыятчел кеше иде, авылыбыз өчен күп изгелек кылды. Ә сез аны илһамландырып торгансыз, шул изгелекләрне кылырга мөмкинчелек биргәнсез. Ул кешеләрне чакыра, алар белән эш эшли. Ә бит сезгә хөрмәтләп каршы алырга, кунак итәргә кирәк иде. Бу хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт.

- Ходай биргән ризык белән, пешерү-әзерләүне беркайчан да авырсынмадым. Аның каравы, дөнья тулы безнең дуслар. Хәзер дә Гөлсинәмнең, туганнарның, дусларның җылысын, кайгыртуын тоеп торам. Олы хәсрәтемне җиңеләйтәләр алар.

Иремнең бертуган апалары-сеңелләре белән дә якын туганнар, дуслар булып яшәдек һәм яшибез, мин аларга мең рәхмәтлемен. Бигрәк тә Мөдәрис белән Рузалиягә. Рәсихым чирләгәч, Мөдәрис абыйсы гел янында булды, хастаханә юлларында ул йөртте. Рәсихның башка туганнары да хәл белешеп тордылар, кайгырттылар. Гомумән, алар белән дә бик җылы мөнәсәбәтләр гомер буена сакланды. Минем туганнарымны да үз туганы кебек күрде Рәсих. Әниемне Хаҗга алып барды. Ул да бик рәхмәтле, елый-елый дога кыла.

- Рәхмәт яусын, Кәүсәрия ханым. Мин Рәсих әфәнденең яшәү көчен каян алганын аңладым. Сезнең гаиләдә дини әхлак, татулык, бердәмлек һәм мәхәббәт барлыгы күренеп тора. Сез аның канатландыручысы булгансыз. Ирегез шул дәрәҗәгә ирешкән икән, монда сезнең дә өлеш бар, дигән сүз. Гаиләсенең төзеклеге аның җанына канәгатьлек, йөрәгенә дәрт, уй-фикерләренә сафлык өстәгәндер. Сөеп һәм сөелеп яшәгән ул.

Канаты булмаса кагына алмас, йөрәге булмаса талпына алмас иде. Шул кагынырлык нык канатны, талпынырлык зур йөрәкне биргән Галириза бабай улы Моҗаһит абый гаиләсенә күз салыйк әле.

Моҗаһит абый 10 балалы зур гаиләдә беренче бала була. Билгеле, бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. Галириза бабай сугышка киткәч тә, әнисенең беренче булышчысы, таянычы була ул. Әтиләре сугыштан кайтып азрак тын алырга, тормышны җайларга өлгермиләр, алтынчы баласын Саҗидәне тапканда Сәгидә әниләре үлеп китә. Менә шул яңа гына туган баланы үстерү дә Моҗаһит абый белән сеңелесе Нәркәс апага туры килә. Әтиләре Галириза бабай Мәрьям апага өйләнеп тагын дүрт бала тугач, өч сәкегә дә сыймаслык зур гаилә барлыкка килә. Ничек оештыра алган, ничек тәрбия кылган – билгесез. Әммә аларның һәр унысы сау-саләмәт үсеп, бүгенге көндә дә тату булып яшәүләре, үзләре дә матур тормыш корулары бөтен авылыбыз кешеләрен сокландыра.

Шуларның берсенә — Моҗаһит абыйның иң кече энесе Йосыфка мөрәҗәгәть итәргә булдым.

- Мин бит инде – иң кечесе. Галириза әткәй ике ояны бердәм, тату гаилә итеп тәрбияләгән. Безнең янга бөтен оныклары, туган-тумачалары килә, барыбыз да бергә җыела идек. Безнең өй – нәселебезнең үзәге, йөрәге һәм тотрыгы иде. Шул җылы оябыз барыбызны да сыйдырды.

