«Бердәмлек» газетасыннан, 29 апрель, 2017 ел

3шамсунова на 29 апрСамара шәһәре,

Георгий Димитров урамы

Наилә Мөхтәс кызы ШӘМСУНОВАга!

Кадерлебез! Сине чын кү­ңелдән юбилеең белән кот­лап, иң изге теләкләребезне юллый­быз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Туар таңна­рың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Туган көнең котлы булсын,

Бәхет алып килсен һәр көнең.

Гомер үтә диеп син сүрелмә,

Кояшныкы булсын гомерең.

Авырлыклар бер дә кичермә

                                             син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Йөзләреңдә һәрчак шатлык

                                              нуры

Балкып торсын, мәңге

                                    сүнмәсен.

Изге теләкләр белән ту­ганнарың Мария, Фәрит, Рафаэль, Айсылу.

*  *  *

“Садовод” кибете

директоры Наилә

Мөхтәс кызы ШӘМСУНОВАга!

Хөрмәтле Наилә Мөхтә­сеевна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлап, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Гел шулай көләч, ягымлы бу­лыгыз.

Сабыр да сез, гади кешелекле,

Кылган эшегез — бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен сезнең

                                        көннәр,

Бәхетегез булсын гомерлек.

Юлыгызда киртә очраса да, 

Упкынга юлыкмагыз.

Сезгә ярдәмгә килерлек

Дуслар барын онытмагыз.

Иң җылы теләкләр белән хезмәттәшләрегез.

*  *  *

Наилә Мөхтәс кызы ШӘМСУНОВАга!

Хөрмәтле Наилә Мөхтәс кызы! Сезне тормышыгызның күр­кәм бәйрәме — юбилеегыз бе­лән тәбрик итәбез. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын, таң җилләренең назлысын юл­лыйбыз. Һәрвакыт күңелегез тыныч булсын, эшегездә зур уңышлар, пар канатыгыз белән бер-бе­регезгә терәк булып, үстергән балаларыгызның рәхә­тен, иге­леген күреп, бәхетле тигез гомер итүегезне телибез.

Тормыш юлың һәрчак балкып

                                       торсын,

Ягымлы, шат булсын

                                    күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык

                                           белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                          сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                         диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Изге теләкләр белән “Бер­дәмлек” газетасы хезмәт­кәрләре.

* * *

Самара шәһәре,

Стара Загора урамы

Җәүдәт Кыяметдин улы

Темирбулатовка

5 майда – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз, ту­ганыбыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, бала-оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, хәерле озын гомер кичерүеңне телибез. Синең изгелегең, күңел җылың гаиләңә дә, туганнарыңа да, бөтен кешегә дә җитә, кояш сыман син барысын да җылытырга тырышасың. Кайгы һәм шатлык белән дә синең яныңа киләләр, кешеләрне беркайчан да ярдәмсез калдырмыйсың. “Балаларым” дип өзелеп яшәвең өчен рәхмәт сиңа, әти!

Изге теләк, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Матур итеп яшисең син җирдә,

Үрнәк бит син безгә һәр эштә.

Озын гомер сиңа теләгәндә,

Амин, диеп торсын фәрештә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Лия, улың Әнвәр, киленең Наилә, оныкларың Әлфия, Камил, улың Искәндәр гаиләсе белән һәм барча туганнарың.

*  *  *

Җәүдәт Кыяметдин улы

Темирбулатовка!

Хөрмәтле кодабыз! Сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юл­лыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бә­хетләр, балаларыңның һәм онык­ларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Сәламәт һәм озын гомерле бул,

Пар канатың булсын янәшә.

Балаларыңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә син яшә.

Якты кояш һәрчак юлдаш

                                       булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын барлык теләгең.

Иң матур, изге теләкләр белән кодагыең Разия Әюпова гаиләсе белән.

*  *  *

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында туып үскән, хәзер Самара шәһәрендә яшәүче

Фәргать Фәрит улы Бохармәтовка – 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ышанычлы, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен

                                               дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр

                                            чакта,

Тормыш ямьле тик син

                                      барында.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Раилә, кызың Лилия, улың Раил.

* * *

Фәргать Фәрит улы Бохармәтовка!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелебездән туган көнең-юби­леең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык исәнлек, эш­ләреңдә зур уңышлар, җан ты­нычлыгы насыйп итсен, Раиләбез белән бергә шатлык-куанычларга тө­ренеп бәхетле озын тигез гомер кичерегез. Киләчәктә дә шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып кал.

