«Сез ач, сез әтисез”, дип көлә иделәр

iҖиңү көнен исән калганнар гына яулап алган диярсең. Сугышның нәкъ үзәгендә кайнап, ятып калганнарның Җинүгә керткән өлешләре булмадымы икән-ни?

“Бу хатны үзем өчен борчылып язмыйм. Әтиебез сугышка киткәндә без биш бала калганбыз. Сугыш чорынын ачысын, авырлыгын үз җилкәбездә татыдык. Ач-ялангач булдык, ашамаган үлән калмады. Кычытканга әле дә рәхмәтебез зур. Сугыш беткәч әтиебез исән-сау кайтты. Әкренләп тормышыбыз рәтләнә башлады. Ә үләннәр әтиләре сугышта ил өчен башларын салганнарның ятим балаларына калды. Без аларны кызганып елый идек, ә кайберләре: «Сез ач, сез әтисез”, дип көлә дә иде әле. Алар да олы юлга чыгып, һәр көн әтиләрен көтте, тик күбесе кайтмады.

Әкренләп тормыш җайлана торды. Гел әтиебезнең ярдәмен тоеп яшәдек. Җинү бәйрәме җиткән саен сугыштан исән-сау кайтучыларга фатирлар, машиналар, өеп-өеп бүләкләр бирәләр. Тик ул фатир, машина безнең өчен бер нәфрәт булды. Шул бүләкләрне алганда әтинең йөрәге өзгәләнә иде. Яу кырында ятып калучыларның хатыннарына да, балаларына да бернинди дә ярдәм юк бит. Җиңү көнен исән калганнар гына яулап алган диярсең. Сугышның нәкъ үзәгендә кайнап, ятып калганнарның Җинүгә керткән өлешләре булмадымы икән-ни? Ә бит сугыштан кайтып еллар узгач кына өйләнгәннәрнең дә хатыннарына фатир бирделәр. Алар ир рәхәтен дә күрде, тигезләре белән балаларын да үстерде. Ә ятим балалар ятим инде, алар кемгә кирәк, дигәннәрдер. Алар үз гомерләренә бер тапкыр да «әти» дип тә әйтә алмаган бит.

Менә озакламый Бөек Җиңүнең 72 еллыгы килеп җитәр. Бу бәйрәм ветераннар өчен генә. Алар тагын данга күмеләчәк. Ә әтиләре яу кырында ятып калучылар өчен — бу иң кайгылы көн. Алар да бит санаулы гына калды. 72 ел буена бер ярдәм дә күрмәде. Кайда инде монда дөреслек???»

Бер журналдан шушы язманы елый-елый укыдым да, сезгә язып җибәрергә булдым. Чөнки мин дә “Сез ач, сез әтисез», дигән сүзләрне ишетеп, үлән ашап, әти дияргә интегеп үсүче алты баланың иң кечесе, миңа да 75 яшь инде.

Шушы язмамны язып чыгарсагыз бик рәхмәтле булыр идем.

Сезгә эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, саулык, мул тормыш теләп, Балыклы авылыннан Хәтимә әбиегез БИЛАЛОВА.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1013

Один комментарий

  1. Ватаным Татарстан язган:
    «Әтиебезнең 1943 елны үлгән хәбәре килде. Без бу вакытта әнинең итәгендә биш бала идек. Иң зурыбызга – 12 яшь. Сугыш беткәч тә кайтыр әле дип көттек. Күрше Фәтхия апаның ире кайтты. Түше тулы орден-медаль! Ул көн әле дә хәтеремдә. Өч баласы да авыл башына йөгерде. Минем белән бер яшьтәге кызлары Зөләйха шатлыктан нишләргә белми. Безгә карап телен күрсәтә. Шул чактагы читенлекләрне белсәгез! Тел күрсәтү – бер хәл, тора-бара әтиле һәм әтисезләргә бүлгәли башлаулары бәгырьгә тиде, – дип сөйли Наҗия апа. – Әни әтигә тугры булып калды. Яшермим, рәхәт яшәмәдек. Авыр чаклар күп булды. Тора-бара ветераннарга фатир бирә башладылар. Әнә шул чакта бик кимсендек. Әлеге дә баягы күршеләр зур таш йорт салып чыкты. Өч баланың һәркайсына фатир алып бир­деләр. Әле өстәвенә хөкүмәт тә булышты. Насыйх абый озак яшәде. Узган ел гына бакыйлыкка күчте. Сугыш булмаса, безнең әти дә яшәр иде…”
    Әтиләре сугышта үлеп калган, дәүләттән бернинди ярдәм дә ала алмаган кешеләргә бик читен. Күбесенең пенсиясе бик аз. Әнә шуңа да тормыш итү авырга туры килә. Ә кайберәү­ләрнең пенсия акчасын үзеннән алда көтүче кешеләре бар. “Тугыз мең сум пенсия алам. Җитми бит, кызым. Шуның дүрт меңен фатир өчен түлисе, калган биш меңенә ай буе торасы бит әле. Ит алырга бөтенләй мөмкинлегем юк. Акча барда, тавык алып куям. Сөтләр дә кыйммәт хәзер, – дип сөйли Минзифа әби. – Ә кемдер ри­зыкның кадерен белми. Чүп­леккә азык-төлек ташлыйлар. Безнең әтиләр шуның өчен кан түккән­ме?”