Рәсих белән арабыз ике генә яшь иде. Гел бергә идек, бергә уйнап, бергә эшләп үстек без. Моҗаһит абыем – заготовитель, тире җыеп кайтса, без аны тозлыйбыз, таслап төреп куябыз, суган җыйса, без аралыйбыз, сеткалар ташыйбыз, тагын әллә нинди эшләр эшли идек. Рәсихның булдыклы, эшлекле булуы да эшләп үскәннән килгәндер, дип уйлыйм. Аннары нәсел геннары да үзенең ролен уйнамый булмагандыр, безнең канга эшлеклелек Сәгыйдә әниебездән килгәндер, ул бит тозчы, сүәдәгәр нәселеннән булган. (Бу мәгълүмәтне Сания сеңелем нәселебез шәҗәрәсен төзегәндә эзләп тапкан иде). Рәсих энем бер дә тик тормады: эшли-эшли укыды, укый-укый эшләде, Кинел авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын да читтән торып тәмамлады, авыл остаханәсендә ишекләр, өстәлләр, утыргычлар да ясап карады, атлар, страуслар да асрады, “авылча ял” үзәге ачты. Күп йөрде, кайда нәрсә күрсә, шуны тормышка ашыру юлында иде. Беркайчан да читтән карап хыялланып кына калмады. Аллаһыга тапшырып, булдырып карады, - дип сөйләде ул.

Димәк, Рәсих әфәндегә максатчанлык, тәвәккәллек нәселдән килгән. Рәсихның әтисе белән бертуган Саҗидә апасы сөйли:

- Әйбәт бала, кече күңелле, булышчан, юмарт иде. Әллә каян танып, хәлләр сорашып-белешеп, ярдәм кирәксә, булышып тора иде. Үзе яшьрәк булса да, олыларча кайгырта иде безне, ярдәм итәргә тырыша, туганнарга карата гел яхшы теләктә иде. Моҗаһит абыем кебек туган җанлы булды. Миңа Хаҗ бүләк ите. Рәхмәтем чиксез. Сагынабыз. Күптән түгел кырыгын үткәрдек. Рәсих иркәмне якын итеп, тирә-яктагы муллалар, бөтен туганнар, Казаннан, Самардан, тагын әллә кайлардан дуслары җыелган иде. Бөтен кеше бар, Рәсих иркәм генә юк. Кыен, йөрәк әрни. Бигрәк әйбәт иде бит, сабыем.

Бертуган абыйсы Мөдәрис:

— Рәсих иркәм миннән дүрт яшькә кечерәк. Шуңа күрә без аның белән гел бергә булдык. Кечкенә чакта ул бик шук иде, аның шуклыгы аркасында күбрәк миңа эләгә иде. Үзе үзсүзле, үзе тапкыр, үзе тәвәккәл иде: теләмәгәнен мәңге эшләтеп, теләгәненнән туктатып булмый иде аны. Үскәч тә үзгәрмәде, нәкъ яшь чагындагы кебек: озак уйлап тормый, Аллаһыга тапшыра да, бер эшне башлый, аны бирелеп эшли. Килеп чыкмаса да уфтанмый, “насыйп булмаган” – дип, дога кыла да, икенче эшкә чума иде.

Рәсих авылга киткәнче без дүрт ел бергә эшләдек. Тату булдык, беркайчан да мал бүлешмәдек, “сиңа күп”, “миңа әз” диешмәдек, туганлыкны өстен куйдык, кыз туганнарыбызга булыштык. Әтиебез, мәрхүм, безне шулай тәрбияләгән. Тормыш башында барыбызга да булышты, бергә тату яшәүебезне теләде. Өйләребезне дә Похвистневоның бер почмагыннан алып бирде. Бөтенебез бер тирәдә яшәдек. Ямьле иде. Кичләрен урамга чыгабыз, җыелабыз. Балалар концерт куя, без шуны карап гөрләшеп утырабыз. Ял көннәрендә балалар белән балыкка йөри идек. Аны Рәсих энем бик ярата иде. Безнең вакыт булмаса, балаларны җыеп үзе генә китә иде. Балыкны тотарга да, ашарга да ярата, иренмичә, шул ук көнне чистарта, Кәүсәреннән кыздырта иде. Бәйрәмнәрдә авылга — төп йортка җыелабыз, мәчеткә, туганнарга барабыз, шау-гөр килеп сөйләшеп утырабыз. Менә шундый матур чаклар бар иде. Баштан Мөхтәр абый үлде, хәзер Рәсих энем. Бик авыр, күңелсез…

Дүрт елга якын чирләде Рәсих иркәм, бер генә дә “уф” димәде, сер бирмәде, безнең тынычлыкны саклады, батыр булды. Соңга таба без әзрәк күңелсезләнә башласак та: “Кайгырмагыз, тереләм мин, Аллаһы теләсә”, — дип, үзе безнең күңелне күтәрә иде. Хастаханәдә әзрәк аруланып кайта да, иртүк эшкә китә, яңа планнар кора башлый иде.

