Картлыкның хәле

iӘй, син, картлыгым, ник иртә килдең?
Кайда яшәвемне ничек белдең?
Иртән торам да кичләрне көтәм,
Үткән гомерләр кайтмас һич  бүтән.

Суларым бетсә, барам коега,
Көн үткән саен күңел боега.
Күңелле чакта нужа күрмәдем,
Картаюымны ник соң сизмәдем?!

Бу чәчләремә ник соң чал төшә?
Яшьлек һәм картлык шулай тартыша?
Картлык көчле шул,  яшьлекне җиңә,
Әй, син, яшьлегем, кайтмассың бер дә.
 
Тик хатирәләр калды йөрәктә,
Хәлсез тамырлар бүртте  беләктә.
Иртән торам да карыйм көзгегә,
Картаюымны аңлыйм үзем дә.
 
Яшьлектә күңел нәрсәдер көтә,
Картайгач менә, бар эш тә бетә.
Кемнәр булмаган, кемнәр тумаган,
Пәйгамбәрләр дә мәңге тормаган.

Гыйлемзада ГАЛИУЛИНА.

Өч Каен авылы,
Яңа Малыклы районы,
Ульян өлкәсе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 951

Комментирование запрещено