«Мин татарча сөйләшәм»: татар теле бер көнлекме?

0062Кичә Казанның Бауман урамындагы сәгать янында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узды. Чара альтернатив татар музыкасы башкаручылар чыгышы белән үрелеп барды.

Мисал өчен, Адилә Заһидуллина үзенең төркеме белән «Заман» җырын тамашачыларга җиткерде. Санкт-Петербург каласыннан килгән җырчы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында узган музыкаль конкурста җиңүчеләрнең берсе. Шулай ук бу бәйгедә Рамилә Галәветдинова һәм Санкт-Петербургтан Радик Мусин да җиңгән. Сүз уңаеннан, Радик Мусин Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Килә ява бер болыт» һәм барыбызга да балалар бакчасыннан ук таныш булган «Яз, яз, яз килә» җырын тәкъдим итте. Башка җырчыларның чыгышларына тамашачылар битараф булса да, Радик Мусинга сирәк булса да, кул чабулар яңгырады. Зәринә Вилданованың татар халык җырларын заманча аранжировка белән башкаруы да игътибарсыз калмады. Кайбер җырларга кушылып җырлаучылар да булды.

Билгеле инде, акция кысаларында, халыкны бераз «кыздыру» максатыннан уеннар да оештырдылар. Тик яшьләр генә сәхнәдән алып баручыларның өндәүләренә битараф кала бирде. Мисал өчен, алып баручы Нурбәк Батулла тамашачылардан «ә» авазын каты кычкырып әйттерергә тырышты. «Ялкауланмагыз инде», «Әй, болай булмый-булмый», «Бала елаганда да тавышы катырак чыга» дисә дә, Нурбәккә иярергә теләүчеләр күп булмады. Бәлки аның максатын аңлап бетерүчеләр аз булгандыр…

Тагын бер уен татар телендә сирәк очрый торган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатуга бәйле иде. Бу уенга Сарман, Балтач һ.б. районнардан килгән укучылар катнашты. Нурбәк Батулла алардан зәррәвин сүзенең мәгънәсен сорады. Тик катнашучыларның берсе дә аның «лупа» сүзен аңлатуын әйтә алмады. Бәйгедә җиңүчеләр булмаса да, аларның берничәсенә «Мин татарча сөйләшәм» эмблемасы төшерелгән футболкалар бүләк ителде.

Бүләкләр дигәннән, бүген «Татар дозор-2017″ җиңүчеләре һәм яшь архитекторлар бәйгесендә иң-иңнәрне дә бүләкләделәр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Тәбрис Яруллин җиңүчеләргә дипломнарны үзе тапшырды.

Сүз уңаеннан, архитекторлар арасында җиңү яулаган проектны, ягъни 3 метрлы «Ә» хәрефен бүген Бауманның сәгать янында да күрергә мөмкин иде. Яшьләр концертка мөкиббән булмаса да, «Ә» янында фотосурәткә төшмичә калган кешеләр булмагандыр, мөгаен.

«Татар теле бер көнлекме?»

Кукмара районыннан Рәфыйк Кәлимуллин фикеренчә, туган тел көне бер генә көн булырга тиеш түгел. «Телебез бер көнлек булгач, без шул көнгә калдыкмы инде? Мондый чаралар балага кәнфит биргән кебек кенә. Мә, балам, зур үс, дип, башын сыйпап кәнфит бирәләр бит. Мондый әйберләрне мин дә шулай кабул итәм. Без шундый хәлгә төшәбез. Бүген Тукай һәйкәле янынагы чарада булдым. Язучылар артта гайбәт сатып торды. Ә премия алганда тавыш чыгарып йөриләр», — ди Рәфыйк Кәлимуллин.

«Мин татарча сөйләшәм» татар халкын берләштерә

Ульяновск өлкәсеннән Казанга укырга килгән Әминә Бикбаева фикеренчә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе татар милләтен берләштерә.

«Үзеңнең ана телеңне онытырга, югалтырга ярамый. Ул безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз теле. Әгәр дә татар телендә сөйләшмәсәк, ул борынгы телләр кебек юкка чыгачак. Бүгенге кебек чара исә яшьләргә үз телебезне, тамырларыбызны онытмаска өнди. Әгәр дә син үзеңне татар дип саныйсың икән, син татарча сөйләшергә тиешсең», — диде Әминә Бикбаева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә русчалатып.

Бүген биредә милли ризыклар, ягъни өчпочмаклардан авыз итәргә, милли бизәкләр төшерелгән сувенирлар, төрле товарлар да сатып алырга мөмкин иде. Бәйрәм сәгать кичке 8ләргә кадәр дәвам итте. Быел ул 12 нче тапкыр үткәрелде.  

«Татар-информ».

Просмотров: 971

Один комментарий

  1. Аллаһка шөкер,Татар яшьләре дә уяналар һәм активлаша баралар.Бу бик әйбәт күренеш.