Адәми затлар мал өчен төрле түбәнлекләргә төшкән хәзерге чорда сирәк очрый торган шәфкатьлелек, миһырбанлык, туганлыкның кадерен белү сыйфатларын аның канына әтисе Моҗаһит абый, туганнары сеңдергән булып чыга бит.

Икетуган сеңлесе Сания:

- Инәкәйне дә, мине дә бик якын итә иде. Кыен чакларымда да, шатлыкта да алар икесе, Рәсих белән Мөдәрис, хәлемне белеп тордылар. Ирем үлем түшәгендә ятканда да, үзем чирләгән чакта да, балаларыма да зур ярдәм иттеләр, юаттылар, күңелемне күтәрделәр. Ярдәмчел, юмарт алар, күңелләре дә йомшак.

Мөҗаһит абый шундый иде. Мәдрәсәгә укытучы булып килгән үзбәк-таджик-төрекләрнең пропискалары юк, шуларны ияртеп хастаханә юлында йөри иде. Инде күрәм: Рәсих белән Кәүсәр коръән-хафиз Габделвәхит хәзрәтне гаиләсе белән авылыбызга алып кайтып урнаштырдылар. Ә Мөдәрис абыемның хатыны Рузалия табиблар белән алдан сөйләшеп куйды, аннары хатынын роддомга илтте. Рәсих белән Кәүсәр бәбие белән алып кайттылар, һәрдаим аларга ярдәм итеп тордылар. Ә быел Рәсих, абыйсы Мөдәрис, Равиль белән Рамиль Мустафиннар аларга өй алып бирделәр, урта мәчетебезнең рәисе Җәвит Төхвәтшин документлары белән йөрде. “Авылга төпләнсен әле, бәрәкәте иңәр”, — диделәр. Монысы аларның — Рәсих бакыйлыкка күчәргә 4-5 көн кала гына эшләнгән эшләре. Шушы соңгы эшләре генә дә җәннәткә туры илтер, Аллаһы теләсә.

Амин. Инша-Аллаһы, җәннәтле булыр, артыннан дога кылучы варислары бар, искә төшереп дога кылырдый гамәлләре күп. Авылыбыз халкы да бертуктаусыз дога кыла аңа.

Гали авылы мәктәбенең ветеран укытучысы Суфия Гәбдельягъфәр кызы СӘЛИМОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Авылдашыбыз, сине сагынып искә алуларыбыз дога булып иңсен… (гаилә архивыннан алынган ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *


Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале тугызынчы тапкыр узды. Кызганычка, үзеннән башка… (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Татар дөньясы зур югалту кичерә

* * *

Фидакарь милләттәшебез Рәсыйх Мөҗәһит улы ЛАТЫЙПОВ вафат булды… / Окончил свой земной путь Расих Музагитович ЛАТЫПОВ…

* * *

Организация «Ак калфак» села Алькино подвела итоги 2016 года и построила дальнейшие планы

* * *

Расих Латыпов награжден Почетным знаком Губернатора Самарской области «За труд во благо земли Самарской» / Зур хезмәткә — зур бәя

* * *

Николай Меркушкин: «Мы будем активно развивать агротуризм в Самарской области» (ФОТОРЕПОРТАЖ И ВИДЕОСЮЖЕТ) / Николай МЕРКУШКИН: “Самара өлкәсендә агротуризмны актив үстерәчәкбез”

* * *

Областные власти поддерживают развитие агротуризма в Алькино

* * *

Сыерларга сохари кем ашата? / ВСЕРОССИЙСКИЙ СХОД ПРЕДПРИНИМАТЕЛЕЙ В АЛЬКИНО

* * *

Әле дә син бар әле дөньяда

* * *

В планах — стабильность и движение вперед OОО «Халяль» — 10 лет

Просмотров: 1609

Один комментарий

  1. Рашида Гафиатуллина(Мухутдинова) в пишет:

    ​…Кеше гомере сулар булып ага
    Чәчәк булып ата җәйләрен…
    Йолдыз булып атыла да сүнә
    Тик кайтмый шул кире әйләнеп…