Әтиемә

i41нең салкын кыш аенда
Мин туганмын якты дөньяга,
Әти-әни куангандыр инде
Исән-имин сабый булганга.

Шатлыклары озак бармаган шул -
Кара кайгы килгән дөньяга,
Алты айлык мине кочып калган
Сине озатып әнкәй урамда.

Бер кат тәрәзәнең төпләрендә
Бозлар ката иде өелеп,
Бозлы тәрәзәнең төбенә утырып
Сине көтә идек сагынып.

Әби тунын киеп салкын өйдә
Намаз укый иде сәкедә.
Исән генә кайтсыннар иде, — дип
Теләгәне әле дә хәтердә.

42нең салкын февраль ае
Алып килде безгә зур кайгы,
Кара язу алгач аңладык без
Гомерлеккә ятим калганны.

Салкын кышта аяк-кулын өшетеп
Эштән кайта иде әнием,
Өч улының үлгән хәбәрен алгач
Ничек түзде икән әбием?!

 

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы. 

Просмотров: 1062

Комментирование запрещено