Сәламәт һәм озын гомерле

                                            бул,

Пар канатың булсын янәшә.

Балаларыңның игелеген күреп,

Гел сөенеп, көлеп син яшә.

Иң изге теләкләр белән Ра­зия, Наҗия, Наилә, Эльвира, Равил, Флюра, Алия гаиләләре белән.

*  *  *

канееваЕлховка районы,

Мулла авылы

Хәдичә Каюм кызы

Каниевага – 65 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йө­рәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык кир­тәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес ки­ңәшләрең өчен мең рәх­мәт сиңа, әни!

Шатлык тулы якты көннәр

Сиңа гел юлдаш булсын,

Бүгенге матур мизгелләр

Гел кабатланып торсын!

Күңелең — гел игелектә,

Сокланып һич туймыйбыз,

Юбилей-бәйрәмең белән

Чын күңелдән котлыйбыз.

Изге теләкләр белән улың Ирек, киленең Алия, онык­ларың Юлия, Тимур.

*  *  *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Рәйсә Габидулла кызы Хәсәновага – 80 яшь!

Әниебез урынына калган Рәйсә апабыз! Без сине олуг юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Барлык туганнарга да җылысы җитәрлек кайнар йөрәкле, бар­чабызны сыйдырырлык киң күңелле, ачык йөзле апабыз, Аллаһы Тәгалә кылган изге­лек­ләреңне күреп, корычтай исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер бирсен, балала­рыңның, оныкларыңның, туган­нарыңның игелекләрен күреп, шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Ямьле яз аенда тугангамы,

Яз кояшы балкый йөзеңдә.

Һәрчак шулай нурлы бул син,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең-төннәрең.

Сайрар кошлар синең өчен генә

Багышласын иде көйләрен.

Күңелеңдә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                                шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән энең Әнәс, киленең Зөлфия, туганнарың Рушания, Рәмис, Гүзәлия, Рамил, Наилә, Әдилә.

* * *

Вельданов на 29 апрШенталы районы,

Денис авылы

Минхәниф Минхан улы

Вельдановка – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Әтиебез — безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга!

Төрле чакны күргәнсеңдер,

                                            әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада!

Ак бәхетләр юлдаш булсын

                                            сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек сиңа, олы

                                     бәхет, -

Ходай шуннан мәхрүм

                                    итмәсен!

Изге теләкләр белән ул­ларың Хәлил, Рамил, кыз­ларың Зөлфирә, Гөлфия, Ра­милә, киленнәрең, кияү­ләрең, оныкларың, сеңелең Сәһимә.

*  *  *

Елховка районы,

Тупли авылы

Хәдичә Шакирҗан кызы

Сабировага – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине юби­леең белән тәбрик итәбез. Кот­лауларның иң кайнарын, теләк­ләрнең иң изгесен, рәхмәт­лә­ребезнең иң олысын юллый­быз. Исәнлек-саулык сиңа, гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Гомернең иң озынын,

Бәхетнең иң зурысын

Телибез бәйрәм көнеңдә.

Күңелең тыныч булсын,

Эшләрең гел уң булсын,

Нур балкысын йөзеңдә.

Күк йөзең аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын

Синең күңел күгеңдә!

Бәхетле бул, муллык юлдаш

                                       булсын,

Дәрт сүнмәсен йөрәк түреңдә!

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Якуп, ба­ла­ларың Хәниф, Әлфия, киявең Җәмил, киленең Алсу, онык­ларың Алсу, Шамил, Сафия.

* * *

гирфанова нурия на 29 апрКошки районы,

Иске Җүрәй авылы

Нурия Исмәгыйль кызы Гыйрфановага – 90 яшь!

Сөекле әниебез, яраткан әбие­без! Без сине истәлекле туган көнең-юбилең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда да Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен без сиңа мең рәхмәтлебез.

Әни диеп дәшер кешең булу

Нинди бәхет үзе дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                           була,

Кайгыларың булса — югала.

Син булганда, әни, без бәхетле,

Синең белән якты көнебез,

Безнең белән син дә бәхетле

                                              бул,

Озын гомер сиңа телибез.

