Яшьлек

imageНик икән яшьлекне
Кабатлый алмыйлар?
Ник аның кадерен
Ул узгач аңлыйлар?
 
Әллә ул тылсымлы,
Сихри бер вакытмы?
Шуңа да күренми,
Сизелми актымы?

Бәлки ул бәхетле
Әкият дөньясы?
Ялкынлы җыр тулган
Мәхәббәт дәрьясы?
 
Ул тормыш гөлеме?
Чәчкәсе изгеме?
Гөлләрдә бер булган
Иң гүзәл мизгелме?
 
Ул тормыш гөледер,
Чәчкәсе изгедер.
Гомердә бер булган
Иң гүзәл мизгелдер.
 

Әлфия НУРТДИНОВА.

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1165

Комментирование запрещено