Бер тутырып сынап караулары бар дөньяны гашыйк итәрлек…

5YYRL7aS9igКаләмемне алдым, да, алдымда яткан ак кәгазьгә карап уйгачумдым. И-и, гомер агышлары! Кай арада үсеп җиткән бу сылукай. Кинокадрлардай аның кечкенә чаклары, тәүге кат сәхнәдә чыгыш ясавы күз алдына килде.

Менә аның тәүге кат сәхнәгә чыгуы. Әниләр көненә багышланган концерт кичәсе. «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар «Ак күбәләк» костюмнары киеп, күбәләктәй очып сәхнәгә чыктылар. Балалар бар да матур инде анысы. Шулай да сигез кыз арасында үзенең сөйкемлелеге, чаялыгы, зур ак бантиклары, хәрәкәтләренең шундый да дөрес, матур килеп чыгышы белән аерылып торучы шушы кечкенә кызчыкка төбәлде дә күзләрем, аннан аерыла алмый артыннан иярде. Бию тәмам. Халык гөрләтеп кул чаба. Балаларның чыгышларын бигрәкләр дә җылы кабул итә бит инде тамашачы. Чаршау артыннан тәрбиячеләре баш ияргә дә, чыгып китәргә диеп күрсәтә. Ә ул һаман елмаеп басып тора. Әллә ничә мәртәбә, чын балериналарча реверанс ясап баш ия. Сәхнә өчен яратылгандыр бу бала диеп сокландым…

1999 елның октябрь аенда Гөлфирә һәм Илшат Ахметшиннар гаиләсендә дөньяга аваз сала кызчык. Кызганычка каршы, ялгыштырмы-язмыштырмы, гаилә башлыгы булып саналган ир сөйкемле яры Гөлфирәсен һәм кечкенә кызын икенче берәүләргә алыштыра.

Балалар бакчасыннан ук җырлый да, бии дә кызчык, шигырьләрнең дә иң озынын аңа ятларга бирә тәрбиячеләре. Югары белемле әнисе (бүгенгесе көнне Гөлфирә Хәйдәровна полиция бүлегендә балигъ булмаган яшьүсмерләр инспекторы булып эшли, полиция капитаны ул), әбиләре Һәҗәр (әнисе ягыннан) һәм Зәйтүнә (әтисе ягыннан) кызчыкка бар күңел җылысын бирәләр, аны эш сөяргә тәрбияләп үстерәләр. Мәктәптә яхшы укый, бар чарада да актив катнаша кыз.

Янә сәхнәгә күчәбез. Ильмираның 8 сыйныфта укыган чагы булгандыр инде. Менә дүрт кыз ак капрон күлмәкләрдән «Аккош» биюен бииләр. Тагын Ильмирадан күзем ала алмыйм.

Бии кызчык… Аккош йөзәмени,

Күз тимәсен – исең китәрлек.

Бер тутырып сынапкараулары

Бар дөньяны гашыйк итәрлек.

Биючеләргә сокланып, көнләшеп карыйм мин. Гомер буе биергә яраттым. Ә сәхнәдә җырладым гына. Сәхнә йолдызлары булып балкыган биюче кызларыбыз бар бит безнең — татар кызлары! «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова, Мәскәүнең танылган, мәшһүр биюче Игорь Моисеев исемендәге бию ансамбле солисткасы, Казан кызы Алсу Гайфуллиналарның биюләренә мөкиббәнмен. Безнең Ильмирабыз да шушы юлны сайласа, зур сәхнәләргә күтәрелер иде диеп уйлыйм, аның профессиональ биюче булып зур сәхнәләрдә чыгыш ясауларын күз алдына китерәм. Бу бала сәхнә йолдызы булыр, дигән уйларым үзе белән очрашып сөйләшкәннән соң җылы кулга кунган кар бөртегедәй эреп юкка чыкты.

- Сәхнәгә кечкенәдән гашыйкмын. Ләкин бию, театрда уйнау — минем хоббием гына булып калыр, күрәсең. Хыялларым   башка минем: юрист яки балалар табибы булырга хыялланам. Дөреслекне һәм кечкенә балаларны яратам. Кайчан да булса әтиемне очратып:Ни өчен?, - дигән сорауны бирәсем килә. Кечкенә чакта барлык балалар кебек үк әтиле буласым килде инде. Ләкин әниемә, ике әбиемә, укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Ә биюгә килгәндә, хореограф Галина Анатольевна Андрющенко-Гарифуллинаны остазым итеп саныйм, аңа рәхмәтлемен. Театрны да яратам. Хыялларым тормышка ашып Казанга укырга керә алсам, сәхнәне ташламам диеп уйлыйм. Студентлар, югары уку йортлары арасында да төрле фестивальләр, конкурслар булып тора бит.

Мәктәпкә килгәндә… Хәер, әйдәгез сүзне Ильмирабызның ана теле укытучысы Тамара Фанзыловна Хисмәтовага бирик.

-Ильмира-тырыш укучы, итәгатьле, ихтирамлы, олыны-олы, кечене-кече итә белә. Кара-каршы сөйләшкәндә тыңлый, ишетә белә. Аннан соң гына үз фикерен әйтә. Хәзер андый балалар бик аз.

Менә шушы кыска гына характеристикада укытучының укучысына булган хөрмәте, мәхәббәте чагыла. Ә укытучы мәхәббәтен, хөрмәтен яулау бар укучыга да тәтеми әле ул.

5YYRL7aS9ig1Gd7gxRQsC4 Gj1FBZ50WcI k3FHJ6EAmFMТиздән Ильмира өчен соңгы кыңгырау яңгырар. Аны алда озын тормыш юлы көтә. Ильмира! Берүк сине алда көтеп торган тормыш юлларың тигез булсын, уй-хыялларың тормышка ашсын. Сиңа бары тик сәламәтлек, уңышлар, ак бәхетләр, тугры дуслар гына юлдаш булсын. «Бердәнберем, күз нурым” дип бар мәхәббәтен, назын, йөрәк җылысын биреп, сине ялгыз тәрбияләп үстергән әниең дә синең бәхетле булуыңны күреп, куанып яшәргә бик тә лаек.

Гөлфирә Хәйдәровнага да теләкләребезнең иң изгесе. Исәнлектә-саулыкта, баласының уңышларына, бәхетенә шатланып озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын аңар.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1112

Комментирование запрещено