Изге теләкләр белән ба­лаларың, оныкларың, онык­чыкларың.

* * *

яльмеев на 29 апрСамара шәһәре,

Московское шоссе

Йосып Кашаф улы

Яльмеевка – 60 яшь!

Кадерле абыебыз! Без сине олы юбилеең белән тәбрик итеп, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшең Сания белән балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген кү­реп, алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулыкта, бергә тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез.

Котлап сине, абыем,

Тольяттидан сәлам язабыз.

Корыч кебек ныклы сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп калабыз.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән Тольяттида яшәүче әтиең, апаң Наилә, Халифә, Нәкыя, абыйларың Умәр, Усман, киленең Фәүзия, Олег, Әлфия, Полина һәм барча туганнарың.

*  *  *

Кинель районы,

Большая Малышевка авылы

Минсара Нәбиулла кызы

Минаповага – 70 яшь!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән кот­лыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан ты­ныч­лыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризык­ларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                         йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты

                                         кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәрит, улың Винер, киленең Рания, оныгың Кәрим, сеңелләрең Әлфия, Гөл­синә, Әлсинә, энеләрең Рөс­тәм, Рәсхать, Рәис, Раил, Рәф­гать гаиләләре белән.

*  *  *

Минсара Нәбиулла кызы

Минаповага!

Кадерле апабыз! Без сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда да нык исәнлек, күңел тынычлы­гы, гаилә иминлеге, җизни белән тигез гомер итүеңне телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын.

Туганлыкны саклап яшик

                                        шулай,

Бер-беребезнең хәлен белешик.

Шатлык килсә, бергә

                              уртаклашып,

Борчуларны бергә бүлешик.

Барча сеңелләрең, энелә­рең исеменнән сеңелең Әлфия кызы Гүзәл һәм оныклары белән.

*  *  *

Самара шәһәре,

Ташкентская урамы

Рәхимә Каюм кызы Хәйрулловага – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итеп, озын бәхетле тормыш, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын, әнкәй

                                      бәгърем,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Тормыш иптәшең Хәниф, улларың Инсаф — Равилә, Илдар — Җәмилә, Ирек — Оксана, оныкларың Илнур — Эльвира, Гөлназ — Ринат, Руслан, Азат, Полина.

*  *  *

Самара шәһәренең

Дермато-венерология

диспансеры җитәкчесе Илдар Гомәр улы ШӘКҮРОВКА!

Кадерлебез! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы те­ләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннә­реңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез.

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа һәр көнне.

Котлы булсын туган көнең

                                             диеп,

Сиңа сәлам язып салабыз.

Корыч кебек ныклы сәламәтлек,

Шатлык, бәхет теләп калабыз.

Әтиең, кызларың Алинә, Асия гаиләсе белән, улың Эмиль, энең Ильяс һәм сеңелең Равилә гаиләләре белән, Самара, Ульян, Казан, Мәскәүдә яшәүче туганнарың.

* * *

Самара шәһәре,

Мехзавод бистәсе

Рабига Якуп кызы

Галиевага — 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез, ту­ганыбыз! Без сине табигатьнең иң матур чорына туры килгән истәлекле вакыйгаң — юбилеең белән кайнар тәбрик итеп, сиңа сәламәтлек, күңел тыныч­лыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.

Кайчан керсәң, өеңдә нур

                                          бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүз

                                         белән.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет,

                                 куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң җылы теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың Лениза, киявең Илшат, оныкларың Салават, Данияр һәм Мортазиннар гаиләсе.

*  *  *

Рабига Якуп кызы

Галиевага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, кодагыебыз! Без сине туган көнең белән чын күңе­лебездән котлыйбыз. Сиңа саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

65 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

Изге теләкләр белән кызың Лилия, киявең Сәгыйть, оныкларың Ленар, Тимур, кода-кодаларың.

* * *

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы Айсылу Әбдиевага Та­тарстанның ат­ка­зан­ган мә­дәният хезмәткәре исеме бирелү уңаен­нан ансамбль коллек­ти­вы исеменнән һәм шәхсән үземнән иҗа­т­ташыбызны кайнар котлап, килә­чәктә тагын да юга­рырак уңыш­ларга ирешүен телим.

“Ялкынлы яшьлек” ан­самб­ле җитәкчесе Илгиз Колючев.

 

Просмотров: 335

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>