Туган як

avilТөшләремә керә туган ягым,

Шаулап торган иген

                             басуларым.

Урап туймыйм урман буйларын,

Шунда канатланды хыялларым.

 

Искә төшә миләш агачлары,

Тәлгәшләре жиргә тигәннәр.

Тирәкләр дә моңсуланып

                                      калып,

Башларын Идәшкә игәннәр.

 

Ялгыз калган бер каз бәбкәсе

Кычкыра күл буен тутырып.

Туган якны сагынган саен,

Хатлар язам сезгә утырып.

 

Күзләрем нигәдер моңсулана,

Китмәс идем туган

                                 яклардан.

Язмышлар йөртә шул

                          бәндәләрне -

Кабат аерыламын аңардан.

Динура ВӘЛИЕВА-ФӘЙРҮЗОВА.

Зеленовка авылы,

Ставрополь районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1180

Комментирование запрещено